Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Франциядә хатын-кызларның җәмгыятькә ачык урыннарда йөзен каплап йөрүен тыю турында тәкъдим парламентның югары пулатында хупланды.

Канун өлгесе, хатын-кызларның битен каплап йөрүе - ирләр белән хатын-кызлар арасындагы тигезлеккә хилафлык китерә һәм француз дәүләт кыйммәтләренә каршы килә дигән фараз нигезендә әзерләнде.

Франция түбән пулаты июль аенда 335 тавыш белән бу канун өлгесен хуплаган иде. Бүген әлеге канун өлгесе югары пулаттада каралды һәм күпчелек тавыш белән хупланды.

Канун нигезендә, җәмәгатьчелеккә ачык урыннарда йөзне каплап йөрү тыела. Канунга каршы килгән кеше 150 евро түләргә яисә Франция ватандашлыгы турында мәҗбүри дәрескә йөрергә тиеш булачак. Ханымнарны бит каплап йөрергә мәҗбүр иткән гаилә әгъзаларына бер ел төрмә һәм 30 мең евро штраф яный.

Канун өлгесенә кайтаваз

Әлеге канун өлгесенә кеше хокуклары оешмалары зур ризасызлык белдерә. Ләкин Франциядә халыкның күпчелеге һәм ил президенты Николя Саркози карарны яклый.

Франциядә бик аз кеше генә йөзен каплаган кием кия дип фаразлана. Шул уңайдан әлеге карар 2004 елда мәктәпләрдә баш яулыгы киюне тыйган карарга караганда азрак бәхәс уятты. Франциядә мәктәпләрдә яулык бәйләү һәм тәре яки ярымай кебек дини символларны тагу тыелган.

Күптән түгел оештырылган сораштыру нәтиҗәсенә караганда, Франция халкының 80% илдә пәрәнҗәләрне тыярга тели.

Канун өлгесенең июль аенда түбән пулатта раслануыннан соң чыгыш ясаган, юстиция министры Мишел Аллиот нәтиҗәне Франциянең уңышы дип атаган иде:

"Бу җөмһүриятебез өчен зур казаныш. Ирек кыйммәтләре, хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы тигезлек өчен, кешеләрне басымнан коткару өчен кирәк", диде ул.

Канунга каршы торган Париж мәхәлләсендәге бер Мөселман берлеге оешмасы урынбасары Мөхәммәт Һениш, хатын-кызларга кием нисбәтеннән басым булмаска тиеш, дигән карашта:

"Бу кешеләрнең үз иреклеген кысуга китерә торган бик ялгыш адым. Бер яктан без хатын-кызларга Иранда - пәрәнҗә, Суданда - чалбар киюне тыйган карарга каршы торабыз, икенче яктан Франциядә дә хатын-кыз хокукларын чиклибез: аларга йөзне капламaгыз дип, басым ясыйбыз. Хатын-кызларны якларга тиешбез. Аларны балага тиңләп, шундый мөгамәлә күрсәтмәскә иде", ди.

Kанун алдындагы бәхәсләр

Сенат көтелгәнчә карар өлгесен расласды, канун 6 ай дәвам итәчәк киңәшләшүдән соң гамәлгә керә алачак.

Белгечләр исә Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең соңгы карары бу тыю канунына тәэсир итә алачак дип әйтә. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлегә бу хакта белдерү ясамады.

Илнең югары дәүләт идарә шурасы (Conceil d'Etat) бу канун турында кисәтеп, бәхәскә юл ачмаска чакырган иде.

Бу исәптән канун бик җентекләп каралды. Мисал өчен, дәүләт биналарында "йөзне каплап йөрүне тыю" дип аталган канунга "хатын-кыз" яисә "пәрәнҗә/яулык" дигән сүзләр кертелмәгән.

Франциядә мөселманнар саны

Европада мөселманнар саны нисбәтеннән Франция беренче урында тора. Анда яшәүче халыкның 5 миллионы (7,5%) - мөселман. Һәм хокук саклау оешмасы белдерүенчә, шулар арасында 1 мең 900 хатын-кыз йөзне каплаучы пәрәнҗәдән йөри.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG