Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Кырымтатар активисты Недим Халилов Акмәчет мәхкәмәсе карары белән 7 ноябрьдә Кырымнан чыгарылды. Хәзер ул Краснодар ягының Лазарев районындагы Вардане бистәсендә рөхсәтсез мигрантлар ябып тотыла торган махсус лагерда тотыла.

Халиловның Кырымнан читкә җибәрелүе турында Азатлыкка аның белән телефон аша сөйләшкән кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Зевид Газиев белдерде.

“Соңгы тапкыр Недим Халилов Керичтән Краснодар ягына депортацияләгәндә паромнан миңа шалтыратты, аның совет паспортыннан башка паспорты юк, аны да тартып алганнар, телефонымны да алалар хәзер”, дигәнен хәбәр итте Азатлык радиосына Недим Халилов белән сөйләшкән кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Зевид Газиев.

Хәзер Недим Халилов Сочи янындагы лагерьда ябып тотыла, мәхкәмә карарына аппеляция шикәятенең нәтиҗәсен көтә, аның адвокаты юк, аны Үзбәкстанга юлламакчы булалар диде Зевид әфәнде.

Недим Халилов Кырым аннексиясенә кадәр украин паспортын, ватандашлыгын алмаган, Русия Кырымны аннексияләгәч ул Русия ватандашлыгын да алмаган. Аны Кырымнан депортацияләү сәбәбен шуның белән аңлаталар.

Халиловның "Кырымтатарлар Кырым Русия Федерациясендә булганда сөргенгә җибәрелгән иде, шуңа күрә хәзер Русия Кырымга кайтырга теләгән барлык кырымтатарларга автоматик рәвәштә Русия ватандашлыгы бирергә тиеш”, дигән фикердә булганын, бу хакта социаль челтәрләрдә даими язып торганын да белдерде Азатлыкка Газиев.

Недим Халиловның Акмәчеттә Әби-патшага һәйкәл куюга ризасызлык белдереп Русия президенты Владимир Путинга хат язуы, шулай ук Путин Кырымдагы милли оешмалар белән очрашканда Кырым вице-спикеры Ремзи Ильясовның “Алтын бишек” риваятендә кырымтатарларның саклану символларыннан берсе саналган “Алтын бишек”не ясап Путинга бүләк итүенә ризасызлык белдерүе мәгълүм.

Болар һәм төрле интернет челтәрәләрендә Халиловның тәнкыйть язмалары депортациянең төп сәбәпләредер, диде Азатлыкка аның белән соңгы тапкыр телефон элемтәсендә булган кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Газиев.

55 яшьлек Недим Халилов Акмәчеттә яши иде. Аның аппеляция мөрәҗәгатен мәхкәмәдә карау берничә айга сузыла ала. Аңарчы ул Кырымнан читтә 500 кешелек миграцион пунктта депортацияне көтеп торучылар арасында тотылачак.

XS
SM
MD
LG