Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Дүртенче көн


Бүген диңгезгә барам. Кичә мөслимәләр өчен су коену киеме таба алмау кәефемне төшергән иде. Миңа кирәк әйбер булмагач, нәрсәгә ул кибет тулы маллар. Казанда кыйбат, монда арзан түгел микән, дип алып килмәгән идем. Чалбар белән Чабаксар футболкасы киеп коенам. Гөнаһы аларга булсын, мөселман иле бит бу.

Минем эшләр җайланганнан җайлана. Отельдә урыс телле хезмәткәрләр ялга китү сәбәпле, миңа гидка түләүсез шалтырату мөмкинлеген бирделәр. Сүз әйтә алмый башласам, Миланың телефонын гына күрсәтәм. Шундук шалтыратып аңлашабыз. Диңгезгә китәр алдыннан документ һәм акчаларымны сейфка тапшырганда да шулай булды. Үзләренә кунакка килүчеләрнең көен көйли беләләр. Диңгезгә алып бару өчен автобус та бушлай.

Я, Раббым! Нинди гүзәллек! Күңел кинәнә! Бу бит илаһи сәнгать әсәре! Ике көнемне диңгез күрми әрәм иткәнмен! Нәрсәгә кирәк иде ул базар? Кибет? Юк, син базар кешесе түгел, Разия. Коену костюмы булмаса нәрсә булган? Әнә, кем нәрсә белән тели шулай коена. Мөслимәләр күлмәк белән дә кереп китәләр. Иң мөһиме, үз җаның тыныч булсын, башкалар кебек булам дип, аптырап йөреп ни файда?

Диңгезгә керәм. Мондый гүзәллекне бары Аллаһ кына тудыра ала. Аллаһ булдырган матурлыкны күчереп ясыйбыз да Сөбханаллаһ!- дип әйтергә дә онытып, мактанып масаябыз.

Шишкинның “Арыш” картинасын караганда минем колакта чикерткә җыры черли. Лотфулла Фәттахның “Эңгер-меңгер” рәсемендә сүрәтләнгән кышка соклаганда тынлык чыңлый. Ә диңгез сүрәтләнгән картиналарны караганда бернәрсә дә ишетелми. Чөнки мин аны сабый чактан күрмәдем һәм тоймадым. Ә арыш басуыннан су коенырга төшүләр, карлы кышта басуга чаңгыда чыгулар күңелгә үз эзен салган.

Тукаебызның матур бер сүзе бар, цитата итеп китерә алмыйм, мәгънәсе болайрак. Сабый чакта матур әйберләр күреп үскән баланың күңеле матур булыр. Рәссамнар тудырган диңгезне тулысынча тоймасам да илаһи сәнгатькә мин мөкиббән.


Диңгез кочагында рәхәтлектән авыз үзеннән-үзе ерыла. Суында бөтерелә башлыйм. Гаҗәеп манзара! Пальмалар, ап-ак ком, ап-ак кояш, яктылык - күз дә ачып булмый. Шушы манзарага Дубайның иң биек бинасы кушыла. Ул Дубайның кай төшенә генә барсаң да күренә. Бөеклеккә омтылумы бу биеклек? Шәхсән мин мәчет архитектурасы образындагы биеклектән бөеклеккә (Аллаһка) омтылу күрәм. Ә бу биеклек үзләренең кемлеген күрсәтү өченме? Кешеләрне шаккаттыру өченме? Әллә Аллаһка якынаюмы?

Кайсы халык әйткәндер, анысы күңел сандыгымның төбенә үк төшкән, ул халык кеше күңелен өч нәрсә иркәли: янып торган утка карап тору, диңгез дулкынына карау... Өченчесе шулай ук хәтер сандыгында югалган. Югалса югалган инде, ә диңгез дулкыны хакында хак әйткәннәр.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн

XS
SM
MD
LG