Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тыелган сәнгать” хөкем ителде


Андрей Ерофеев (уңда) һәм Юрий Самодуров
Андрей Ерофеев (уңда) һәм Юрий Самодуров

Мәскәүнең Таган мәхкәмәсе “Тыелган сәнгать-2006” күргәзмәсен оештыручыларны хөкем итте. Сахаров исемендәге музейның элекке җитәкчесе Юрий Самодуров дәүләткә 200 мең сум, Третьяков галлереясының элекке бүлек башлыгы Андрей Ерофеев 150 мең сум түләргә тиеш булачак. Мөселманнар хөкем карары яхшы булды, ди.

Юрий Самодуров һәм Андрей Ерофеев татар милли хәрәкәте вәкилләренә яхшы таныш - 282-нче маддә нигезендә хөкем ителде. Маддәнен икенче өлешендә диннәрара дошманлык яки нәфрәт уятуда гаепләү өчен 5 елга кадәр төрмә яный, диелгән.

Гаепләүчеләр бу сәнгать әхелләрен 3 елга иректән мәхрүм итүне сораган. Мәхкәмә акчалата җәза белән генә чикләнде.

Үз вакытында Третьяков галлереясында заманча сәнгать бүлеген җитәкләгән Андрей Ерофеев, эшнең сәяси уйдырма булганын әйтте.

“Бу сәяси хөкем эше, билгеле бит инде. Бер нинди дә демократик яки кануный тикшерү булмады. Дәлилләр юк. Бу эш уйдырма”, диде Ерофеев.

"Тыелган сәнгать - 2006"

2008 елда Ерофеев белән Самодуровны православларның Рус халкы җыены мәхкәмәгә бирде.

Күргәзмә ирекле фикер үзәге саналган Сахаров музеенда 2006 елда узды. Самодуров ул чакта музей директоры иде. Күргәзмәне ул үзенчә бер дивар белән уратып алып тамашачыга тишектән генә карый торган итеп оештырды.

2008 елда Рус халкы җыены күргәзмәне “христианнарга каршы” дип бәяләде һәм аны оештыручыларны хөкемгә тартырга чакырды. Гәрчә анда исламны да, Русиянең хәрби көчләрен тәнкыйтьләүче әсәрләр булса да.

Күргәзмәгә мисал өчен башын-битен каплаган, әмма биек үкчәле матур төз аякларын күрсәтеп торган интихарчы-хатын кыз сүрәтләнгән рәсем куелган булган. Шулай ук анда генералның “Русиягә дан” плакаты астында бер хәрбине көчләве рәсеме дә булган.

Дәүләт гаепләми дә - якламый да

Русиянең мәдәният министрлыгы Ерофеев һәм Самодуровның бер гаебе дә юк, дип белдерде.

Хәттә чиркәү дә бу эшкә үз карашын белдерүдән тыелды.

Шулай да бу эш соң Русиядә православ диненең көндәлек тормышта торган саен зуррак урын ала баруын күрсәтә, диде Ерофеев.

“Дәүләт Рус халкы җыенын яклый. Җыен үзе генә мондый эшләрне башкара алмый бит. Алар, әлбәттә, үзләренең Русиядәге православлар һәм аларның хокукларын яклавын алга сөрә. Әмма болар барысы да чаршау гына, ә чаршау артында Русиянең сәяси тормышына керү теләге. Русияне уңчылар дулкыны баса. Бу әлегә цунамига җитми, ләкин аякны чылатты инде. Нигә дәүләт аларны яклый? Менә бу зур сорау булып кала.“

"Тыелган сәнгать - 2006"

Русиянең мөфтиләр шурасы да бүген Самодуров һәм Ерофеевны хөкем итүне хуплады. Тикшерү барышында мөселманнар мондый күргәзмә оештуручыларның җәзасыз калмавын сораган булган. Мөфтиләр шурасы Самодуров һәм Ерофеевка төрмә җәзасы түгел, ә бары тик акчалата җәза бирүне яклаган.

“Әмма мондый эшнең булуы мөһим, бу киләчәктә сәнгать юлы белән кешеләрнең үзаңына йогынты ясаучыларга сабак булсын”, диде мөфтиләр шурасының матбугат вәкиле Голнур Газиева.

Аның сүзләренә караганда, сәнгатькәрләр үз эшләрен күрсәткәндә беренче чиратта мәхкәмәдән түгел, ә кешеләрне рәнҗетүдән куркырга тиеш.
XS
SM
MD
LG