Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврозона язмышы Брюссельдә карала


Брюссельдә очрашкан Европа Берлеге җитәкчеләре еврозонадагы икътисади кризискa чишелеш табу юлларын эзли.

Греция һәм Ирландия икътисадын коткару өчен миллиард евролык ярдәм пакеты тәэмин иткән Европа илләре җитәкчеләре, охшаш вазгыять яңадан кабатланган очракта ярдәмне планлы итеп башкару мәсьәләсен сөйләшү өчен Брюссельдә очрашты.

Европа Берлеге җитәкчеләрен еврозонада туачак яңа кризис ихтималы борчый. Португалия белән Испания дә охшаш ярдәмгә мохтаҗ калырга мөмкин.

Европа илләрдә бурычларның артуы белән базар икътисадында барлыкка килгән киеренкелек уртак акча берәмлеге евроның язмышын куркыныч астына сала.

Берлек илләре рәсмиләре Греция һәм артабан Ирландиядәге кризис белән көрәш тәҗрибәсен бергә җыеп, киләчәктә коткару ярдәменең системалы рәвештә башкару юлларын эзли.

Система булдыру өчен исә Берлек кануннарына бераз үзгәреш кертү кирәк булачак. Җитәкчеләр бу саммит вакытында үзгәртү планы өчен тавыш бирер дип көтелә. Ләкин мондый бер системаның гамәлгә ашуы берничә елга сузылыр дип көтелә. Шулай да бу киләчәк өчен мөһим адым булып тора.

"Бер Европа иле дә ялгыз калмаячак"


Яңа үзгәрештә ярдәм элеккечә 750 миллиард евро буларак калачак. Кайбер илләр бу күләмне арттырырга тәкъдим итсә дә, Европа проектларына иң зур өлешне керткән Германия бу тәкъдимгә каршы.

Шулай да Германия канцлеры Ангела Меркель, икътисади бөлгенлеккә төшкән бернинди Европа иленең дә үзе генә ярдәмсез калмаячагын әйтте.

Меркель, "Европада бернинди ил кризис вакытында үз башына, бер ялгызы калмаячак. Европаны бергә хезмәттәшлек дәвам иттерәчәк" диде.

"Киләчәк өчен мөһим карар"

Икътисад белгечләр фикеренчә, Европа җитәкчеләренең проблеманы алга карап хәл итәргә тырышуы уңай күренеш.

ING банкта икътисад белгече Карстен Брезск сүзен болай дәвам итә, "Хәзергә кадәр гадәттә барлыкка килгән проблемаларны рәсмиләр бер очрашудан икенчесенә калдырып ахырда вакытлыча берәр чишелеш табалар һәм моның яхшы булачагына өметләнәләр иде. Ә хәзер Европа җитәкчеләре бергә утырып киләчәк өчен план ясый икән, бу яхшы күренеш. Әгәр бу җыен уңышлы тәмамланса, Европа сәясәттәге ышанычны яңадан торгыза ала" ди.

Протестлар арта

Шул ук вакытта Европа илләре хөкүмәтләре күргән "каеш кысу" сәясәтенә халыкның төрле катламы арасында каршылык арта бара.

Мисал өчен Британиядә студентлар университет бәяләренең арттырылуна һәм стипендиянең киметелүенә бер айдан артык протест белдерә. Студентлар белән полиция арасында бәрелешләр булды.

Грециядә башланган эш туктату очракларына яңалары өстәлә. Кичә йөз меңләгән эшче урамнарга чыкты. Бу протестлар сәбәпле илдә транспорт хезмәтләре туктап калды.
XS
SM
MD
LG