Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрәнҗәне чикләүгә тагын бер адым


Пәрәнҗә кигән ханымнар арасында Франция ватандашлары да күп
Пәрәнҗә кигән ханымнар арасында Франция ватандашлары да күп

Франция парламентының түбән пулаты җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗәне тыю канунын хуплады. Сентябрь аенда канун өлгесе сенатта тавышка куелачак. Апрельдә Бельгия парламенты шундый ук канунны раслаган иде. Франциядә пәрәнҗә кигән мөслимәләр аз булса да, алар демократик илдә чикләүләр булырга тиеш түгел, дип саный.

Канун өлгесен хуплаучылар дөньяви Франциядә хатын-кызның йөзен каплау аны кимсетү дип саный. Хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, президент Николя Саркози да хатын-кызның иреген яклау һәм Франция тәртипләрен раслау өчен әлеге тыюлар кирәк, дип әйткән иде.

Канун өлгесен тәнкыйтьләүчеләр аны кеше хокукларын бозу һәм иреклекләрне чикләү, дип бәяләде.

Франция мөселманнарының диния идарәсе исламда хатын-кызларга йөзне тулысынча каплау фарыз түгел, дип белдерде. Әмма дин әхелләрен дә ирекле илдә чикләүләр булуы борчый.

“Минемчә, бу бик четерекле мәсьәлә. Һәм пәрәнҗәне тыю яки чикләүгә китерү өчен бернинди җитди сәбәпләр юк. Бу төр чикләү үзенә каршы реакция тудыра ала,” диде Париж мәчете имамы Дәлил Бубакәр.

Канун бозучыларга сабак укытылачак

Канунны бозучылар 150 евро түләргә яисә Франция ватандашлыгы турында мәҗбүри дәрескә йөрергә тиеш булачак. Ханымнарны пәнҗәрә кияргә мәҗбүр иткән гаилә әгъзаләренә бер ел төрмә һәм 30 мең евро штраф яный.

Европада мөселманнар саны нигезендә Франция беренче урында тора. Анда яшәүче халыкның 5 миллионы (7,5%) мөселман. Һәм хокук саклау оешмасы белдерүенчә, шулар арасында 1 мең 900 хатын-кыз йөзне каплаучы пәрәнҗәдән йөри.

Күптән түгел оештырылган сораштыру нәтиҗәсенә караганда Франция халкының 80% илдә пәрәнҗәләрне тыярга тели.

Германиядә халыкның 70%, Британия һәм Испаниядә 60%, АКШта халыкның 28% үз илләрендә пәрәнҗә кигән ханымнарны күрергә теләми.

Франциядә нәрсәне булса да тыю - авыр эш

Франциядә әле дә бу канунның конституциягә туры килгәне ачыкланмаган. Аның илнең Конституция мәхкәмәсе яки Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе тарафыннан Франция кануннарына каршы килә дип табылу ихтималы кала бирә.

Ислам белгече һәм Франция тышкы эшләр министрлыгы киңәшчесе Оливер Рой, зур ихтимал белән канунда үзгәрешләр булыр, диде.

“Франциянең конституция мәхкәмәсе пәрәнҗәне тулысынча тыюга каршы. Шуңа күрә сүз тыю турында түгел, ә аны чикләү турында булачак. Мәктәп, һава аланнары, халык күп җыела торган урыннарда иминлек һәм тигезлек сәбәпле йөзне каплап йөрү тыелачак.”

Франциядә мәктәпләрдә яулык бәйләү һәм тәре яки ярымай кебек дини символларны тагу тыелган.

Мөселманнар күпләп яшәгән илләрдә дә, мисал өчен Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казакъстан һәм Косовода мәктәп һәм хөкүмәт биналарында яулыктан йөрү тыелган.
XS
SM
MD
LG