Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрбил "Дубаи" булырмы?


Көрд төбәге башкаласы Әрбилдә иң биек манаралар янында хәзер берәм-берәм, ләкин тиз арада яңа зур биналар калкып чыга башлады. Яңа сәүдә үзәкләре, заманча кунакханәләр һәм торак йортлары. Хәзер сәүдәгәрләрдән алып сәясәтчеләргә кадәр бу төбәкне Дубаига тиңләүчеләр саны арта. Нефтькә бай төбәкне сәүдә һәм туризм үзәгенә әйләндерү тырышлыклары дәвам итә.

Гыйрактагы Көрд төбәге халкы , заманында Саддам золымына дучар булды. 80нче елларда Саддам хакимияте үз химик коралларын көрд халкында сынады.

Көрд төбәге дөнья матбугатында бер-берсе өстенә өелгән кеше мәетләре һәм бу химик-фаҗигадан чит илләргә качкан чарасыз халкы белән күпләр хәтеренә сеңеп калды.

Вакыт узу белән Саддам хакимияте җимерелде, Гыйракта сугыш башланды. Диктаторлыктан демократиягә күчеш чоры авыр булды. Төбәкләргә күбрәк ирек бирелде. Көрдләр үз төбәгенә үзе хуҗа була башлады.

Фәкыйрь төбәктәге күренеш хәзер башкача

Төркия чиген узып Көрд төбәгенә кергәндә, заманындагы таш һәм куркыныч юлларда хәзер яңа BMW, тойота машиналар җилдерә. Таулы таш юллар яңа асфальт юлларга алышкан. Төбәккә кергәндә үк беренче очраган Силопи шәһәрендә яңа төзелгән биек биналар каршы ала.

Бу тәрәккыят халыкка да яраган, 1980 елда Саддамның көрд халкына каршы ясаган геноцидыннан кача алган кешеләр төрле илләргә сыенган иде. Америка, Германия кебек илләргә урнашкан көрдләр өчен хәзер ватаннарына кайтыр чак җитте. Илләренә кайткан көрдләр бу төбәкнең метрополитан мәдәниятен баета.

Әрбилнең бай мәхәлләләрендә кытай, итальян һәм алман ашханәләре ачыла башлаган.

Сөләймания урамнарында кызлар итәкләрен бераз кыскарткан, кайберләре яулык бәйләми.

Бераз төньяктарак университет урнашкан Дуһокта, яшьләр зур уен аланнарында хоккей һәм теннис уеннары уздыра. Барселонаның Реал Мадрид такымын җиңүе, яшьләр арасында зур бәйрәм буларак кабул ителде. Урамнарда фанатлар үз такымын яклап бәйрәм итә.

Дубаи ысулы

Дубаидагы сыман, шәһәр архитекторлары буш сахраларны "хыяллар" шәһәренә әйләндерергә омтыла. Яңа биек биналар, мәктәп, мәчетләр... Бөтен җирне яңа төзелеш шаукымы басып алган.

Дубаи ысулыннан файдаланып,көрд төбәге хакимияте дә, нефтьтән килгән акча белән төбәктә туризмны җәелдерү максатын куя. Хакимият үзендәге нефть һәм аннан килгән акчаны төбәкне үстерүгә һәм халык файдасына кулланырга тели.

Туризм министрлыгы 5 еллык яңа план булдырган. Бу вакыт эчендә туризмны ныгыту өчен кирәкле юллар, уңайлы һава аланы һәм затлы кунакханәләр төзеләчәк.

Әрбил кирмәне Юнеско исемлегенә кертелгән һәм аны яңарту эше өчен миллион доллар акча бүленде. Ул гына да түгел хәзер төбәкнең читтәге Хаҗ Омаран тавында чана шуучылар өчен ял итү урыны төзелә.

Ләкин Дубаины үрнәк итеп алганда Әрбил былтыр Дубаида булган кризистан да сабак алганмы? Әле бу турыда әйтергә иртәрәк, төзелеш яңа башланган.

