Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Чуашстан татарларының мәдәни тормышы сагында шактый кешеләр тора. Ә аларны бер урынга туплап, юнәлеш биреп торучы, татар дөньясында дан казанган чараларны оештыручы кеше Фәрит Гыйбатдинов.

Чуашстан дигәндә, мәдәният-сәнгать тирәсендәге кешеләр “Урмай моңы”, “Мишәр” фольклор ансамбле, “ART MEDXIA” мөнәҗәтләр фестивален искә алалар. Болар инде даими күз алдында торган чаралар. Ә алардан тыш, республикада милли мәдәни чаралар тагы да күбрәк оештырыла.

Фәрит әфәндене тулы куәтенә милләт хадиме дип атап була. Чуашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 22 ел буена “Урмай моңы” төбәкара татар эстрада җырлары бәйгесен оештыручы, Чуашстанның Комсомол районы Фольклор мәктәбе мөдире, республика татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе... Дан вә дәрәҗәләрен шактый санап китеп булыр иде. Бу көннәрдә аңа 50 яшь тула. Шушы юбилейны сәбәп итеп, “Азатлык” Фәрит әфәнде Гыйбатдиновтан бер республикадагы татар тормышының уңышлары һәм проблемнары хакында сорашты.

Эшне күрсәтә белү кирәк

“Без Казанга якын торабыз, шуңа эшебез бөтен татар дөньясы күз алдында, - дип аңлата Фәрит Гыйбатдинв. – Чуашстан татарлары гына болай актив эшләми. Татар яшәгән һәрбер төбәктә мәдәни тормыш бара ул. Ниндидер чаралар уза, нәрсәләрдер оештырыла. Алар бәлкем, бездәге кебек бөтен татар халкына атап ясалмыйдыр. Әмма процесс бара. Бу эшләрне күрсәтә белергә генә кирәк.”

Чуашстан җитәкчеләренә Фәрит Гыйбатдинов татар сәясәтен аңлата

Фәрит Гыйбатдиновны милләт хадиме дип атавыбыз юкка түгел. Матур сүз генә дә түгел. Чуашстанның танылган эшмәкәре Рәшит Сәнҗәпов, Фәрит турында менә нәрсә ди: “Фәрит иртәнге сигезләрдә шалтыратырга тотына, кичке якта гына туктый. Аның көндәлек тормышы - шул татарларны яклау, саклаудан гыйбарәт. Гел нәрсәләрдер эшләп йөри, ниндидер планнар белән яна. Инде инфаркта алды, әмма туктаганы юк. Тиктормас, тынгысыз җанлы булганы өчен аның эшләре алга бара. Без дә теләп ярдәм итәбез. Чөнки, эшләп торган кешегә, шул үзебезнең татар өчен янган кешегә ничек ярдәм итмисең инде”.

Рәшит Сәнҗәпов кебекләр Фәрит Гыйбатдинов командасында шактый. Дөресен әйткәндә, Чуашстан татарларының бөтен милли-дини лидерлары бер йодрыкка укмашкан. Алар үзара киңәшеп, бер дулкын кебек эшлиләр.

“Безнең бит бүлешәсе әйберләребез юк. Халкыбыз бер, динебез бер, мәдәниятебез бер, проблемнарда, куанычлар да бер. Кайбер төбәкләрдә, ишетеп торабыз, лидерлар тарткалаша. Нәрсә өчен икәнен үзем дә аңламыйм. Шәхси амбицияләр дигән нәтиҗәгә киләм”, ди Чуашстан “татар мәдәнияте министры” Фәрит Гыйбатдинов.

“Барысын да эшләп була, эзлекле рәвештә, эшеңне алып барырга гына кирәк. Чуашстандагы татар тормышында бүген булып яткан вакыйгаларны, моннан 20 ел элек фантастика гына дип кабул итәр идек. Тырыша торгач, мәктәпләр дә, мәчетләр дә, мәдәният-сәнгать тә үсеш алды бит”, дип Фәрит әфәнде.

Ул үзе үрнәк була белә. Бүген 250 еллык шәҗәрәсенә таяна, ата-баба мирасын яңарта. Комсомол районындагы Фольклор мәктәбе аның таянычына әйләнгән. Татар авылларында фольклор түгәрәкләре эшли. Урмай авылы мәдәният йорты көне-төне бала-чага тавышы белән тулган. Анда дистәләгән хезмәткәр милли мәдәниятне өйрәтә.

Вакытында. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Фәрит абый номерларын куя торган иде. Әлеге ансамбльдәге “Мишәр биюе” шундыйлардан. Урмай якларында хәзер дә аякны күтәрмичә, бигрәк тә хатын кызлар, алъяпкычлары яки кулъяулыклары белән йөзләрен каплап, сылу аккошлардай тигез генә бииләр. Бу туйларда, бәйрәмнәрдә, ягъни сәхнә сәнгате генә түгел бу. Боларны Фәрит Гыйбатдинов, бөртекләп туплап. өйрәнеп, гомум татар сәхнәсенә чыгарган кеше.

