Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранда атом реакторын сыный


Русия һәм Иран атом белгечләре, Иранның беренче атом реакторы “Бушеһр” корылмасын сыный башлады.

Русия белән Иран арасында 1995 елда имзаланган “Бушеһр” проекты кичектерелгән иде. Көнбатыш, Иран корылманы яшерен рәвештә атом коралы җитештерүдә кулланачак дип шикләнә.

"Русия белән Иран арасындагы килешү буенча төзелгән “Бушеһр” атом корылмасы проектын сынау уңышлы дәвам итә", диде Иран тышкы эшләр министры сүзчесе Хөсән Кашкави.

Русиянең дәүләт атом ширкәте башлыгы Сергей Кириенко, матбугат чаралары алдында ясаган чыгышында, кичектерелгән атом корылмасы проектының инде ахырына җитүен, хәбәр итте.

Бүген Русия ярдәмендә төзелгән “Бушеһр” корылмасын тикшергән Кириенко, реакторны эшләтеп карап, кургаштан ясалган чыбыкларын урнына урнаштырылуын белдерде.

Иран атом эшчәнлегендә зур адым

Иранның “Бушеһр” кебек атом корылмаларына кирәк булган ягулыкны тәэмин итү өчен уран баету эшенә керешүе, көнбатыш илләрендә зур ризасызлык тудырган иде. БМО Иминлек шурасы уран баету программын туктатмаган өчен Иранга чикләүләр кертте.

АКШ һәм кайбер көнбатыш илләре, Иран атом коралы җитештерү максатында атом корылмалары булдыра дип шикләнә. Шул ук вакытта әлеге илләр Русиянең “Бушеһр” корылмасы проектында катнашуына тәнкыйть белдерә.

Ләкин Русия һәм Иран төзелгән берләшмәнең атом кораллары җитештерү максатында кулланылмаячагын алга сөрә. “Бушеһр” реакторы өчен кирәк булган ягулык Русия тарафыннан тәэмин ителәчәк, ягулык кулланылганнан соң янә Русиягә җибәреләчәк.

Соңгы елларда Вашингтон һәм Европа Берлеге илләре, Русия рәсмиләренннән проектны кичектереп торуны таләп итә иде.

Халыкара атом энергия идарәсе “Бушеһр” корылмасындагы реакторларның 2009 елның икенче чирегендә ягулык белән тәэмин ителә башланачагы турында бер атна элек Тәһранның хәбәр итүен белдерде.

"Бушеһр ел ахырына техник яктан әзер булачaк"

Бу ай башында Кириенко, әгәр дә кичектерү булмаса, “Бушеһр” атом корылмасының 2009 елның ахырына техник яктан әзер булачагын, белдергән иде.

Кайбер белгечләр “Бушеһр” реакторындагы соңгы сынау Иранга булган басымнарның кимүен күрсәтә дигән карашта тора. Ләкин әлеге мәсьәлә, Русия президенты Дмитрий Медведев һәм АКШның яңа президенты Барак Обама хакимиятләре алдында торачак уртак проблема була алыр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG