Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ятимнәр йортындагы сабыйларны кем яклар?


Азәрбайҗанның көньягындагы Гәнҗәдә, элек балалар йортында яшәгән яшьләр, йорт мөдире һәм хезмәткәрләре кулыннан күргән михнәтне фаш итте.

"Армиядән дә начаррак иде ул җир. Анда балаларны чиратлаштырып урамга, бинаны сакларга чыгаралар иде. Шул рәвешле 2-4 кеше таңга кадәр ишек төбендә утырып чыга иде. Иртәнге якта тәмам аргач, шунда йоклап китә идек. Моның өчен безне мөдиренең балалары таяк белән бик каты кыйныйлар иде. Хәтта металл кашыкны утта кыздырып балаларның битен яндыралар иде", диде исемен Наил дип үзгәртүвебезне үтенгән бу егет.

Ул әлеге йортны 4 ел элек ташлап китәргә мәҗбүр булган. Ул йорт мөдире Рафика Нуриеваның йорттагы балаларны эзәрлекләве турында сөйләде.

"Беркемгә бер сүз әйтә алмый идек..."

Гәнҗә балалар йортында 80 ятим бала яши. Тагын 25 бала тиздән теркәләчәк. Мондагы балаларның язмышы уртак, гаиләләре таркалгач, балалар бу йортларда үсәргә мәҗбүр кала.


Турал Армиягә киткәнче шунда яшәгән. Гаскәрдән кайткан егет хәзер машина юу белән шөгыльләнә. Ул анда үскән чакта укырга бирмәүләрен, күпчелек вакытта мөдирнең мәктәпкә җибәрми эшләтүен әйтә:

"Гаилә проблемы сәбәбче иде минем монда эләгүемә, әни-әтием аерылган иде. Мин 7 яшьтән 18 яшькә кадәр шул йортта үстем. Миңа мөдирнең өендә бик күп эшләргә туры килде. Без беркемгә бер сүз әйтә алмый идек", ди ул.

Йортта балалар кыйналып кына калмаган, хәттә килгән ярдәм дә мәхрүм булганнар. Гәнҗә шәһәре һәм халыкара оешмалардан җибәрелгән ашамлык, кием һәм башка кирәк-яраклар балаларга бирелмәгән. Алар моны үз әйтемнәре белән әйткәндә, "ярдәмнәр алгы эшектән кергән, арткы эшектән югалган" булган.

Мама Рафига: "Президент ханымы яклый мине"

"Мама Рафига" дип йөртелгән йорт башлыгына балалардан килгән шикаятьләрне аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәч, ул башта «Азатлык»ка сөйләшергә теләмәде. Ләкин соңрак ул үзен һәм йортны акларга тырышты:

"Минем 55 еллык педогогик тәҗрибәм бар. Минем ил буйлап даным бар. Президент ханымы мине яклый. Бу балалар миңа яла яга. Ул балаларның әле монда яшәү- яшәмәве дә белгесез", диде ханым.

Айда Хәсанова
Балаларның кыйналуы, мәктәпкә бармавы турындагы сорауга исә, Рафига ханымның йортта мөдир урынбасары булып эшләгән кызы Айда Хәсанова кайгыртучан тавыш белән болай диде:

"Әгәр дә балалар дәресләрен әзерләмәсә, без аларга ТВ карарга, яисә башка яраткан шөгылен эшләргә рөхсәт итмибез. Ләкин без аларны әрләп кыйнамыйбыз. Бу балаларның болай да тормышта күңеле яралы бит, аларга ничек кул күтәрәсең инде...", дип җавап кайтарды.

"Балалар төзелеш һәм башка эшләрдә кулланыла"

Азәрбайҗанда балалар хокукы өчен җаваплы Йосыф Бәкиров, Гәнҗә ятим балалар йорты хакындагы шикаятьләрнең әлегә расланмавын әйтә. Ләкин ул Азәрбайҗандагы кайсыбер йортларда мондый очракларның еш кабатлануын, андагы начар шартлар турында еш шикаятьләр килүен яшерми.


"Балалар төзелеш һәм башка эшләрдә кулланыла. Анда кыйнау һәм хурлау очраклары еш була. Ләкин эш шунда ки бу вәзгыятьне тикшерергә теләгән оешмаларга, Мәгариф министрлыгы йортлардагы хәлләрне күзәтергә рөхсәт ителми. Бу төркемнәр анда нәрсәләр булып ятуын бик яхшы белә. Хәтта кайбер йортларда балаларны келәм туку эшендә эшләтә башлаганнар. Балалар көненә 7-9 сәгать бертуктаусыз эшли. Һәм идарәчеләр алар тукыган келәмләрне сатып акчасын үз кисәсенә сала", диде ул.

Ятимнәрне тормышта ни көтә?

«Азатлык»ның Азәри бүлегенең Мәгариф министлыгы йортларындагы хәлләрне тикшерүне сорап язган мөрәҗәгате кире кагылды. Алар кайтарган белдерүдә, балалар йорты дәүләтнең хосуси йорты булганлыктан, монда журналисларга мәгълүмат бирелмәячәге әйтелгән.

Былтыр халыкара оешмалар Азәрбайҗанда бала хокукларының бозылуы турында хисаб чыгарган иде. Коррупция хезмәте мәгълүматларына караганда, 2003 елда Азәрбайҗанда 100-дән артык баланы чит ил гаиләләренә тәрбиягә җибәрәбез дип алдап, балалар органнарга сатылган. Искиткеч нефть байлыгы булуга карамастан халык хәерчелектә яшәгән илдә, әлеге йорттан чыккан баланы тормышта бик үк яхшы киләчәк көтмәве халыкара җәмәгатьчелектә борчу оята. Аларның күпчелеге, фәхишәлеккә, коллыкка яисә орган сатучыларга эләгә.
XS
SM
MD
LG