Иминлек мәсьәләсе

Ләкин бу төбәкне бәйсез һәм үзенә миллион долларлык инвестицияләрне җәлеп итә алган Дубаи белән чагыштырырга әле иртәрәктер.

Әйе, Дубаидагы кебек нефть монда да бар. Ләкин бу төбәкне икътисади кризистан күбрәк иминлек мәсьәләсе борчый.

Чөнки Әрбил икътисадны ныгытырга тырышканда һәм яңа төзелешләр белән мавыкканда, Гыйракның башка төбәкләрендә сугыш әле дә дәвам итә. Еш кына гыйсьянчы һөҗүмгә дучар булган Кәркүк һәм Мусул төбәкләре Әрбилдән бик ерак түгел.

Көрд төбәгендә пәшмәргә һәм полиция ярдәмендә иминлек башка төбәкләргә караганда яхшырак саклана. Бөтен җирдә иминлек көчләре урнашкан, төбәккә кереш чыгышлар бик каты тикшерелә. Хәтта көньяктан килгән гыйраклы гарәпләрнең төбәккә керүе дә бик читен. Әгәр дә төбәккә керә икән, алар гел контроль астында.

Ришвәтчелек чәчәк ата

Иминлек һәм икътисади куркынычтан кала, төбәк өчен тагын бер куркыныч бар - илдә арткан ришвәтчелек. Халык ачыктан-ачык хакимиятнең коррупция кылуына шикаять белдерә. Дәүләтчелек әле урнаша алмаган төбәктә халык сәясәтне аңламаган "кыргый" кешеләрнең хакимиятне үз кулына алуына зарлана.

Инвестиция җәлеп итәр өчен исә шартлар әзер түгел. Киләчәктә Дубаи булырга хыялланган көрд төбәгендә чит ил кешеләре үз эшен хәл итүе мөмкин түгел. Моның өчен таныш кеше һәм түрәләрдән "рөхсәт" кирәк. Ике зур гаширәт әгъзалары карамагындагы ике партиянең берсенең фатихасы кирәк. Бу партияләргә әгъза булмаган яисә бу партияне тәнкыйтьләгән кешеләргә эш табу мөмкинчелеге чикләнгән.

Инвистециялар әз

Көрд төбәген Дубаи мисалында баету өчен яңа инвестициялар булдыру шарт. Моның өчен бюрократик киртә зур мәсьәлә түгел. Сүз әйләнеп янә иминлек мәсьәләсенә килеп җитә, Гыйракта гомумән алганда тотрыклыкның урнашмавы, инвесторларны куркыта. Белгечләр исә Гыйракның яңа милләтара низагка әзер булуы турында кисәтә. Әгәр Гыйракта милләтара низаг кабынса, бу төбәкне кабат авыр хәлдә калдырачак. Иминлекнең гарантиясе булмыйча, чит ил инвесторлары бу төбәккә керергә тартына.

Әлеге вакытта кешеләр бу төбәккә керергә курка икән, туризм турында хыялланырга авыр. Иминлек мәсьәләсен үзәк хакимияттән чикләшеп үз башына хәл итү көрд төбәге өчен авыр булачак.

Сүздә юк көрд төбәге кыска вакыт эчендә зур тәрәккыят кичерде. Ләкин алда әле эшлисе күп әйбер бар. Илне җитәкләгән хакимият коррупциядән арынырга мәҗбүр. Әгәр Дубаига якынаю хыялы бар икән хакимият инвесторларның игътибарын җәлеп итү өчен кирәкле чараларны күрергә тиеш.

Әгәр Көрд төбәге рәсмиләре бу бурычларын үти алса, гасырлар буена авыр хәлдә яшәгән бер халык үз көчен дөньяга күрсәтә алачак. Моның өчен мөмкинчелек бар. Дубаи кебек Әрбил дә үз җир асты байлыгына үзе хуҗа булып, халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә дөньяга үрнәк була алачак.
XS
SM
MD
LG