Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң куәтле шәхесләре кем?


АКШның "Forbes" журналы дөньядагы иң көчле шәхесләрне барлап чыкты. Журнал исемлегендә каршылык тудырган кешеләр дә урын алган.

Журнал тарафыннан беренче тапкыр чыгарылган исемлектә АКШ президенты беренче урынны били. Исемлектә икенче урын Кытай башлыгы Һу Җинтауга бирелсә, өченче урында Русия премьеры Владимир Путин тора.

Американың танылган "Forbes" журналы агымдагы санында "куәт" дигән төшенчәне үзенчә ачыкларга тырышкан.

Куәтле кешенe ничек билгеләргә? Бер дин башлыгының рухи көчен ил башлыгының сәяси көче белән чагыштырып буламы? Яисә террорчы белән журналистлар арасында нинди куәт аермасы бар?

"Forbes" журналы бу хакта төрле бәхәсләр булуын искә төшерә. Исемлекне төзегәндә төрле тәкъдимнәр яңгыраган.

"Forbes" журналы дөньяның иң көчле шәхесләрен барлаганда дүрт сорауларга җавап эзли.

* Алар күп кешегә йогынты ясый аламы?
* Икътисади мөмкинлеген оста кулланамы?
* Башка өлкәләрдә дә тәэсирлеме?
* Алар үз көчләрен тулысынча куллана аламы?

Медведев 43нче урында

Бу таләпләр сәер нәтиҗәләргә дә китергән. Мәсәлән, "Wal-Mart" супермаркетлар челтәренең югары җитәкчесе Майкл Дүк әлеге исемлектә 8нче урында. Ягъни ул исемлектә 43 урында торган Русия президенты Дмитрий Медведевтан тәэсир итү ягыннан көчлерәк.

"Forbes" журналы исемлегендә беренче урынны алган АКШ президенты Барак Обамадан соң Кытай башлыгы Һу Җинтау килә. Бу күренеш турында сәясәт белгечләре Кытайның АКШка зур көндәш булуын искә төшерә.

Абруена түгел, тәэсиренә карап

Исемлектә иң күп каршылык тудырган шәхес Мексикадагы әфьюн бароны Хакуин Гузман булып тора. 1 миллиард доллар акчасы булуы фаразланган наркотик эшен алып барган Гузман Мексиканың төньяк тауларында яшеренә. Аны табып китергән кешегә 2 миллион доллар акча вәгъдә ителә.

Мексика хакимияте "Forbes" журналының моннан элек дөнья байлары исемлегенә Гузман кертелүенә каршылык белдергән иде. Рәсмиләр аның намуслы сәүдәгәр байлар белән беррәттә торуына ризасызлык белдерә.

Исемлектә башка бер каршылык тудырган шәхес - әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладен.

Ул исемлектә 37нче урында тора. Ягъни Осама бин Ладен Пакстан премьеры Йосуф Гәйлани һәм Иран рухи башлыгы аятулла Хаманәидән халыкка тәэсир итү ягыннан алдарак тора.

Иң куәтле хатын-кызларга килгәндә исә, исемлектә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Германия кaнцлеры Ангела Меркельдән ике урынга түбәнрәк тора.

Исемлектәге "кайнар унлык"

1 - АКШ башлыгы Барак Обама
2 - Кытай президенты Һу Җинтау
3 - Русия премьер-министры Владимир Путин
4 - АКШ Үзәк банкы башлыгы Бен Бернанкe
5 - Google-га нигез салган aмерикан Сергей Брин һәм Лари Пәйҗ
6 - Telmex Mexicо ширкәтенең башлыгы миллионер Карлос Слим Һелу
7 - Медиа ширкәте башлыгы Руперт Мэрдок
8 - Wal-Mart супермаркетларының югары җитәкчесе Майкл Дүк
9 - Согуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габфул Газиз әл-Сoгуд
10 - Майкрософт башлыгы Бил Гейтс
XS
SM
MD
LG