Accessibility links

Татар телендә урысча сөйләшеп буламы?


Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы. Казан, 1 февраль 2017
Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы. Казан, 1 февраль 2017

Татарстан мәдәният министрлыгының коллегиясендә утырганда (гади генә әйткәндә, ул узган елгы эшләргә йомгак җыелышы иде) ниндидер күптән онытылган рәхәтлек кичердем. Мин бит җыелышларга йөреп күнекмәгән. Тирә-якка карыйм, башкалар да изрәп утыра. Танышлар күп, кайберләренең төп эше үк җыелыштан-җыелышка йөрүдән гыйбарәт. Әнә янәшәдә Роберт Миңнуллин күзен ачкан килеш черем итә – мондый осталыкка ирешер өчен гомереңне җыелышка багышларга кирәк!

Бераздан рәхәтлекнең серенә төшендем: ирексездән яшьлегемне искә төшергәнмен икән. Ул заманда безне ихтыяри-мәҗбүри партактив җыелышларына кертеп утырталар иде. Шул мохит хөкем сөрә икән монда да! Чыгыш ясаучылар тәртип белән алмашынып тора, министр, сорауларны кәгазьгә язып бирергә мөмкин дисә дә, мәктүп җибәрүче күренмәде. Нинди сорау? – болай да барысы да аңлашыла. Нотыклар, әлбәттә, урыс телендә генә. Әнә Русия Думасыннан Илдар Гыйлметдинов "россиян милләте" оештыру эшенең мөһимлеген аңлата. Без уптым илаһи сәяси милләт булырга тиеш икән, шул вакытта гына бер йодрыктай туплана алабыз. Тик бу бер генә милләтнең дә мәдәни үсешенә зыян китермәячәк. Анысын кат-кат әйтте. Ул, билгеле, әлеге гамәлнең төбендә нәрсә ятканын бик яхшы белә. Тик, "ЕдРо" ("Бердәм Русия" – ред.) партиясенең әгъзасы буларак, башкача сөйли алмый. Фани дөнья рәхәтлеге өчен нинди генә әверелешләр кичерми кеше.

Шөкер, татар телен дә бөтенләй үк кире какмадылар – Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортының директоры үзләре башкарган эшләр турында тәфсилләп сөйләде. Татар теленең урыны шунда инде аның...

Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый
Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйли башлагач, халык җанланды. Оратор! Татарча да кушып җибәрде, төшенмәгәннәргә Славутский (Качалов театры җитәкчесе, депутат) тәрҗемә итәр, дип шаяртты. Яшьләрнең 20 мең сум бәрабәренә генә авылга мәдәниятне күтәрергә кайтмавын да аңлый икән. Соң инде, Татарстанда уртача хезмәт хакы 30 меңгә якынлашып барганда. Шул сүзләрдән соң тамашачылар бер мәлгә уянып, гөжләп алды. 20 мең түләсәләр, шактый кеше хәзер үк авылга, халык арасына чыгып китәргә әзер сыман күренде. Ул арада инде Фәрит Мөхәммәтшин кинәт борылып, проблемның икенче ягына чыккан иде. Мәдәниятне күтәрергә дип авылга кайтырга тиешле кызларның шәһәрдә калыр өчен теләсә кемгә (черт знает, за кого!) кияүгә чыгуын бер дә хупламавын белдерде. Мондый сүзгә без дә бик риза булып калдык. Кияүгә яратып чыгарга кирәк! Бигрәк тә мәдәни кызларга.

Кулга кермәсә дә, уртача хезмәт хакының һаман күтәрелә баруы күңелгә җылылык өсти, әлбәттә. Фәрит агай белән минем уртача хезмәт хакыбызны исәпләсәң... О-һо-һо! Күз алдына китерсәң... Юк, күз алдына китереп булмый, тик ничектер баеп киткәндәй буласың. Күңелең байый. Мәдәният кешесенә тагын ни кирәк?

Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый
Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый

Министрның (мәдәният министры Айрат Сибагатуллин – ред.) төп чыгышы исә аерата сөендерде. Бигрәк тә әдәбиятка кагылышлы урыннары. Аның сүзләренә караганда, ватандашларыбыз китап укырга торган саен хирыслана бара икән. Дөрес, биш ел эчендә 301 китапханә ябылган, әмма укырга алынган китаплар саны 6%ка арткан. Мин моны тәфтишләп тә тормыйм, мәдәният кешесенең башы җитәрлек түгел моңа. Китап укучыларның күбәюенә сөенергә кирәк баш катырмыйча гына!

Шунысы да бар, министрның бер тәкъдиме гамәлгә ашса, якын киләчәктә татар әдәбиятын укучыларның кисәк артуы ихтимал. Әйе, әйе, татар әдәбиятын! Ләкин урыс телендә... Чыгыш урысча иде, тәрҗемә итеп тормыйм (тиздән бу бөтенләй артык эш булып тоелырга мөмкин): "Министерство культуры неоднократно выходило с предложением изучения татарской литературы в рамках школьной программы в качественных переводах на русский язык".

