Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм К.Кореяга каршы кибер сугыш


АКШ һәм Көньяк Кореяда мөһим дәүләт сәхифәләренә булган һөҗүмнәрдән соң хакимиятләр иминлек мәсьәләсенә игътибарны арттыра.

Белгечләр кибернетик һөҗүмнәр аркасында Пхеньян хакимияте булуын алга сөрә.

ДоС һөҗүме дип аталган соңгы һөҗүмнәр атна ахырында АКШтагы 14 мөһим интернет сәхифәсенә юнәлдерелгән булган. Алар арасында Ак Йорт һәм Дәүләт департаменты кебек мөһим рәсми сәхифәләр дә бар.

АКШтагы охшаш һөҗүмнәр шулай ук Көньяк Кореяда да дәвам итә. 7 июльдә илнең төп мөһим веб сәхифәләренә һөҗүмнәр булды.

Көньяк Корея милли күзләү идарәсе һөҗүмнәренең Төньяк Корея, яисә аңа якын төркемнәр тарафыннан оештырылуын алга сөрә.

Электрон сугышка ишарә

Һөҗүмнән соң әллә ни зур зыян табылмады. Сәхифәләрнең иминлегенә яисә ил челтәренә зур зыян килмәгән. Ләкин белгечләр һөҗүмнәрнең Пхеньянның электрон сугышка әзерләнүенә бер ишарә була алачагы турында кисәтә.

Көньяк Корея премьеры урынбасары Кон Та-Шин бүген Сэульда мәгълүмат чаралары алдында ясаган чыгышында, хөкүмәтнең алга таба ихтимал һөҗүмнәргә каршы әзерлек мәсьәләсе уңаеннан гадәттән тыш җыен уздыруын әйтте.

АКШ хакимияте соңгы һөҗүмнәрне "ботнет" һөҗүме булуын ачыклады. Мәгълүм булганча, дәүләт сәхифәләрен һәдәф итеп алган бу төр һөҗүмнәр моннан элек Эстония һәм Грузиядә дә күрелгән иде. Бу һөҗүмнәрнең әлеге ике ил белән вакытлыча низагка кергән "Кремлин" яисә аның тарафдарлары тарафыннан оештырылуы алга сөрелгән иде. Ләкин тикшеренүләр бу хакта әле дә төгәл дәлил таба алмый.

Оештыручыны табу кыен

Нью-Йоркта урнашкан ачык җәмәгатьчелек институты электрон һөҗүмнәр белгече Евгений Морозов, хакимияткә каршы оештырылган "ботнет һөҗүмнәренең" кем тарафыннан оештырылуын ачыклау бик катлаулы, дип белдерә:

"Ботнет һөҗүме вирустан барлыкка килә һәм ул башка санакларга кулланучы сизмәстән эләгә ала. Вирус эләккән санаклар бертуктаусыз һәдәф күрсәтелгән сайтка юнәлдерелә. Вирус аша ботнетка кергән һәрбер санак, мисал өчен 10 миллион санак бер ук вакытта бер сәхифәгә сигналлар җибәрә башлый һәм һәдәф сервер туктап кала", ди ул.

Шикләнүгә сәбәп

Төньяк Корея соңгы дистә елдан бирле электрон сугыш технологиясенә игътибарны арттыра. Төньяк Кореяның мондый һөҗүмнәрне оештыра алырлык техник мөмкинлеге бар дип әйтә белгечләр.

Шул уңайдан әлеге һөҗүмнәрнең дәүләт тарафыннан оештырылуы турында фаразлар көчлерәк.

Чөнки Көньяк Кореягә һөҗүм булган көн Төньяк Кореяның элекке башлыгы Ким ил Суңның улүенә 15 ел тулган көнгә туры килә.
XS
SM
MD
LG