Accessibility links

Империянең соңгы мөфтие


Оренбур Диния мәҗлесенең Уфадагы бинасы, мөфти Мөхәммәд-Сафа Баязитовның соңгы эш урыны
Оренбур Диния мәҗлесенең Уфадагы бинасы, мөфти Мөхәммәд-Сафа Баязитовның соңгы эш урыны

Шушы көннәрдә Русия империясенең соңгы мөфтие Мөхәммәд-Сафа Баязитов вазифасыннан алынуга 100 ел тулды. Галим Айдар Хәбетдинов фикеренчә, бу мөфти 1915 елдан татар җәмгыяте өчен карагруһчылык символына, 1917 елга инде ул татар җәмгыятендә хыянәт символына әверелә.

100 ел элек март ае җылы булганлыгын тарихи чыганаклар раслый. Ә татарлар өчен бу табигать җылылыгына милли яңарыш җылылыгы да өстәлә. Чөнки, нәкъ бер гасыр элек, 1917 елның 22 мартында, Русия империясе мөселманнарга билгеләп куйган соңгы мөфти Сафа Баязитов вазифасыннан рәсми рәвештә азат ителә. Бу вакыйганы татарлар күптән көткән, хәтта мөфтине йорт сагы астына да алган була.

Патша империясенең соңгы мөфтие Мөхәммәд-Сафа Баязитов зыялылар гаиләсендә туып үскән шәхес. Аның әтисе – Петербур ахуны Гатаулла Баязитов татар телендә беренче газет саналган "Нур"ның нәшире. Сафа Баязитов 1877 елда, ул чактагы империя башкаласы Петербурда дөньяга килә. Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә һәм Петербур университетында белем ала. Башта Петербур мөселман хәрбиләре имамы, әтисе вафатыннан соң ахун һәм "Нур" газеты нәшире була.

Баязитов ни сәбәпле мөфти итеп куела?

1915 елда Русия мөфтие Мөхәммәдъяр Солтанов вафат булгач, патша Николай II фәрманы белән Сафа Баязитов Оренбур Диния мәҗлесе мөфтие итеп билгеләнә. Әлеге оешма Русия эчке эшләр министрлыгының бер бүлеге дәрәҗәсендә саналаган. Мәркәзе Уфада булган. Патша ни өчен Сафа Баязитов намзәтен хуплый соң? Кайбер фикерләргә караганда, ул патша гаиләсенә якын һәм самодержавие тарафдары була. Сафа Баязитовның мөфти итеп билгеләнүе татар-мөселманнар арасында каршылыклар китереп чыгара.

Мөхәммәд-Сафа Баязитов
Мөхәммәд-Сафа Баязитов

Тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов яңа мөфтинең патша гаиләсенә якынлыгы татар-мөселман солдатлары арасында Баязитовның абруена тискәре йогынты ясаган ди.

"Сафа Баязитов патша Николай II белән бик нык бәйләнгән кеше булган. Ул чакта I дөнья сугышы бара. Германия Русиягә каршы сугыша. Николай патшаның хатыны Александра Федоровна турында яман фикерләр таралган була. Патша хатыны Германиядә туып-үскән кеше, шуңа аны алман шпионы дип тә гаепләгәннәр.

1918 елга хәтле армиядә ярты миллион мөселманнар, һәм алар арасыннан күбесе татарлар булган. Ничә дистә мең кеше фронтта һәлак булган, бик күпләр әсирлектә була, бик күпләр яралана. Шуңа күрә, Баязитовның патша белән бәйләнеше, мөфтилек карьерасы өчен зираттагы кабер кебек булган", ди Хәбетдинов.

