Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы җир тетрәүләрдә 227 кеше һәлак булган

Иран шимбә көнге ике җир тетрәүдә 227 кешенең һәлак булуын, 1380-ләп кешенең яралануын белдерә. Баштарак эчке эшләр министрлыгы 250 кешенең үлүен, ике меңнән артык кешенең яралануын хәбәр иткән иде. Эчке эшләр министры Мостафа Мөхәммәд Наҗар журналистларга эзләү-коткару эшләренең тәмамланганлыгын һәм хәзер төп көчләрнең исәннәрне азык-төлек һәм тору урыннары белән тәэмин итүгә юнәлтелүен белдерде.

XS
SM
MD
LG