Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Европа берлеге илләре җитәкчеләре бүген Брюссельдә Русия белән мөнәбәтләрне яңа баштан карап чыгу максадында бергә җыелды.

Бүгенге җыенның асыл максаты, берлекнең Русиягә карата уртак карашын билгеләү иде. Ләкин саммитта нинди нәтиҗәгә киләчәге җыелыш алдыннан ук Берлек илләре җитәкчеләренең ясаган чыгышларыннан чагыла башлады.

Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы баш вәкиле Һавьер Солана бүген җыелыш алдынан ясаган чыгышында:

"Бүгенге җыелышның көн тәртибендә чикләүләр булмаячак. Бүген без Русия белән булган мөнәсәбәтләрне яңадан карап чыгу турында уртак килешүгә ирешә алырбыз дип уйлыйм. Мәгълүм булганча, берлек июль аенда яңа уртаклык һәм хезмәттәшлек килешүен башлап җибәргән иде, хәзер бу мәсьәләне яңадан карап чыгарга кирәк."

Солана белдерүенчә, бу эш Европа Берлеге - Русия арасында һәр алты айда саен бер була торган җыен алдыннан, ягъни беренчесе 14 ноябрда Франциядә булачак сөйләшүләр алдынаннан нәтиҗәләндерелергә тиеш.


Солана, шулай ук Франция президенты алга сөргән атышларны туктату килешүенең үтәлешен күзәтү өчен, Берлекнең төбәккә хәрби һәм полиция хезмәткәрләреннән торган өстәмә күзләү көче җибәрәчәген белдерде. Ләкин күзләү көчләре Көньяк Осетия, яисә Абхазиягә түгел, ә Грузия чикләренә җибәреләчәк.

Русия белән икътисад өкәсендә көчле бәйләнеше булган, Германия, Франция һәм Италия кебек илләр исә Русия белән яңа каршылык чоры башламасын өчен Грузия низагында ашыгыч чаралар күрергә теләми. Алар күбрәк Мәскәү белән яңадан сөйләшеп киңәшләшүне яклый. Шул уңайдан җыенда катнашкан Франция президенты Саркози, җыенда низагка каршы күреләчәк гамәлләрне тәкъдим итәчәген, шул такъдимнәрдән берсе буларак үзе башлаган җибәргән тынычылык сөйләшүләрен дәвам иттерү максатында Мәскәү һәм Тифлискә яңадан сәфәр кылачагын белдерә.

Ләкин Британия Көнчыгыш Европа илләре белан бер карашта. Британия Русиягә каты тәнкыйть ташлап, берлекнең Русиягә җитди юллама җибәрүен сорый.

Британия премьеры Гордон Браун
Британия премьеры Гордон Браун кичә “Тһе Оbserver” газетасына бергән әңгәмәсендә Берлек Русия белән булган мөнәсәбәтен "баштан аяк" яңадан карап чыгарга тиеш. Моннан кала Мәскәүнең НАТО һәм зур сигезлек белән булган мөнәсәбәтләрендә үлчәп, кирәк икән зур сигезлектән Русияне чыгару мәсьәләсе каралырга тиеш, дип белдерде.

Европа Берлеге илләре арасында низагка каршы нинди чаралар күреләчәге турында төрле фикерләр яңгыраганда, бу бәхәскә Мәскәү ягы да үз белдерүе белән кушылды.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу турыда Грузия президенты Саакашвилине яклауны туктатып, Европаны үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга чакырды.


"Әгәр АКШ һәм аңа беректәш илләр үз мәнфәгатьләрен һәм Грузия халкы мәнфәгатьләрен түгел дә, Саакашвиле режимын яклауны дәвам иттерә икән бу тарихта зур бер хата булып калачак".

Шул ук вакытта Грузиядә илнең башкала һәм шәһәрләрендә меңләгән халык урам җыеннары уздыра. Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Григолл Вашадзе, мәгълүмат чараларына бу күренешне, халык Европа Берлегенең Русиягә каршы тиешле чаралар күрүенә өмет багълый дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG