Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Металлург көне"нә багышланган Сабантуй үтте


Рәсми рәвештә бу бәйрәм “Металлург көне” дип атала, әмма эшчеләр аңа нәкъ Сабантуйга дип килә. Чөнки ул гадәти сабантуйлардан берни белән дә аерылмый.

Анда шулай ук концерт номерлары куела, көрәш, уеннар үткәрелә.. Бары тик шунысы гына үзенчәлекле – завод кысаларында, завод эшчеләре өчен уздырыла ул.

Сабантуйны “КамаАЗ” акционерлык җәмгыятенең Чаллыда урнашкан заводлары традиция буларак үткәрә. “КамАЗ - Металлургия” акционерлык җәмгыятенә кергән Кою һәм Тимерчелек заводлары да нәкъ шулай, үзенә традиция буларак сайлаган - июльнең өченче шимбәсендә уздырды.

Бу ике заводны “КамАЗ - Металлургия” акционерлык җәмгыятенә 2003 елда берләштерәләр. Шуннан бирле аларның бәйрәм чаралары да бергә уза.


Бәйрәмне исә бу акционерлык җәмгыяте профкомы каршындагы мәдәният һәм ял үзәге оештыра икән. Шунысы кызык: концерт номерларында бары тик завод эшчеләре генә катнашты. Алар буш вакытларында мәдәният һәм ял үзәге штатындагы вокал, хореография җитәкчеләре белән әзерләнә икән.

Ел дәверендә бу үзәк “Металлург көне”ннән кала төрле бәйрәмнәр үткәреп килә. Кайберләре исә чиста татар кичәсе буларак та уза икән. Мондыйларның берничәсе бу елны да үткәрелгән. “Безнең авыл кичәләре” дип аталган ул.


Бәйрәмнәрдән кала завод кысаларында төрле спорт турнирлары да уза. Футбол буенча үткәне, 2004 елда “КамАЗ - Металлургия” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры – Виктор Викторович Фабер үтерелгәннән соң, аның истәлегенә дип уздырыла башлаган. Ул һәр елның июнь – июль аенда үтә икән. Җиңүчеләрне исә нәкъ шушы “Металлург көне”ндә бүләклиләр, бу елны “Фабер кубогы”н кою җитештерү эшчеләре командасы яулады.

Ризидә Әхмәтвәлиева,
Казан университеты студенты
XS
SM
MD
LG