Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

"Зур 20лек" җыены кысаларында АКШ президенты Обама белән Төркия премьеры арасында булган очрашуда ракета саклану калканы мәсьәләсе көн тәртибендә иде.

Бу атнада Сеулда узган "Зур 20лек" саммиты кысаларында Төркия премьеры Тайип Эрдоган белән АКШ президенты Барак Обама очрашты.

Ике ил җитәкчеләренең очрашуы вакытында ракета саклану калканы системасы көн үзәк тема булып торды. Бу хакта журналистлар сорауларына җавап биргән Төркия премьеры Эрдоган НАТО иле буларак башкарылачак һәрбер уртак адымның НАТО таләпләре кысаларында булачагын әйтте.

Ләкин Төркия бу мәсьәләдә дикъкатьле хәрәкәт итәргә тели. Төркия рәсмиләре Төркиядә төзергә планлаштырылган саклану системы турында соңгы сүзен әле әйтмәде. Төркия НАТО һәм Көнбатышка янаган илләрнең исемлеген ачык итеп атауга каршы тора.

Икенче мәсьәлә – бу калканның кайда урнаштырылу мәсьәләсе. Ягъни мондый систем булдырылган очракта, ул бары тик бер төбәккә генә юнәлдерелергә тиеш түгел. Төркия рәсмиләре бу калканның бөтен Төркияне янаулардан саклый алачак көчтә булуын шарт итеп куя.

Эрдоган әйтүенчә, калкан белән идарә итү механизмы турында да Төркиянең үз таләпләре бар. Аның әйтүенә караганда, АКШ бу таләпләргә әлегә уңай карый. Бу мәсьәлә Лиссабонда булачак НАТО очрашуында киңрәк каралачак.

Эрдоган калкан мәсьәләсендә соңгы карар әлегә бирелмәде дип әйтте.

Гүл Британиядә "Ел кешесе" булды

Төркия президенты Абдулла Гүл Британиядәге Chatham Housе фикер оешмасының "Ел кешесе" исеменә лаек табылды.

Лондондагы махсус тантанада Төркия президенты Абдулла Гүлгә бүләкне Британия патшабикәсе Элизабет II тәкъдим итте. Гүл бу бүләкне патшабикә кулыннан алган икенче дәүләт рәсмие булды. 2005 елда бу бүләк беренче тапкыр Украина президенты Виктор Ющенкога бирелгән иде.

"Патшалыкның халыкара мөнәсәбәтләр институты" дип тә аталган Chatham Housе Гүлнең халыкара аренада башкарган төрле уңышларын искә ала. Гүл бу бүләккә Гыйракта төрле катлам һәм төркем кешеләрен бергә җыя алган өчен, Пакстан-Әфганстан мөнәсәбәтләре һәм Якын көнчыгыш тынычлык процессына керткән өлеше, Африка белән башланган яңа мөнәсәбәтләр һәм Төркия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен җайлау тырышлыклары өчен лаек табылган.

Патшабикә 2008 елда Төркиягә булган рәсми сәфәре вакытында Төркия президентының зур кунакчыллыгын рәхмәт белән искә алуын әйтте.

Бүләкне төрек халкы исеменнән кабул итүен әйткән Гүл, бу бүләк төрле эчке һәм тышкы проблемнарга карамастан, Төркиянең соңгы елларда күрсәткән тәрәккыятен дә раслый, дип әйтте.

Британиянең элекке премьеры һәм Chatham House башлыгы John Major Гүлнең Британия белән Төркия арасындагы дуслыкка һәм Европа Берлегенә әгъзалык процессына керткән хезмәтләрен телгә алды. Major Төркиянең Европа Берлегендә әгъзалыгының Берлеккә һәм Төркиягә файдага булачагын әйтте.

"Дөньяда көч тигезлеге көнчыгышка таба авыша"

Лондонда BBC, Bloomberg TV, Financial Times һәм The Economist кебек мәгълүмат чараларына әңгәмә биргән Абдулла Гүл, Төркиянең Европа Берлеге әгъзалыгы алдында киртә булып торган илләрне тәнкыйтьләде.

Халыкара тигезлекнең әкренләп көнбатышка таба авышуын әйткән Гүл, Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытайдан торган BRIC дип аталган төркемгә Төркиянең дә кушыла алачагын белдерде. Гүл, тиздән BRIC турында сөйли башласак, бу шаккаткыч әйбер булмаячак, диде.

XS
SM
MD
LG