Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов мәктәпләргә татарча язулары булмаган автобуслар җибәрде


Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшыра
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшыра

Татарстандагы мәктәпләр өчен әзерләп тапшырылган автобусларда бу юлы да татарча язулар күренмәде. Президент Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына тапшырган автобусларга "ДЕТИ" дип бары урысча гына язылган.

1 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. 51 автобусның барысына да "ДЕТИ" дип урысча гына язылган. Бу автобуслар республиканың 26 муниципаль районына юнәләчәк.

Җәмәгатьчелек, татар яшьләре форумы, активистлар республикада дәүләт телләренең – урыс һәм татар телләренең тигез дәрәҗәдә кулланылмавына, татар теленең һәрвакыт кыерсытылуына чаң сугып килә. Чәршәмбе Казанда автобуслар тарату да татар теленең санда түгеллегенә тагын бер мисал буларак кабул ителә ала.

Узган ел Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Лаештагы август киңәшмәсе алдыннан да Миңнеханов район башлыкларына "маңгайларына" "ДЕТИ" дип бары урысча гына язылган 78 автобус тапшырган иде.

XS
SM
MD
LG