Карагруһ мөфти

Ул чактагы татар матбугаты да, зыялылар да яңа билгеләнгән мөфтине башка зур сәбәпләр өчен дә кабул итми. Аның хакында 1914 елдан ук тәнкыйть язмалары даими чыгып килә. Татар зыялылары өчен Сафа Баязитов карагруһчылар символына әйләнә. Айдар Хәбетдинов, яңа мөфти 1915 елдан татар җәмгыяте өчен карагруһчылык символы булып китә, 1917 елга инде ул татар җәмгыятендә хыянәт символына әверелә, ди.

"Эш шунда ки, 1913-14 елларда Сафа Баязитов "Сыйрател мөстәкыйм" ("Тугры юл") дип аталаган Бөтенрусия мөселман халык берлеге (союзы) дигән оешма оештыра. Оешманың низамнамәсендә "мөселманлыкның үткәнен һәм хәзергесен өйрәнер өчен, катгый канун, монархка тугрылык һәм Русиянең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезендә Рус мөселманнарын берләштерү" дип язылган була", ди Хәбетдинов.

Айдар Хәбетдинов
Айдар Хәбетдинов

Галим фикеренчә, Николай II яңа оешма төзүне бик актив рәвештә хуплый, ә бу оешма програмына күрә, чиста карагруһ (черносотенец) фирка була.

"1907 елда беренче урыс инкыйлабы булды. Йосыф Акчура Русиядә бу сәяси инкыйлаб түгел, ә социаль инкыйлаб булганлыгын, чөнки, самодержавие сакланып калуын ачыктан-ачык яза. Шуңа якын фикерләрне Ризаэтдин Фәхретдин дә, үзенең "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр" дигән китабында язган. Ул, әгәр диния идарәсендә халык катнашмаса, анда фетнә була дигән. Татар халкы арасында шундый фикер булган: XX гасырда суверенитет – ул монарх суверенитеты түгел, ә халык суверенлыгы булырга тиеш. Ә Сафа Баязитов – самодержавие, карагруһчылык, хыянәт дигән төшенчәләрнең символы булган. Шуңа күрә аның карьерасы бик тиз бетә", ди тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов.

Мөфтилектән төшерелү

Февраль инкыйлабының беренче көннәрендә үк (иске стиль белән 4 мартта) Петербурда мөселман солдатлары минтингы була. Алар анда ике таләп куялар: беренчесе – Госман Коръәнен мөселманнарга кайтару, икенчесе – Сафа Баязитовның мөфти вазифасыннан китүе. Бу таләп тиз арада тормышка ашырыла. Уфадагы татар-мөселманнар мөфтине вазифасыннан төшерәләр һәм үзен йорт сагы астына алалар.

Баязитовның мөфтилектән төшерелүен язган "Вакыт" газеты, Оренбур, 10 март, 1917 ел (№2191)
Баязитовның мөфтилектән төшерелүен язган "Вакыт" газеты, Оренбур, 10 март, 1917 ел (№2191)

15-16 март Петербурда Дәүләт думасы мөселман фракциясе һәм фракция янында оешкан мөселман бюросы утырышы була. Бюро мөселманлык эшләрен үз өстенә ала. Шул ук елның 22 мартында Вакытлы хөкүмәт карары белән Сафа Баязитовның вазифасыннан алынуы рәсмиләштерелә. Бу вакыттан соң, мөфтине мөселманнар үзләре сайлый башлый. Татар-мөселманнарның беренче сайланылган мөфтие Галимҗан Баруди була.

Мөфтилектән соң

Сафа Баязитовның мөфтилектән соңгы гомере бик аз өйрәнелгән. Кайбер фикерләргә күрә, ул Петербур театрларының берсендә кием элеп торучы булып эшли. "Ислам в Санкт-Петербурге" энциклопедик сүзлегендә Баязитов узган гасырның 20нче елларында Татарстан авылларының берсендә имам булып торган дип язылган. 1937 елда НКВД тарафыннан кулга алына һәм атып үтерелә.

Хәбетдинов сүзләренчә, Баязитовның балалары хәтта советлар хакимияте вакытында югары уку йортларында укыган.

XS
SM
MD
LG