Татар әдәбиятының иң күркәм әсәрләрен урыс һәм бүтән телләргә тәрҗемә итү турында күп сөйләнелә. Кем генә моңа каршы булыр икән? Бездә бүтән халыкларга да тәкъдим итәрдәй гүзәл әсәрләр җитәрлек. Халыкның холык-фигылен, яшәү рәвешен әдәбият кына бөтен тулылыгы белән ачып бирә ала. Аннары, Лев Толстой әйткәнчә, әдәби әсәрнең сыйфатын тәрҗемәдә генә чын-чынлап билгеләргә мөмкин. Бүтән телдә дә эстетик кыйммәтен югалтмаса, әсәр, димәк, югары кимәлдә язылган. Үзләренең әдәбиятын башка халыклар теленә тәрҗемә итү һәм дөньяга тарату белән алга киткән илләрнең илчелекләре, мәдәният министрлыклары шөгыльләнә. Безнең илчелекләр юк, шуңа күрә мәдәният министрлыгының әлеге гаять тә әһәмиятле эшне башларга омтылуы (күп тапкырлар тәкъдим иткән!) шулай ук залда утыручы халыкны сөендергәндер дип уйлыйм. Тыштан гына сиздермәгәннәрдер.

Тик... министр "мәктәп програмы кысаларында" диде түгелме соң? Татар әдәбиятын урыс телендә укытыр өчен програмга аерым дәресләр өстәргә җыеналар микәнни? Укучыларның мәшгульлегенә болай да зарланалар югыйсә. Факультатив кына ярап тормасмы баштагы чорда? Ләкин министрның алдагы җөмләсе минем шик-шөбһәләрне тамырдан юкка чыгарды: "Учитывая многочисленные обращения родителей о сложности изучения русскоязычными учениками татарской литературы на языке оригинала, мы считаем возможным часть татарской классики давать детям в переводе."

Татар әдәбиятын урыс телендә укыту турында сүз бара икән бит!

Патша вакытында да гимназияләрдә хәтта үле тел булган латин, борынгы юнан әдәбиятларын оригиналда укыганнар

Без булдырабыз! Юкса моңарчы бер генә халыкның да мәгариф тарихында мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Патша вакытында да гимназияләрдә хәтта үле тел булган латин, борынгы юнан әдәбиятларын оригиналда укыганнар.

Хәтерлим, без мәктәптә Муса Җәлил, Рәсүл Гамзатов, Давид Кугультиновлар иҗатын урыс телендә өйрәндек һәм аларның тәрҗемәләре нәкъ менә урыс әдәбияты дәреслегенә кертелгән иде. Хәзер дә татар әдәбиятының бер дәреслегендә кыргыз язучысы саналган Чыңгыз Айтматовның урысчадан тәрҗемәсе бирелгән. Һәм бу табигый. Татар әдәбияты татар телендә, урыс әдәбияты урыс телендә була. Вәссәлам!

Татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын яхшырту хакында инде искә дә алмыйлар. Югыйсә, үзара аралашырлык кадәр генә 200-300 сүзне өйрәнү баланың таушалмаган хәтере өчен бер дә авыр түгел. Димәк, методика дөрес түгел, дәреслекләр үзешчән һәм, ниһаять, укытучылар укыта белми! (3 февраль Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы утырышында "Татар теле һәм әдәбияты укыту концепциясе" тәкъдим ителде – ред.)

Татар телен һәм әдәбиятын мәктәптән бөтенләй кысрыклап чыгару алдыннан министрның тәкъдиме вакытлы бер адым гына булып тоела

Әмма хикмәт анда да түгел. Татар телен патологик рәвештә күралмаучылар өскә, Мәскәүгә, ошак (донос) язып тора. Алар, һичшиксез, татар әдәбиятын урыс теленә тәрҗемәдә укуга да каршы булачак. Татар телен һәм әдәбиятын мәктәптән бөтенләй кысрыклап чыгару алдыннан министрның тәкъдиме вакытлы бер адым гына булып тоела.

Урыс теленә күчкән карендәшләребезне дә тәрҗемәләр белән кызыктырып буласына мин ышанып бетмим. Татар әсәрләренә урыс телендә даими урын бирүче "Идел" журналының тиражы оялмаслык булыр иде югыйсә.

Коллегиядәге әлеге чыгыштан соң бер генә нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Мөгаен, Мәскәүдән галиҗәнап ишарә булгандыр. Утлы күмерне андагылар үз куллары белән көрәмәсләр бит инде. Хәзерге вазгыятьтә мондый ишарәнең нәрсә аңлатканын безнең югары даирәләр бик яхшы белә. Ләббәйкәлек канга сеңгән. Милли мәгарифебезгә тагын бер тапкыр балта чапканда вөҗдан газабы кичерерләр дип тә уйламыйм, чөнки алар үзләре дә безнең газиз телебезне кирәксенми. Һәм алар инде моны яшерми дә башлады. Нинди заман килгәнен алар бик тиз сизә. Татар булу өчен татар телен белү мәҗбүри түгел дип югары мөнбәрдән берәү кая барып чыгасыбызны билгеләгән иде инде.

Ләкин аларга сатлык морзаларның язмышын искә төшерәсе килә. Үз милләттәшләренә каршы ахыргача файдаланганнан соң, кирәкләре бетүгә, аларны да, малларын тартып алып, тарих сәхнәсеннән себереп түккәннәр. Чукынмаганнарны... Чукынасың икән, пажалысты, каласың.

Анысына да ерак калмады.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG