Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядә байлар саны икеләтә арткан


Forbes икътисад журналы баш мөхәррире Стев Форбес
Forbes икътисад журналы баш мөхәррире Стев Форбес

Дөньяның танылган "Forbes" икътисад журналы дөньядагы байлар исемлеген игълан итте. Икътисади кризиска карамастан, исемлектәге иң бай русияләр саны икеләтә арткан. Быел исемлекнең беренче рәтендә Азия байларының урын ала башлавы игътибарны җәлеп итә.

"Forbes" икътисад журналы баш мөхәррире Стев Форбес Нью-Йоркта матбугат чаралары белән очрашуы вакытында, дөньяда яңа байларның артуы, икътисади кризисның әкренләп бетүен күрсәтә дигән фикерен белдерде.

"Миллиардерлар саны быел 1011 кешегә җитте. Былтыр алар саны 793 иде. Байларның тулаем алганда акчасы якынча 3 ярым триллион доллар, узган ел белән чагыштырганда бу рекорд дәрәҗәдә", диде.

2009 елда глобаль икътисади кризис аркасында 300 миллиардер исемлектән төшеп калган иде. Хәзер аларның 164е исемлеккә кире кайтты. Аларга өстәп 97 яңа бай беренче тапкыр бу исемлеккә керде.

Гаҗәеп байлар арасында быел хәзергәчә исемлектә урын алмаган Финляндия һәм Пакстан кебек илләрдән дә байлар килеп кушылган.

Яңа исемлек игълан ителү белән дистә еллык бер феномен да юкка чыкты. Быел дөньяның иң бай кешесе Microsoft башлыгы Бил Гэйтс түгел. Аны тәхетеннән кесә телефоннары челтәре башлыгы Карлос Слим төртеп төшерде. Ул Мексикадан, аның 53.5 миллиард долларлык байлыгы бар.

Бил Гэйтстан соң исемлектәге 3нче урынга американ инвесторы Варрен Буффет килеп кушылган.

Исемлектә Азия байлары саны арта

Исемлектә Азия байларының да саны артуы күзәтелә. Әлбәттә аларның күпчелеге Азиянең беренче бай иле булырга дәгъва иткән Кытайда яши.

Матбугат очрашуында "Forbes" баш мөхәррире Стев Форбес Азияның глобаль кризистан чыгуда этәргеч булуына басым ясады. Бу да дөнья икътисадында үзгәрешләр булуын күрсәтә.

Элек гадәттә байлар Европа һәм Америкадан булса, хәзер аларны Азия байлары алыштыра.

Яңа миллиардерлар арасында яшь байлар да күзгә чагыла. Мисал өчен, социаль хәбәрләшү челтәре "Facebook"ка нигез салган 25 яшьлек американ Марк Цукербергер. Аның байлыгы 4 миллиард доллар дип исәпләнә.


Русия байлары


"Forbes" журналының Русия мөхәррире Луиза Крол исә байлар исемлегенә Русия байларының күпләп кушылуына игътибарны җәлеп итә. Билгеле булганча, 2009 елда икътисади кризис сәбәпле, алар саны кинәт кимегән иде. Быел исә алар саны ике тапкырга артты.

"Forbes" журналы моның сәбәбен Русия икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть һәм газ бәяләренең артып китүе белән аңлата.

Русия байлары байлыгын яшерә

"Forbeс Russia" мөхәpрирe Луиза Крол Русия байларының акчаларын яшерүен әйтә.

"Исемлекне әзерләү өчен алып барылган сораштыруда Русия байларының үз байлыклары турында белгертәсе килмәве күзгә ташланды. Алар безнең исемлек булдыру фикере белән дә бик килешми. Бигрәк тә матбугатта зур урын алган бер шәхес бар иде. Ул былтыр исемлектә юк иде, ләкин быел үз исемен кабат күрү аңа ошамаган", ди.

Мисал өчен исемлектә бердән-бер русияле хатын-кыз миллиардеры, Мәскәү мэры Юрий Лужковның хатынын табу җиңел булмаган.

"Бу юлы без балтаны - ташка сукмадык, кулда дәлилләр булганга күрә бу хакта шикаять булмады. Чөнки "Forbes Russia" хәбәрчеләре аның турында элек мәкалә язган иде. Димәк, аның күчемсез милек һәм төзелеш эшләре уңышлы барган", диде.

Батуринаның 2.9 миллиард доллар байлыгы бар дип исәпләнә. Үз байлыгы турында матбугатка чыккан хәбәрләр Батуринаның ачуын китерә. 2007 елда аның сәүдә юнәлеше турында "Forbes Russia"да мәкалә чыкканнан соң, ул мәхкәмәгә шикаять итте.

Миллиардерлар төрле сәбәпләр аркасында үз байлыгын күрсәтергә теләми. Алар шәхси иминлеккә зыян килүеннән яисә икътисади көндәшлектән куркып үз байлыгын әйтмиләр икән.
XS
SM
MD
LG