Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Һиллари Клинтон Казанга нигә килә?


- Бәлки, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә киләдер, чөнки Казанда төрле-төрле бәйрәмнәр үткәрәләр.

- Казан бик борынгы шәһәр. Кирмәне генә ни тора! Шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм иттеләр. Ул Русиядә өченче башкала булып санала.

- Безнең Казанда бик күп төрле милләт, төрле дин әһелләре дус яши. Бик күп җирдә хәзер төрле милләт, дин халыкларын ничек итеп дус яшәтергә дигән проблема бар. Шуларны бездән өйрәнергә килә торгандыр.

- Америкада бигрәк тә ислам динендәгеләргә бик зур каршылык бара. Бездә андый нәрсә юк. Мөселман динен тотучыларга нинди мөнәсәбәттә икән дигән сорау бирер идем Клинтонга.

- Безнең Кол Шәриф мәчете ул бик матур сәнгать әсәре, дөньяда андый мәчет юк. Шуны карарга киләдер.

- Америкада бик күп татарлар яшәгәнен Һиллари Клинтон белә микән? Анда татарча өйрәтә торган мәктәп бар микән? Чөнки хәзер телне бик яхшы белергә кирәк.

- Казанда Һиллари Клинтонга күрсәтер әйбер бик күп. Казан төрле милләт халкы яшәве белән дан тоткан шәһәр.

- Чехия белән Польша америкаларның ракеталарын үзләренең җирендә урнаштырмагач, Украинага урнаштыру турында киңәшләшергә килми микән?

- Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиадага әзерлек бара. Ул шуңа алып барган әзерлекне бездән өйрәнеп, тәҗрибә алып, үзләрендә тагын да яхшырак итеп үткәрмәкче буладыр.

- Ислам дине иң алга киткән диннәрдән санала. Һиллари Клинтон акыллы җитәкче буларак, мөселман динен күтәрергә, аны үстерергә бездән тәҗрибә алырга килми микән?.

- Казан, Русия тарихында һәрчак бик зур урын алып торган. Чөнки Татарстанның халкы һәрвакытта илнең тәрәккыятенә зур тырышлык кертү белән аерылып тора.
XS
SM
MD
LG