Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Дөньяның бай илләре һәм ширкәтләренең ярлы илләрдәге игенчелек өчен уңдырышлы җирләрен озак вакытка сатып алуы, дөнья сәүдәсенә яңа юнәлеш кертте.

Җир сатып алучы илләр арасында сугару мөмкинчелеге аз булган Гарәп илләре, азык җитештерү җирләре үзенә җитмәгән Ерак Азия илләре бар. Моның өчен сайланган илләр исә икътисади яктан фәкыйрь, ләкин туфрак һәм суга бай җирлеге булган Судан, Этопия, Пакыстан, Индонезия, Ангола, Уганда, Мадагаскар, Виэтнам кебек илләр.

Кореа Мадагаскардан җир сатып ала

Узган сентябрь аенда Мисыр, Нил елгасы төбендә урнашкан Уганда белән 800 мең гектар иген җирен озак вакытка куллану өчен килешү төзелүен игълан иткән иде. Бу хәбәргә дөньяда зур кайтаваз булды. Ләкин әлеге хәбәрләр арасында игътибарны җәлеп иткәне - Көньяк Кореа ширкәте “Даевоо”ның Африка утравындагы Мадагаскарда, Бельгияның ярты зурлыгы кадәр җирлекне куллануга алуын игълан итүе булды. Җитмәсә бу җир Мадагаскардагы сугарылырга мөмкин җирлекнең яртысын тәшкил итә.

Көньяк Кореа бу җирне дөньяга янаган ачлык кризисына каршы үз халкы һәм хайваннарын ашамлык белән тәэмин итәр өчен иген җитештерү эшендә кулланачак.

“Даевоо”ның күп тавыш куптарган Мадагаскар инвистициясеннән кала, Көньяк Кореа һәм Тайван ширкәтләре, Монголия, Вьетнам, Индонезия һәм Тайландта игенгә уңдырышлы җирләрне куллану өчен килешүләр төзергә тырыша. Теге яктан Либия, матди яктан капитал ихтыяҗы булган Украинадан җир сатып алу өчен сөйләшүләр алып бара.

Гарәп илләре җир эзли



Җир сатып алу проекты белән кызыксынучы башка илләр арасында Согуд Гарәбстаны һәм Гарәп Әмирлекләре дә бар.

Согуд хакимияте Казакъстан, Судан, Украина, Этопия кебек илләрендәге җирләрне тикшерә. Согуд хакимиятенә күрә, барлык проектлар кимендә 100 мең гектар җир булырга тиеш. Бу илләрдә җитештереләчәк кукуруз, бодай, дөге кебек игеннәр Согуд Гарәбстанына җибәреләчәк.

Белгечләр исә, Африкадагы фәкыйрь илләр бай илләргә җир сата башлавы алга таба каршылык тудыруы мөмкин дип кисәтә. Чөнки азык-төлек ихтыяҗы булган бер ил башка илгә ашамлык җибәрә, бу исә ил эчендә ачлык кризисы чыккан очракта зур каршылыкка этәрә ала диелә.

XS
SM
MD
LG