Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан татарлары концертларын халык басып карарга да риза иде


Үзбәкстан татарлары концертларын халык басып карарга да риза иде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Үзбәкстан татарларының рәсми вәкилчелегенең Татарстан сәфәре кысаларында үткән концертлары башкала һәм районнарда зур уңыш казанды. Әтнә, Арча һәм башка район үзәкләрендә, Казанда узган ике концертта тамаша заллары шыгрым тулы иде, читтәге милләттәшләрне ишетергә килгән тамашачылар рәтләр арасына басып та, балконга менеп тә, сәхнәне яктыртучыларның техник бүлмәләренә кереп тә карарга риза иде. Казанда 21 октябрьдә Тинчурин театрында үткән концерт шундыйлардан иде. Сәхнәдә үзешчән һәм професссиональ артистлар чыгыш ясады, әмма һәрберсен залдагылар җылы сәламләп, алкышларга күмде. Үзбәкстан татарлары концертының иң үзенчәлекле чыгышларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

XS
SM
MD
LG