Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Дәрдмәндне искә алды


Ветераннарның берсе Осман Абдраһим Ариф Рәми турында сөйли
Ветераннарның берсе Осман Абдраһим Ариф Рәми турында сөйли

Финляндия татар мәдәнияте оешмасы Дәрдмәнд кичәсен уздырган. Алар татар милләте үсешенә өлеш керткән язучылар белән күбрәк таныштырмакчы.

Оешманың җитәкчесе урынбасары Фазилә Насретдин сүзләренчә, чараның нәкъ Дәрдмәндкә багышлануы юкка түгел.

“Бу шагыйрьнең 150 еллыгы уңаеннан оештырылды. Шулай ук аның улы Ариф Рәми дә Финляндиядә яшәп татарларга төрек телен, яңалиф, латин әлифбасын өйрәткән иде. Бик яхшы укытучы иде”, ди ул.

Бәйрәмгә 140-лап кеше килгән. Финляндия татарларыннан тыш, Төркия, Америка, Казаннан кунаклар булган.

“Мин аларны Дәрдмәннең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдым, шигырьләре турында сөйләдем. Дәрдмәнд турында слайд-шоу да әзерләгән идек”, ди кичәнең программасын төзегән Насретдин.

Оешманың башкарма хезмәткәрләре слайд шоу барышы дәверендә сәхнәдән Дәрдмәнднең шигырьләрен сөйләгән.

“Шигырьләрендә хатын-кыз матурлыгы, төрле телләр өйрәнүгә үгет-нәсыйхәт, замана авырлыклары, үзе турындагы уйланулар чагылган иде”, ди Фазилә ханым.

Рушан Насретдин "Бәллү" җырын җырлый. Гитарада Раиф Хәйрулла уйный.

Кичәдә шулай Дәрдмәнд шигырьләренә язылган җырлар да яңгыраган. “Кораб” җырын Раиф Низаметдин, “Бәллү” җырын Рушан Насретдин башкарган.

“Әлеге җырлар күпләргә таныш. “Бәллү” җыры белән балаларын йоклатучы аналар әле дә бар”, ди Насретдин.

Аның сүзләренчә, Финляндия татарлары күбрәк Тукайны гына белә. Шуңа мәдәниятне, милләтне баеткан башка шәхесләрне дә таныту максаты тора.

Кичә барышы

Бәйрәмнең икенче өлешендә татарлар Төркиянең Финляндиядәге яңа илчесе белән танышкан.

“Ул әле кичә генә Финляндиягә килде һәм беренче булып безнең чарада катнашырга теләде”, ди татар мәдәни оешмасы хезмәткәре.

Бәйрәм күмәкләшеп татар җырларын җырлау белән төгәлләнгән.
XS
SM
MD
LG