Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Чернобыль истә, "Маяк" фаҗигасен искә алучы юк


Чиләбе өлкәсе, Мөслим авылы. Роберт Кнот фотосы

Чиләбе өлкәсе, Мөслим авылы. Роберт Кнот фотосы

Матбугат чараларында Чернобыль фаҗигасен искә алып, күп язылды һәм сөйләнде. Әмма 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы аннан да олуграк фаҗигане искә алучы күренми, ишетелми әле.

Мәскәү телеканалларына иярептер, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы да бу фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында хәбәр бирде. Нурланышка дучар булганнарны коткару чараларын оештыру белән таныштырдылар. Шулай ук “чернобыльчеләр” турында бүгенге кайгырту чаралары белән дә.

Әлбәттә, яхшы күренеш. Тик менә 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы аннан да олуграк фаҗигане искә алучы күренми, ишетелми әле. Атом кораллары ясау буенча “Маяк” исемле тәҗрибә заводының шартлавы күпкә көчлерәк һәм фаҗигалерәк булуына карамастан.

Тагын шунысы аеруча гыйбрәтледер, Чернобыль шартлавыннан соң, ашыгыч рәвештә анда яшәгән халыкны күчерү кампаниясе башланды. Чиләбе өлкәсенең Коншак районында исә барысын да түгел – Карабулак һәм Мөслим авыллары халкын тәҗрибә куяннары хәлендә калдырып. Һәм нәкъ шул тәҗрибә нигезендә Оренбург өлкәсе далаларындагы 1959 елгы атом коралын шартлату оештырылгандыр да инде. Һәрхәлдә, нинди саклану чаралары күрү мәсьәләсендә. Шул шартлату турындагы бер җыр да истә калган әле. Менә бер өзек.

"Мы недавно проводили испытанья нашей силе:
Результаты хороши - мы довольны от души.
Вот так штука - всем наука. Сунься, ну-ка, о-го-го!
Не ленились, потрудились для народа своего".

Әлбәттә, нәтиҗәсе яхшы булырга тиеш тә иде. “Маяк”ның шартлавы вакытында мәрхүм Галимҗан ага Гыйльметдинов Коншак КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән. Аның әйтүенчә, шартлаудан соң, зарарланган авылларның барча халкын башка якларга күчерәләр.

Карабулак һәм Мөслим авылларыннан башкаларыныкын. Бу авыллар халкы “тәҗрибә куяннары” сыйфатында кулланылган булып чыга. Карабулакныкылар – һавадагы нурланыш тәэсире, Мөслим авылы халкы исә зарарланган суны куллану ягыннан.

Хәер, монысы кызыксынучы адәм баласы өчен яңалык түгелдер дә инде: Фәүзия ханым Бәйрәмова китаплар да бастырып чыгарды мондый мәсхәрәләр турында.

Чернобыль тирәсендә исә татарга нурланыш кагылмады. Ул якта аз татар яши ич. Ләкин анда нурланган итне нәкъ татар авылында арзан бәягә сату да Русия җитәкчелегенең ничек татарны яратканын күрсәтәдер.

Дөресе, бу фаразны дәлилләрлек рәсми чыганаклар юк. Фаразлар гына туа. Сембер өлкәсен Татар Урайкины авылына шул Чернобыль фаҗигасеннән соң арзан ит китерәләр. Иң мускул итле урыннарын әле. Сатучы Фәһимә ханым шатлана: “Үземә дә алып калдым, халык та өерелеп алды”, ди.

Дөрес, нурланыш авыруына дучарлар булмады бу авылда. Әмма менә дигән итне арзан бәягә сату кебек көтелмәгән бүләк кайбер имеш-мимешләргә дә сәбәп булган иде.

Тагын бер очрак. Димитровград шәһәрендәге атом электр станциясендә кечкенә авария булган иде. Шуннан соң Карсун (Карасу) районының Уразавыл һәм Ногай иле авылларыннан ерак түгел – урман аланында чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган 3 – 4 метр биеклектәге бетон плиталардан торган койма пәйда булды. Һәм җирле халыкка якын тирәдә гөмбә җыярга ярамавы турында бәян ителде.

Мондый хәлләр халык арасында кайбер кирәкмәгән фикерләргә сәбәп булган иде. Ә шикле сорауларга анык җавап булмавы шикләрне тагын да көчәйтә ала шул…

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG