Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:29

Иран, Мисыр, Төркиядәге халык шәригатькә, ягъни аның дәүләт канунының бер өлеше булуына төрлечә карый.

“Gallup” фикер белешү үзәге өч илдә - Иран, Мисыр һәм Төркиядә Исламның торышы һәм анда яшәүчеләр тарафыннан аның кабул ителүенә кагылышлы сораштыру уздырган. Аерым алганда, бу үзәкне шәригать, (Исламның нигезләре, кыймәттәтләре һәм тәртибе ) сүзенә караш кызыксындырган.

Җенесләре, яшьләре һәм белем дәрәҗәсе төрле булган кешеләр катнашкан сораштыру нәтиҗәсендә, Ислам илләре арасында шәригатькә караш бик төрле булуы беленгән.

Әйтергә кирәк, хәтта мөселман зыялыларыннан алып, көнбатыштагы дин әһелләре арасында да бу нигезендә бәхәсләр чыккалап тора. Исламга игътибар арткан заманда, шәригатьнең мәгънәсе көнбатыш күзәтүчеләренең дә игътибар үзәгендә кала.

Үзен Ислам җөмһүрияте дип атаган Иранда шәригатьне өйрәнү үтә дә кызыклы. Чөнки анда Ислам тәртипләренең күпмедер өлеше дәүләт кануннарына кертелгән. Ә бу илнең күршесе Төркиядә халыкның 99% үзен мөселман дип санаса да, шәригатькә караш бөтенләй башка. Чөнки дәүләтнең нигезләрен демократик һәм секуляр кануннар тәшкил итә. Аерым алганда, дин һәм дөньяви дәүләт нигезләре бер-берсеннән аерылган һәм илнең хокукый системасына дини кануннар кертелмәгән.

Мисырда исә президент хакимиятенең көчле булуына карамастан, дини нигезле фиркаләр соңгы сайлауларда халык тарафыннан шактый яклана башлады. Бу исә өч ил арасындагы карашларны өйрәнгәндә, бер мөһим юнәлеш булган. Чөнки әлеге илләрнең дәүләт үзенчәлеге (моделе), аның үзгәрүе кешеләрнең карашына йогынты ясый.

Иранда халыкның күпчелеге шәригать дәүләт канунының бер өлеше булсын, әмма ул бердән-бер булмасын дигән фикердә тора.

Мисырда исә Иран белән чагыштырганда хәлләр үзгәчәрәк. Кешеләрнең өчтән ике өлеше шәригать кануны гына булсын, ә дүрттән бер өлеше шәригать булсын, әмма бердән-бер чыганак кына түгел дигәннәр. Төркиядә исә бу өлкәдә халыкның карашы башка илләрдән бик аерыла. Чөнки фикерләр бик күп төрле булган.

Мисырлылар шәригатьнең дәүләт кануннары төп нигез булуын яклавын әйткән.

Шулай ук кешеләр арасында хатын-кызлар дини кануннарга күбрәк каршы тора дигән фикер йөрсә дә, сораштыру исә бу ике җенес арасындагы карашларның әлләни аерылмавын күрсәткән.


Ә хәзер “Gallup”ның тикшерүләрен тәкъдим итәбез:

***



Иран ир-атларының 14%, Мисыр ир-атларының 64%, Төркия ир-атларының 8% Шәригать кануннары бердәнбер чыганак булырга тиеш дип санавын әйткән. Ә хатын-кызларга килгәндә, Иранда бу сан – 14%, Мисырда – 64%, Төркиядә - 6%.

Шәригать дәүләттә төп канун була ала, ләкин бердән-бер түгел дип Иран ир-атларының 62%, Мисыр ир-атларының 24%, Төркия ир-атларының 27%, ә хатын-кызлар арасында иранлыларның – 64%, мисырлыларның – 24%, төркиялеләрнең - 24% саный.

Шул ук вакытта Иран ир-атларының 16%, Мисыр ир-атларының 3%, Төркия ир-атларының 41%, ә хатын-кызларга килгәндә - иранлыларның – 10%, мисырлыларның – 2%, төркиялеләрнең - 41% Шәригать дәүләт канунына бөтенләй кертелергә тиеш түгел, дигән.

Сораштыруда Иран ир-атларының 8%, Мисыр ир-атларының 9%, Төркия ир-атларының 24% һәм Иран хатын-кызларының -12%, Мисырдагыларның – 10%, Төркиядәгеләрнең - 29% белмим дип җавап биргән.


Яшьләр болай дип уйлый:
Sharia in Iran, Egypt, and Turkey Gallup poll in Tatar, 3 - Age, mk, 04Aug08


15-29 яшьлекләргә килгәндә, Иранадагыларның –12%, Мисырдагыларның – 57%, Төркиялеләрнең 6%, ә 30-45 яшьлекләрне алганда Ирандагы – 66%, Мисырдагы – 23%, Төркиянең – 5%, 46 яшьтән олыракларның Иранда – 22%, Мисырда-72%, Төркиядә - 12% Шәригать кануннары бердәнбер чыганак булырга тиеш дип саный.

15-29 яшьлекләр арасында Иранадагыларның –66%, Мисырдагыларның – 30%, Төркиялеләрнең 26%, ә 30-45 яшьлекләрнең Ирандагы – 67%, Мисырдагы – 23%, Төркиянең –28%, 46 яшьтән олыракларның Иранда – 52%, Мисырда-15%, Төркиядә - 23% Шәригать дәүләттә төп канун була ала, ләкин бердән-бер түгел дип саный.

15-29 яшьлек иранлыларның – 13%, мисырлыларның – 2-3%,
төркиялеләрнең 44%, ә 30-45 яшьлекләр арасында иранлыларның – 11%, мисырлыларның – 2-3%, төрекләрнең – 42%, 46 яшьтән олырак иранлыларның – 15%, мисырлыларның – 15, төркиялеләрнең – 34% Шәригать дәүләт канунына бөтенләй кертелергә тиеш түгел, дигән.

Белмим дип 15-29 яшьлек иранлыларның – 9%, мисырлыларның –11% тирәсе, төркиялеләрнең 24%, ә 30-45 яшьлекләр арасында иранлыларның – 11%, мисырлыларның –10% тирәсе, төркиялеләрнең 25%, 46 яшьтән олырак иранлыларның – 12%, мисырлыларның – 10, төркиялеләрнең – 3% җавап биргән.


***


Sharia in Iran, Egypt, and Turkey Gallup poll in Tatar, 1 - Edu, mk, 04Aug08



Ирандагы башлангыч белем укучыларының – 23% , Мисырдагы башлангыч белем укучыларының –68%, Төркиядәге башлангыч белем укучыларының-12% Шәригать кануннары бердәнбер чыганак булырга тиеш дип санавын әйткән.


Ирандагы башлангыч белем укучыларының – 48% , Мисырдагы башлангыч белем укучыларының –13%, Төркиядәге башлангыч белем укучыларының-27% Шәригать дәүләттә төп канун була ала, ләкин бердән-бер түгел дип саный.

Ирандагы башлангыч белем укучыларының – 9% , Мисырдагы башлангыч белем укучыларының –4%, Төркиядәге башлангыч белем укучыларының-30% Шәригать дәүләт канунына бөтенләй кертелергә тиеш түгел, дигән.

Белмим дип Ирандагы башлангыч белем укучыларының – 20% , Мисырдагы башлангыч белем укучыларының –15%, Төркиядәге башлангыч белем укучыларының-34% җавап биргән.

Ирандагы урта белем укучыларының – 13%, Мисырдагы урта белем укучыларының – 68%, Төркиядәге урта белем укучыларының – 4% Шәригать кануннары бердәнбер чыганак булырга тиеш дип санавын әйткән.

Ирандагы урта белем укучыларының – 65%, Мисырдагы урта белем укучыларының – 27%, Төркиядәге урта белем укучыларының – 28% Шәригать дәүләттә төп канун була ала, ләкин бердән-бер түгел дип саный.

Ирандагы урта белем укучыларының – 12%, Мисырдагы урта белем укучыларының – 4%, Төркиядәге урта белем укучыларының – 46% Шәригать дәүләт канунына бөтенләй кертелергә тиеш түгел, дигән.

Белмим дип Ирандагы башлангыч белем укучыларының – 10% , Мисырдагы башлангыч белем укучыларының –9%, Төркиядәге башлангыч белем укучыларының-22% җавап биргән


Бу өч илдә шәригатьнең тәэсиренә килгәндә, Иранда хатын-кызларның 78%, Мисырда – 99%, Төркиядә - 72%, ә ирләрнең Иранда – 73%, Мисырда – 98%, Төркиядә - 74% диннең үз тормышында мөһим роль уйнавын әйткән.

XS
SM
MD
LG