Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:40

Русия һәм элекке совет илләре тәшкил иткән "уртак иминлек оешмасы" яңа уртак хәрби көч булдыры турындагы планны игълан итте.

Уртак иминлек оешмасының генерал секретаре Николай Бордюжа,төзеләчәк уртак армия көченең Әфганстанда арта барган гыйсъянчы хәрәкәтләргә каршы кулланылачагын белдерде. Оешма секретаре 11 мең гаскәридән торыр дип фаразланган әлеге армиянең, оешмага әгъза илләрнең бәйсезлегенә янаган куркынычка каршы да күрәшергә әзер торачагын белдерде.

Оешма сүзчесе Витали Стругавец әлеге тәкъдимнең Русия һәм оешмадагы 4 әгъза ил тарафыннан якланыун белдерде.


Оешма рәсмиләре әлеге хәрби көчнең әгъза илләре иминлегенә каршы янаган чараларга каршы кулланылачагын алга сөргәндә, кайсыбер күзәтүчеләр Мәскәү җитәкчелегендәге бу адымның НАТОның киңәю планына һәм АКШың көнчыгыш Европада саклану калканы урнаштыру карарына каршы бер җавап булуын алга сөрә.

Үзәк азиянең көньягына чиктәш Әфганстанда соңгы көннәрдә гыйсъянчы хәрәкәтнең артып китүе күзәтелә. Ләкин шул ук вакытта радиобызга үз фикерләрен бәян иткән сәясәт белгечләре, Мәскәүнең бу адымын көнбатыш илләре күргән чараларга каршы булдырылуын алга сөрә. Бу көннәрдә Русиянең каршы чыгыуна карамастан, көнбатыш илләрендә Украина һәм Грузиянең берлеккә әгъзалыклары мәсьәләсе сөйләшелә. Америка исә саклану калканың Көнчыгыш Европада урнашты турында Польша һәм Чехия җитәкчеләре белән килеште. Русия бу адымнарның туры-туры үз иминлегенә янавын дәгъба итеп көнбатышның бу адымнарына ризасызлык белдерүне дәвам итә.


Оешманың генерал секретаре Бордюжа, уртак хәрби план турында игълан иткәндә көнбатыш адымнарына юллама ясарга онымады. Секретар, якын тирәдәге җирләрдә булачак зур хәрби чараларга, шул уңайдан һава ракеталары калканы кебек хәрби төзелешләргә каршы әгъза илләренең борчылу белдерүләрен әйтте.

Мәскәү көнбатыш башымнарына каршы соңгы көннәрдә Грузия низагына үзенә яклау табу максатында хәзер күзләрен көньяккарак һәм Кытайга таба төбәде. Мәскәү, Грузиянең ике автоном төбәгендә Русия паспорты бирелгән кешеләрне саклау максатында башлатган хәрби чараларына яклау табырга омтыла.

Ләкин узган ай Таҗикстанның башкаласы Дүшәнбедә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы җыенында Мәскәү бу хыялына ирешә алмады. Грузиядә кылган хәрби чараларга карата көткән яклауны табалмады.


Ләкин араларында Кытай булмаган элекке совет илләреннән торган Уртак иминлек оешмасы, Шанхайга караганда Мәскәү өчен үзенә яклау табуда әз дә булса өмет булды. Оешма җыенында әгъза илләр Грузиядән аерылырга теләгән Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген танымаса да, Русиянең Грузия агрессиясенә каршы Мәскәү күргән хәрби чараларны мактады.

Оешманы Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан кебек Русиягә якын мөнәсәбәттә торган элекке совет илләре тәшкил итә.

Уртак хәрби көч булдыру планының тормышка ашу ихтималләгенә килгәндә исә, әлеге тәкдим оешмада беренче тапкыр яңгырамады. Оешманың Генерал секретары Николай Бордюжа 2005 елгы җыенда беренче булып бу тәкъдимне алга сөргән иде. Ләкин бу юнәлештә гамәлләр кылынмады. Чөнки әлеге тәкъдимнен чынга ашыу өчен кирәк төп - финанслау проблемы бары тик Русиянең генә җилкәсенә кала.

XS
SM
MD
LG