Шәһәрләрдә вәзгыять авыррак

Шулай да, Чуашстан татар тормышы проблемнарсыз яшәми. Фәрит Гыйбатдиновтан, милли мәгариф хакында сорашабыз. “Татар авылларында татар мәктәпләре эшли. Ә татар авыллары республикада бер тирәдә, укмашып урнашкан. Әмма шул ук Чабаксар белән Яңа Чабаксар шәһәрләрендә ун меңләп татар яши. Татар мәктәбе юк. Мәгариф министрлыгы, татар мәктәбе, татар сыйныфлары ачыгыз, дип бара. Ата-аналар татар мәктәбендә нарасыйларын бик укытасылары килми.

Чуашстан президенты Н.Федоров Фәрит Гыйбатдиновка Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен Сабантуйда тапшырды
“Алар татарча беләләр бит” диләр. Анысы, шәһәрдә үскәннәре дә татарча белә. Чөнки буыннар чылбыры өзелмәгән. Җәйләрен барыбер шул татар авылларына кайталар, туган телләрен чарлыйлар. Мәсьәләнең тагын бер ягы да бар. Чабаксарда бүген бер чуаш мәктәбе дә булмаганда, татарныкын ачып куйсак та, бик матур килеп чыкмас иде.

Хәзер менә, Чабаксар мәчете каршында өч катлы пансионат төзергә ниятлибез. Диния нәзарәте белән бергәләп әлбәттә. Анда, Чабаксарның төрле уку йортларында укыган, авылдан килгән татар балаларын туплап, яшәтергә ниятлибез. Татар балалары бергә яшәсен, буш вакытларда намаз, гыйбадәтне, Ислам әхлагын өйрәнсеннәр, дип ниятләдек.”

“Шәһәрләрдә эшләүнең үз үзенчәлекләре бар, - дип дәвам итә Фәрит Гыйбатдинов. - Анда, тамырлары белән Чуашстан татар авылларыннан чыккан татарлар гына түгел, ә төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләр дә яши. Үзебездән чыкканнары тамырны өзмиләр. Ә килеп урнашканнарына кыен. Туган яклары ерак. Аларның саннары күп булмаса да, алар да бит безнең милләттәшләр. Шуның өчен, Республика Сабантуен күчеп йөри торган ясадык. Шул килгән татарлар да милли мәдәнияттән читләшмәсеннәр өчен шулай иттек.”

Структурасыз булмый

“Татар тормышын җепкә салып төзәргә кирәк. Төрле җепләр белән үреп барганда, ул аркан кебек ныклы була. Мин милли структураларны гына әйтмим. Алар, яхшымы-начармы, хасил булган инде. Мәдәниятне күз уңында тотып әйтәм. Менә җыр сәнгатен алыйк. Татар популяр музыкасын күтәрү өстендә берничә ширкәт эшли. Эстрадабыз, Аллага шөкер, төшеп калганнардан түгел. Классик музыканы да консерваторияләр алып бара шикелле.

Альтернатива дигәннәре дә, бер чишмәдән тукланганга охшаган. Ә бабалардан мирас булып калган дини җырлар, халыкчан мөнәҗәтләр, тарихи җырларны кемдер бит, эзлекле рәвештә алга алып барырга тиеш. Мин карадым, өйрәндем дә, шуны аңладым: бу юнәлештә эшләүче юк. Шуңа фестиваль рәвешендә башларга булдым.”

“ “ART MEXIA” шундый нияттән дә туды. Әмма авыр бара. Чөнки, татар дөньясында мөнәҗәтләрне башкаручылар юкка чыгып бара, бер кул бармаклары белән санарлык кына кешеләр бар. Әмма, ничек кенә булмасын, эзләнүләрне, пиарит итүне дәвам итәргә кирәк. Алайса, тулы бер катлам мәдәниятсез калабыз.”

“Бу эшне Казан, яки Уфа башларга тиеш иде. Көттек-көттек булмады. Инде, 35 мең татарыбыз белән Чуашстан башлады. Дөресен әйткәндә, Казандагы Диния нәзарәте, көйләп дәгъвәтләүче мөнәҗәтчеләрне барлап торырга тиеш тә бит...”, дип уфтана .



50 яшьлек юбилеен да, Фәрит әфәнде үзенең иҗади эшчәнлегенә хисап рәвешендә оештырды. “50 яшьтә гомернең тәмлесе башлана гына әле,”- ди ул. Һәм үзенең мең төрле планнарын барлый. Ә Чуашстан татарлары аңа ышана һәм хөрмәт итә. Чөнки, сүзләрен һәм уйларын гамәл белән ныгыткан, татар дөньясында дан казанган Фәрит Абдулла улы.


Фәрит әфәнде Гыйбатдинов гаиләсе белән милләткә хезмәт итә. “Һәр нәрсә гаиләдән башлана. Иң беренче милләт тә, дин-тел дә, мәдәният тә гаилә дәүләтендә булырга тиеш”, ди ул. Шуңа мисал итеп, кызы Динә, гаилә тамырларын фильм рәвешендә күрсәткән. Әлеге фильмны «Тамырлар» дип атаганнар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG