Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 апрель 2017, Казан вакыты 20:08

Австрия һәм Швейцариядә барган Европа футбол беренчелегендә якшәмбедә Төркия 3:2 исәбе белән Чехия җыелмасын җиңеп, ¼-финалга чыкты.

Якшәмбедә Женева футбол кырында үткән Төркия-Чехия уены, өстән яңгыр коеп торуга карамастан, моңа кадәр Евро-2008 бәйгесендә уйналган иң “кайнар” уен булды.

Беренче ике тупны чехлар кертте: Коллер (34’), Плашил (62’). Әммә төрек футболчылары 2:0 исәбе белән җиңелеп баруга карамастан, соңгы минутка кадәр көрәште. Башта Туран (75’) аннары Төркия җыелмасы капитаны Нихат Каһвәҗе (87’, 89’) керткән ике туп нәтиҗәсендә Төркия җиңүне “каерып” алды һәм чирек-финалга үтте.

20 июнь җомга көнне Төркия Венада ¼-финал уенында Хорватия белән очраша.

XS
SM
MD
LG