Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта тоткыннарны коткару фаҗигагә әйләнде


Һөҗүм булган Католик Салва ханым чиркәве
Һөҗүм булган Католик Салва ханым чиркәве

Сугышчыларның Багдадтагы Католик чиркәвенә кереп, кешеләрне тотык итеп алырга теләве канлы вакыйгага әйләнде. 50-дән артык кеше һәлак булды.

Гыйракта сугышчыларның башкалада Католик чиркәвенә кереп, кешеләрне тотык итеп алуыннан соң, Гыйрак иминлек көчләре сугышчыларны зыянсызлаштыру өчен хәрби чара башларга булды. Берничә сәгатьтән бирле тотык итеп алынган йөздән артык кешене коткару өчен Гыйрак иминлек көчләре Багдадтагы сөрьяни чиркәвенә басып керде.

52 кеше һәлак булды. Аларның күпчелеге чиркәүдәге тоткын итеп алынган кешеләр булган. Иминлек көчләреннән кимендә 7, ә сугышчылардан исә 5 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Бу вакыйгадан элек кораллы бер кеше Багдад биржа бинасына һөҗүм итә, 2 сакчыны үтерә. Чиркәүгә кергән кораллы кешеләр келәү вакытында атакайга һөҗүм итеп кешеләрне кулга ала башлый.

Һөҗүмнән исән котылган бер кеше чиркәүдәге кулга алу вакытын болай аңлатты: "Кораллы кешеләр чиркәүгә керер алдыннан урамда аларның ут ачкан тавышы ишетелде. Без эчтә дога кыла идек. Безне салонда җыеп, башта андагы дини хезмәткәрләрне һәм артабан безне кыйный башладылар", ди ул.

Рим католик чиркәве вакыйганы хөкем итте

Һөҗүмдә җаваплылыкны әл-Каидә белән бәйләнеше булган Гыйрак Ислам дәүләт сугышчылары төркеме үз өстенә алды.

Рим Папасы Бенедикт XVI исә бу һөҗүмне хөкем итеп, төбәктә иминлекне сакларга чакырды.

Багдадта урнашкан әлеге чиркәүгә 2004 елда да охшаш һөҗүм булган. Ул вакытларда Багдад һәм Мусыл шәһәре терәсендә тагы 5 аерым чиркәүдә һөҗүм оештырылган иде.

Гыйрак саклану көчләре чиркәү кебек халык күпләп җыелган урыннарга яңа һөҗүм оештырылачагы турында кисәтүләр булганын әйтте.
XS
SM
MD
LG