Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Кырым татар мәҗлес башлыгы Мостафа Җәмилоглы Кырым татарлары проблемнары турында Брюссельдә Европа сәясәтчеләре белән сөйләште. Җәмилоглу Европа парламентын "Һолодомор" кебек үк, Кырым татарларының илдән сөрелүен дә хөкем итәргә чакыра.

Европа Берлегенә мөрәҗәгатьләр төрле юллар белән игътибарга алына. Әйтик, мөрәҗәгать турыдан-туры Берлектә әгъза булган 27 илнең тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә карала ала. Шулай ук Европа парламенты аша да тикшерелергә мөмкин. Бу юл бормалы һәм катлаулы булса да, аның һичьюгы ниндидер тавыш куптара алырлык тәэсире булырга мөмкин.

Ә бу ике юлдан кала, әллә ни тәэсире булмаган тагын бер ысул бар. Аның нигезендә, кечкенә сәяси төркемнәр мәсьәләне тыңлау белән генә чикләнә.

Вакыт кыска, проблема зур иде

Мондый тыңлауларның соңгысы Кырым татарлары мәҗлесе башлыгы Мостафа Җәмилоглы катнашлыгы белән үтте. Җәмилоглы анда Кырымдагы вәзгыять һәм Кырым татарлары проблемасын күтәреп чыкты. Аңа Кырым татар халкы дучар булган хаксызлык һәм проблемнар турында аңлатма бирергә бер сәгать вакыт бирелде.

17 мартта Җәмилоглыны 150 кешелек залда нибары ике дистә кеше генә тыңлады. Әмма ул моңа игътибар бирмичә, милләттәшләренең проблемнарын аңлатырга тырышты.

Сөрген - кешелек җинаяте

Җәмилоглы "сөргенне" Кырым халкына кылынган кешечелеккә каршы җинаять буларак танылуын таләп итә. Әйтергә кирәк, Украинаның үз халкы дучар булган "Һолодомор"ны җинaять итеп таныту тырышлыгы Европа парламентында чагылыш тапкан иде.

Мәгълүм булганча, 1932-33 елларда 6 миллион Украина халкы большевик режимы вакытында ачлыктан кырыла. Җәмилоглы Кырым татарлары дучар булган "сөргеннең" дә шундый зур җинаять буларак танылуын таләп итә. "Ул дөньяда шулай дип танылса, Кырымдагы милли проблемнарга чишелеш табылыр иде", дигән карашта тора Җәмилоглы.

Кырым татарлар - онытылган халык

Кырым татарларына карата Европа берлегенең карашы турында чараны оештырырга ярдәм иткән Литва депутаты Леонидас Донскис болай диде:

"Мостафа Җәмилоглы кеше хокуклары активисты, көч куллануга каршы торучы зур шәхес. Аның Европа парламентындагы беренче чыгышы Кырым татарлары дучар булган проблемны күзаллауга ярдәм итте дип ышанам. Үз дәүләте булмаган бу халыкның проблемнары әле дә чишелмәгән. Сан ягыннан да алар бик аз калган. Шуңа аларның проблемнарына дөньяда игътибар җитми.

Без Балтыйк илләре халкы Европага якын булганлыктан, коммунизмнан соң тиз генә Европа мәдәният һәм сәясәтенә кире кайта алдык. Шул уңайдан, Кырым татарлары проблемасына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырга кирәк дип уйлыйбыз", диде.

Тәүге чыгыш - алга таба өмет

Литва депутаты коммунист режимы басымына дучар булган үзәк Европа илләренең бу мәсьәләгә битараф калмаячагына ышана.

Ә икенче яктан, кайбер көнбатыш Европа илләре вәкилләренең дә Кырым татарлары мәсьәләсенә игътибар юнәлдерүе, җыендагы уңай күренеш булган.

Кырым татарлары мәсьәләсе турыдан-туры Европа парламентында каралмаса да, Җәмилоглы Европа рәсмиләре алдында тәүге чыгышын ясады. Аның бу чыгышы алга таба күреләчәк чаралар өчен мөһим һәм зур адым була ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG