Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01
Татар матбугатында татарның ике шәхесе – Муса Җәлил һәм Гариф Солтан тирәсендәге бәхәс тукталмый. Бу ике кешенең язмышын Икенче Дөнья сугышы берләштерә. Cугыш вакытында алар икесе дә әсиргә эләгеп, «Идел-Урал» легионына кергән.

Муса Җәлил исемен ишетмәгән, белмәгән татар бик сирәктер. Аны без Ватан хакына гомерен биргән герой-шагыйрь дип беләбез. Ә кем ул Гариф Солтан? Җәлил тормышын җентекләп өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин аны бер генә сүз белән тасвирлый: хаин.


Муса Җәлил хакында дистәләгән китаплар, бихисап мәкаләләр язылды. Ә Гариф Солтан турында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Шул сәбәптән, бүген дә исән-сау гомер итеп ятучы, җиде дистәгә якын ел элек булган вакыйгаларның шаһиты – Гариф Солтан белән күрешергә булдым.

Гариф абый 86 яшендә, Германиянең Мюнхен шәһәрендә яши. Күрешеп сөйләшү теләгемне белдерүгә, ул: “килегез, көтәм” диде. Гариф абый үзе турында сөйләргә бик яратмый дип ишеткәнгә күрә, күрешеп булырмы-юкмы дип бераз шикләнгән дә идем. Шикләнүем юкка булган. Хасталыгына карамастан, ул мине якты йөз белән каршылады.

Аралашкан арада, мин Гариф абыйның зыялылыгына, матур итеп саф татар телендә сөйләвенә сокланып утырдым. Ул гасыр башында булган хәл-вакыйгаларны яхшы хәтерли. Гариф абый белән булган сөйләшүне, аның кайбер фикерләрен теркәп барырга булдым.



Җиргәндәге еллар


Гариф абый, туган авылыгыз Җиргәндә яшәгән елларыгыз һаман да хәтерегездәме? Сагынасызмы?

Әлбәттә, сагынам. Җиргән ул вакытта зур, төзек йортлы, кәсепчеләр һәм сәүдәгәрләр авылы иде. Стәрлетамак белән Мәләвез арасында сәүдә юлы өстендә урнашкан, сәүдәгәрләр, күбесенчә татарлар, Ырымбурдан, Урта Азиядән товар китерәләр иде. Атнаның һәр якшәмбесендә базарга йөрдек. Ураза вакытында, без малайлар, мәчеттә азан тавышын ишетүгә: “Азан әйтте, азан әйтте, авыз ачарга!” дип кычкырып кайта идек...

Әтием Нигъмәтулла олау чаба, сигезләп аты, тарантаслары, йөк ташу арбалары бар, хәзергечә әйткәндә, транспорт тота, йөкчеләргә, юлчыларга хезмәт күрсәтә иде. Җиргәндә безгә каршы өйдә Дәрдмәндләр яшәде, аларның зур бакчаларын, кызыл кирпечтән салынган зур өйләрен хәтерлим. Безнең үзебезнең дә өебез зур иде, керә торган яктан ике ишекле, тышта келәтләр һәм алачык бар, җәй көннәрендә аш, икмәкне шунда пешерә иделәр. Үзебезнең коебыз да бар иде, ул вакыт һәркемдә дә кое булмады. Идел буенда мунчабыз торды, хәтеремдә, әтинең “знакомый” урыслары безгә мунчага йөрде, чөнки урыста ул вакытта әле мунча юк иде. Бик муллыкта яшәдек без.

Кулаксызландыру башлангач, гаиләбезне авылдан кудылар. Әтине Себергә сөрелүдән авылдашлары саклап калды. Иделнең икенче ягындагы Верхоторск дигән кечкенә шәһәрчектә, көнбагыш мае чыгара торган ширкәттә әтинең акцияләре булган, фатиры да бар иде. Җиргәннән куылгач, без шунда урнаштык. Ләкин безне аннан да кудылар. Хәтерлим, ниндидер бер башкорт авылында да яшәп алдык, әти Ишембайда эш тапканчыга кадәр. Аннан соң, Ишембай каласында әти танышлары аша эш тапкач, без анда күчендек, землянка казып, шунда яшәдек. Мин Ишембайдагы татар-башкорт мәктәбенә укырга йөрдем.

Җиргәннән куылгач, берничә тапкыр авылга кайтып килергә туры килде. Өебездән һәммә нәрсәне алып чыкканнар, җимергәннәр иде.

Әнием Зәйнәп морзалар нәселеннән, мин аның өченче баласы идем. Ул яшь булуга карамастан, алты бала тапкан. Безнең өйдә ярдәмче хатыннар да бар иде. Бүгенге көндә ике энем – Мидхәт белән Фәнис исән, аралашып яшибез, алар Германиягә дә килделәр.

Җиргән бик матур авыл иде. Ләкин соңыннан анда украиннарны китереп урнаштырдылар. Үзебезнең милли территориядән татар-башкортны кысрыклап чыгару сәясәте иде бу.


Сугыш


Гариф абый, мәктәпне тәмамлагач, сез нилектән алман теле укытучысы һөнәрен сайладыгыз?

