Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния: Иран тәнкыйтенә хакимият битараф


Сараеводагы Иран мәдәният үзәге
Сараеводагы Иран мәдәният үзәге

Боснияда тарихи вакыйгаларга багышланган газет битендә Ирандагы хәлләр турында чыккан мәкаләгә Иран көчле реакция белдерде.

Иранның озак еллардан бирле төрле мәдәни чараларга матди һәм рухи ярдәмнәр белән Боснияда үз йогынтысың арттырырга теләве мәгълүм. Моны Сараевода шәһәр үзәгендә ачкан зур мәдәният үзәге һәм мәдәни эшчәнлеге белән ул ачык күрсәтә.

Европа үзәгендә авыр сугышларга бирелмичә үзен саклап калган мөселман иле Боснияда Иранның йогынтысы урнаштырылуы язучыларны да битараф калдырмый. Ләкин бошнак язучылар бу илне рәсмиләр авызыннан гына түгел, тарихи дәлилләр аша аңлап өйрәнергә тели.

Шул уңайдан илнең мәшһүр "Ослобоҗеңе" газеты махсус шәлкем астында тарихи сәхифә ачып җибәрде. Анда 1979 елдагы инкыйлаб вакытын тасвирлаган Азар Нафисинең иң күп сатылган "Тәһранда Лолита" исемле нәфис романыннан өзекләр дә китерелде.

Ләкин әлеге мәкаләнең Иранда сайлау һәм артабан ризасызлык чаралары вакытында дөнья күрүе Иран рәсмиләренең тәнкыйтен тагын да арттырды. Газетның бу эшенә реакция Иранның үзеннән килде. Тәнкыйть хатында Иран хакимияте, боснияле язучы Зелько Иванковичның бу әдәби эшчәнлеген тәнкыйтьләп, аны илдә исламфобия таратуда гаепләде.

Иран моның белән чикләнмәде, аны Ирандагы хәлләрне ачып биргән бу гамәлен "Ислам дөньясына каршы психологик пропаганда" дип атады.

Кунак булсаң тыйнак тор

Иран турындагы мәкаләдә ислам илләренең катнашы булуы әле бәхәсле булса да, язучы үзе бу гаепләүне "шәхси иреклекне" кимсетү буларак атады.

Зелько Иванкович
"Мине ике ил арасындагы этник һәм дини мөнәсәбәтне бозуда гаеплиләр. Алар монда кунак булган хәлдә, Босниядагы эчке сәясәткә тыкшынырга тели. Алар мине сугыш җинаятьчесе Аркан, Караҗич һәм Милосовичкә тиңләп, алар эшен дәвам итүдә гаепләде. Әйтерсең, минем үз армиям һәм хәрбиләрем бар", ди язучы Зелько Иванкович.

Иванковичка юнәлдерелгән хаксыз гаепләүгә Язучылар берлеге һәм Хелсенкидагы Кеше хокуклары шурасы зур реакция күрсәтте. Алар Иранның бу гаепләвен тәнкыйтьләп, аның сүз иреклегенә каршы булуын әйтте. Язучыны яклап хәтта хорват Язучылар берлеге һәм алманча сөйләшкән илләрдәге зыялылар кушылды. Ләкин Босния рәсмиләре әлегә тавышсыз.

Хакимият битараф

Элекке Босния дипломаты Хәйрәтдин Сомун, Босния рәсмиләренең Иран белән яхшы мөнәсәбәтне саклау хакына моңа күз йомуын әйтә:

"Босния и Герцеговинадагы тарихи сәяси структураны искә алганда, Иран 1993-95 елдагы сугышта дөнья битараф калганда Боснияны яклаган бик сирәк илләрнең берсе иде. Шул уңайдан хөкүмәт моңа каршы реакция күрсәтә алмый", диде.

Ләкин кайберәүләр Босния рәсмиләренең бу хәлне күрмәмешкә салынуын - җавапсызлык дип атый.

Босния Язучылар берлеге башлыгы Фәридә Дуракович илнең җавапсыз калуына борчылу белдерә.

"Мине шаккатырган әйбер - бар нәрсәгә җавапсыз калуыбыз. Барсы да безгә каршы кылына. Безнең ил эчендә хокукларның бозылуы җитмәгән кебек, хәзер безнең хокукны читтәгеләр кимсетә", диде ул.
XS
SM
MD
LG