Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Узган атна Америкада президент сайлау белән бергә күп кенә штатларда төрле референдумнар үтте – бер җенесле никахларны тыюдан алып эвтаназияне рөхсәт итүгә кадәр.

Бу тавыш бирү - референдумнар - чынлап та демократия күренешеме, әллә канун чыгару буыннарын алыштыру гамәлеме?

4 ноябрь көнне Американың дүрт штатында, шул исәптән Калифорниядә, сайлаучылар ир-ат белән хатын-кыз арасындагы никах кына кануни була ала дигән төзәтмә өчен тавыш бирде.

Вашингтон штатында өметсез авыру кешеләргә якты дөньядан китергә ярдәм итүне рөхсәт иткән төзәтмә кабул ителде.

Колорадо һәм Көньяк Дакотада бала төшерүне тагы да ныграк чикләячәк тәкъдимнәр кире кагылды.

Сан-Франциско сайлаучылары җирле калдыкларны тазарту корылмасына президент Джорж Буш исемен бирү тәкъдименә каршы тавыш бирде.

Бу 4 ноябрьдә үткән тавыш бирүләрнең берничәсе генә. Башка штатларда башка мәсьәләләр күтәрелде.

Референдумнар мөһим мәгълүмат бирә

Мондый референдумнар нигә кирәк, алар штатның канун чыгару җыелышы эшен алыштыру түгелме? Бу сорауны без американ белгеченә бирдек. Вашингтондагы Като институты белгече Дҗон Самплес фикере:

"Канун чыгару җелышлары кайвакыт күпчелек сайлаучы фикереннән читләшә башлый. Еш кына сайлаучы түгел ә аерым төркемнәр мәнфәгатен кайгырта. Мондый очракта сайлаучылар, үз эшен эшләмәгән җыелышларны уратып, канун чыгару эшенә катнаша башлый."

Шул ук вакытта, Америкада мондый тавыш бирүләр дөрес түгел, чөнки алар күпчелекнең фикерен алга сөрүгә, һәм нәтиҗәдә азчылыкларны кыерсытуга китерә ала дигән караш бар. Алай дип борчылучыларга Самплес мәхкәмәгә мөрәҗәгать итергә киңәш итә.

"Күпчелек тарафыннан кабул ителгән канун кеше хокукларын боза башласа, аларны мәхкәмәләр яклый ала. Андый кеше хокуклары дип борчылулар инде искерде. – ди Самплес. – Күпчелек фикере ул соңгы сүз түгел, сәяси системның бер өлеше генә. Ләкин алар мөһим мәгълүмат бирә, чөнки канун чыгаручылар үзләре дә камил түгел."

Референдумнар – шул ук сәясәт

Бостон көллиятендә сәяси фәннәр профессоры Петер Скерри андый тавыш бирүләрнең файдасын таныса да, аларның булуы мәҗбүри түгел ди.

Аның фикеренчә, канун чыгару эшендә гади халыкка түгел, ә бу эшне белгән, аңлаган белгечләргә ышанырга кирәк. Тавыш бирүләр исә кайвакытта гына файдалы, ди ул, гади халык нәрсә турында сүз барганын еш кына аңлап та бетерми.

"Кайбер штатларда бу тавыш бирүләргә артыгы белән таяналар. – ди Скерри. – Тавыш бирүгә бик күп сораулар чыгарыла. Аларны аңлап бетерү өчен вакыт та юк."

Моннан тыш, Скерри сүзләренчә, бу тавыш бирүләр үзләре дә төрле төркемнәрнең йогынтысыннан азат түгел. Чөнки теге я бу мәсьәләне референдумга чыгару өчен ниндидер таләпләр үтәргә, имзалар җыярга, белгечләр җәлеп итергә, акча тупларга кирәк. Ягъни бу янә шул ук сәясәт дигән сүз.

XS
SM
MD
LG