Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Финляндия татарларында кунакта булды


“Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер(с), Финляндия татарлары имамы Рамил Биляев һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган
“Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер(с), Финляндия татарлары имамы Рамил Биляев һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган

Чәршәмбе Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Һелсинкида Финляндия татарлары белән очрашты.

Эрдоган Финляндиягә рәсми сәфәре барышында ил президенты, премьер-министры, тышкы эшләр министры белән очрашуыннан тыш, Финляндия татарларының мәхәлләсен дә зиярәт итте. Ике ел элек милләттәшләребез янына Төркия президенты Абдуллаһ Гүл булып киткән иде.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер мәхәлләнең бәйрәм залында үткән әлеге очрашуда 70ләп милләттәшебез катнашканын әйтте.

“Бу бик кинәт булды. Чөнки премьер-министрның сәфәр программасы берничә тапкыр үзгәртелде. Әмма очрашудан ул да, без дә бик канәгать калдык. Һәр чәршәмбе көнне безнең олы яшьтәге әгъзаларыбызның утырышы була. Һәм ул шушы чарага туры килде. Күпчелеге олы яшьтәге вәкилләр иде һәм билгеле бу мәҗлестә безнең шәрәфле рәис һәм әгъзаларыбыз, мәдәни һәм спорт оешмаларабызның рәисләре катнашты”, ди ул.


Эрдоган татарларның туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калып шул ук вакытта Финляндия җәмгыятенә интеграцияләнүенә соклану белдергән. Окан Дахер исә моңа ирешү юллары, ил конституциясе һәм кануннарына таянып, милли асылларын сакларга мөмкинлекләр тудырылу хакында сөйләгән.

“Бу үзенә күрә тарихи бер очрашу булды, чөнки аның безгә кунакта килүе нәкъ бәйрәм елына туры килде. Быел мәхәлләбезнең рәсми корылуына 85 ел тулды. Һәм шулай ук Һелсинкида булган мәхәллә йортыбызның әзер булуына декабрьдә 50 ел була. Моннан тыш мәдәни оешмабызның корылуына 75 ел, ә "Йолдыз" спорт клубына 65 елны бәйрәм иттек. Бу хакта да Төркия кунакларына сөйләдем”, ди Дахер.

Финляндия татар мәхәлләсе белән Төркия арасындагы элемтәләр 1926 елдан бирле дәвам итеп килсә дә, рәсми рәвештә Эрдоган Финляндия татарлары белән беренче тапкыр очрашты. Һәм киләчәктә ул бу элемтәләрнең дәвам итүен теләгән.

“Аның өчен дә бу зур вакыйга иде. Чөнки төрки халыклардан булган кечкенә татар җәмгыятебез белән танышты. Үзе дә безне Төркиягә чакырып калды”, ди Дахер.
XS
SM
MD
LG