Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә сәяси котып үзгәрәме?


Төркиядә соңгы 10 елдa, төрле каршылыклы вакыйгалар белән тотрыклыкны бозуда гаепләнүче "Әргәнәкон" сәяси төркеме, мәхкәмә алдында хисап тота.

Төркиядә соңгы елларда, һәрбер сәяси вакыйгада ике сәяси котып еш телгә алына иде. Исламчы тамырлары булган АК партиясе хөкүмәте һәм дәүләтнең дөньяви үзенчәлеген саклап калу юлында бу партия белән көрәшкән секулярлар. Бу ике котып арасында демократия сүзе дә еш яңгырады. Һәм хәзер Төркиядә демократия алдында зур вазифа тора - Әргәнәкон дәгъвасы.

АК партияны исламлашуда гаепләп аны ябу белән янаулар ешайган вакытта, мәгълүмат чараларында әлеге төркем, аның әгъзалары һәм аларның кылган эшләре бер-бер артлы фаш ителә башлады. Шуңа АКПне ябуда теләкләренә ирешә алмаган илнең секуләр тарафы бу мәхкәмә эшен - хөкүмәтнең үч алу омтылышы буларак атый.

Икенче яктан хөкүмәтне һәм илнең демократик үзенчәлекне яклаган халык исә, дөняви дәүләт тарафдарларының сәяси көчне үз кулына алу максатында кылынган серле һәм мәкерле гамәлләрне мәхкәмә аша яктыртылачак дигән өметтә кала.

Әргәнәкон төркемендә илнең югары катламындагы адвокатлардан алып, элекке хәрби башлыклар, сәясәтчеләр һәм журналистларга кадәр, төрле вазифадагы кешеләр бар.

2.500 сәхифәдән торган гаепләү досьесы каралачак мәхкәмә эше, илдәге мәгълүмат чараларыннан кала чит ил журналистларында да кызыксыну тудыра.

Газеталар хәбәренә караганда әлеге досьеларда, төркемнең кара исемлегенә кергән һәм үтерелергә тиешле кешеләр арасында бик танылган кешеләрнең дә булуы игътибарны җәлеп итә.

Алар арасында хөкүмәт башлыгы Таййеп Әрдоган, элекке харби башлык Яшар Бүйүканыт, нобел тынычлык бүләге иясе язучы Орһан Памук һәм көрд сәясәтче Осман Байдәмер телгә алынган.

Ләкин Төркиянең Билкент Университетында Тышкы сәяси белемнәр бүлеге башлыгы Сәйфи Ташан, мондый имеш-мимешләр турында сөйләгәндә сак булырга киңәш итә:

"Мәгълүмат чаралары бу мәхкәмә эшен яктыртканда ашыга, вакыйганың асылын һәм тарихын тикшереп тормыйлар. Ләкин хәзер бу алар өчен мәсьәлә түгел. Тема актуаль һәм аларга ничектә булса хәбәрне язып, газетаны кызу чакта сатырга кирәк, шуңа анда күпертүләрне туктатып булмый", ди ул.

Үтә дәүләтче идән асты Әргенакон төркеме хәзер мәхкәмә алдында, "хакимиятне үз кулына алу өчен кылган төрле җинаять һәм көч куллану очраклары" өчен җәвап тотачак.

23 октябрь көнне башланачак мәхкәмә эше, бер ай дәвам итәр дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG