Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем кайсы ил өчен җырлый?


Дөньяның күзе 16 майда Мәскәүдә узачак Евровидение бәйгеләренә төбәлгәндә, быелгы бәйгедә җанатарларны бер үзәнчелек көтә. Илләр сәхнәгә үз җырчыларын түгел, читтән килгән артистларны чыгара.

Евровидение бәйгеләрендә быел Русия өчен украин, Исландия өчен данияле, Израиль өчен фәләстинле һәм Азәрбайҗан өчен иранлы җырчы вәкиллек итәчәк.

Әлеге күренеш, ярышта катнашкан илләрнең бәйгедә җиңу хакына - җирле талантлардан баш тартуын күрсәтәме дигән сорау тудыра.

Соңгы елларда Евровизион бәйгесенә карата төрле бәхәсләр яңгырады. Элек җырчыларның кайсы телдә җырлавы, җиңүченең смс тавыш аша сайлануы, стиль-зәвыкъ мәсьәләләре турында бәхәсләр телгә алынса, быел бәйгедә катнашучыларның кайсы ил өчен күрәшүе бәхәс тудыра. Чөнки кайсысына карама, һәрбер илне башка бер милләт кешесе тәкъдим итә диярлек.

Теләге Иранга вәкиллек итү булган...


Азәрбайҗанны быел бер сүз азәричә белмәгән, иранлы җырчы Араш вәкиллек итә. Швециядә яшәгән Араш күп телләрдә җырлап, Европа хитларында шактый вакыт югары бәяләнгән артист. Ул быел Азәрбайҗаннан Айсәл белән инглиз теледә дуэт башкара.

Азәрбайҗан рәсмиләре быелгы Евровидение бәйгесендә Азәрбайҗанга вәкиллек итсен өчен аңа шактый акча түләде. Ләкин Арашны тагын да кызыксындырган әйбер бәйгедә Азәрбайҗан белән бергә Иранга да вәкиллек итү мөмкинчелеге:

Араш, "Бу бәйгегә катнашу өчен вәкиллек иткән илнең үз ватандашы булуы шарт түгел. Шул исәптән минем иранлы булуымны һәркем белә. Ләкин мин Иранга якын ил - Азәрбайҗан өчен вәкиллек итәчәкмен. Дөресен әйткәндә минем хыялым Иран өчен вәкиллек итү иде. Ләкин әлегә моның өчен кызганычкы мөмкинлек юк", ди.

Үз илендә сайлана алмагач...

Икенче бер артист “Мама” җыры белән Русиягә вәкиллек иткән Анастасиа Приходько. Аның Евровидение маҗарасы исә шактый үзәнчелекле.

Приходько Украина өчен бәйгегә катнашырга бик теләсә дә, ул сайланмый. Ул бу турыда үз канәгатьсезлеген белдереп, хәттә ил президенты Юшченкога хат язып җибәрә.

Һәм Мәскәүгә юл тота...

Евроведения җанатарлары 22 яшьлек, Киевдә туган ярым украин, ярым урыс булган Анастасия җырларын үз итә. Ләкин эш җырчылар да гына түгел. Русия үрнәгендә Анастасия башкарган «Мама» җыры алар арасында чыгарма. Аның сүзләрен эстон, ә көен грузин язган.

Максаты һәм нәтиҗәсе

Икиенче дөнья сугышыннан соң Европа илләрен ТВ һәм һәм мәдәният аша бергә җыю максатында 1950 елларда оешкан бәйгедә, хәзер Европадан булмаган илләрдә катнаша. Максат - сәясәткә кагылмыйча музыка һәм сәнгать белән ял итү иде. Ләкин аның бу максатлары әле сакланамы?

Бәлкем шулайдыр, Приходько аны елның иң зур музыка бәйрәме дип санный. Ләкин ул анда сәясәт катнашуын да инкарь итми.
XS
SM
MD
LG