Мәктәпне яхшы тәмамлаганга безгә – ике татар, ике башкортка стипендия бирделәр һәм без Уфа педагогия институтының германистика бүлегенә укырга кердек. Безгә Ишембайдагы татар мәктәбендә ят тел буларак, алман телен өйрәткәннәр иде. Институтта урыс телен һәм әдәбиятын предмет буларак кына өйрәндек. Безнең бөтен укытучыларыбыз татар укытучылары иде. Башкорт әлифбасы кабул ителгәч, башкортларга бер башкорт укытучысы аерым үз телләрендә дәрес бирде. Шулай да күпчелек татарча уку ягында булды.

Ләкин минем алман теле укытучысы буласым килми иде. Металлургия инженеры булу турында уйладым. Украинадан институтка бер вәкил килеп, яшьләрне заводка эшкә чакырды. 1941 елның җәендә педагогия институтының 1 курсын бетергәч, Днепропетровск шәһәренә киттем. Металлургия заводында эшләдем, акча да юк чак. Уку башлангач, металлургия институтына барып карау теләге бар иде.

Ләкин сугыш башланып китә...

Әйе, сугыш башланып китте. Барлык эшчеләрне шундук гаскәргә алдылар, батальоннарга-роталарга бүлделәр. Гулаг лагерьларыннан бик күп кеше китерделәр. Бу фронтның 3нче сугыш линиясе иде, без танкларга каршы окоплар казыдык. Соңыннан безгә хәрби кием дә бирделәр.

Батальон командиры керәшен иде, ул мине замполит итте. Мин комсомол әгъзасы идем. Ротада Беренче Дөнья сугышында бик яшьләй әсирдә булган, инде олырак яшьтә, татарча сөйләшүче бер чуаш бар иде. Ул миңа әйтте: “Улым, син бернәрсә күрмә, бернәрсә ишетмә, бернәрсә әйтмә!”, дип. Мин ни кушсалар, шуны эшләдем.

Беркөнне мине батальон командиры чакырып алды. “Менә, ди, бинокль, син алманнарны карап тор”. Ә алман гаскәрләре бездән бер километр тирәсендә генә, урман буенда урнашкан иде.

Биш көн чамасы аларга кайчан ашарга китергәннәрен, ни эшләгәннәрен күзәттем. Аннан тагын яңа эш куштылар: дүрт кешене алып, алманнар ягына листовкалар ыргытырга. Ул листовкаларда алман эшчеләренә: “Без социалистлар, без эшчеләр партиясе, безнең якка чыгыгыз”, дип язылган мөрәҗәгать иде. Бу июль ае, биек булып үлән үскән. Ләкин чик буендагы тимерчыбыкларның электр токлы икәнен белми идек. Күтәрелде сигнал, безгә ата башладылар. Нишләргә? Листовкаларны ташладык та, чигенә башладык.

Алманнар атканга, безнекеләр дә ата башлады. Без шул ике ут арасында икенче көнгә караңгы төшкәнчегә кадәр яттык. Ике иптәшебезне югалттык. Үзебезнең якка көч-хәл белән кайтып җитә алдык.

Бер-ике көннән соң мине батальон командиры яңадан чакырды, дивизия командиры килгән дип. Аңарга әйткәннәр, менә без зур эш эшләдек, дошман ягына листовкалар ташладык, дигәннәр. Моны зур батырлык итеп күрсәткәннәр... Нинди батырлык?! Безнең ыштаннар юпь-юеш иде... Дивизия командиры белән сөйләшеп утырдык ул вакыт, миңа әйтә: “Әйдә, чык әле, аерым сөйләшик әле”, ди. Ә чыгып сөйләшкәндә, минем белән татарча сөйләшә башлады: ”Улым, мин сине политик академиягә укырга җибәрәм”, диде. Тик җибәрергә өлгермәде, шул атна-ун көн эчендә безне алманнар яулап алды. Каршылык күрсәтә алмый да калдык.


Әсирлек


Әсирлеккә эләгүегез ничек булды, Гариф абый?

1942 елның җәе иде. Хәрби киемдә оборонада ятабыз. Алманнар безне бомбага тота башлады. Без ябык окопта ята идек, кереп-чыгар җир генә бар. Пулеметтан атучы бер яһүд иде, аңа команда бирәләр “ат!” дип, ә ул куркудан ата да алмый калды. Алман гаскәре килә, тыгыз сафлы булып, кулларын селтәп, без башны да күтәрәлмибез... Бомбалар шартлый, танклар үтеп китә. Безнең күбесе Гулагтан китерелгән кешеләр иде, тәҗрибә юк, хәрби әзерлек тә булмады.

Әйе, окоптан кулларны күтәреп чыктык... Минем хәрби киемдә “замполит” дип язылган тамга бар иде. Безне тезделәр дә: “Politoffiziere und Juden! Zwei Schritte nach vorne!” (“Политофицерлар һәм яһүдләр! Ике адым алга!”) диделәр. Мин ул тамганы алып ыргытырга өлгергән идем. Украиннар, урыслар яһүдләрне этеп чыгардылар. Мине, окоптан чыгуга ук, бер яшь алман солдаты шундук атарга теләде, тик командиры аны туктатты. Сорый бу: “Кайда сезнең икенче линиягез, еракмы моннан? Кайда миналар куелган?”. Миналарны куйганнармы-куймаганнармы, мин белми идем. Аркама патроннар астылар. Әйтә бу алман командиры: “Әйдә алып бар”, ди. Тагын: “Әгәр берәр алман солдаты минага эләксә, мин сине шундук атып үтерәм”, диде. Ул бер яшь лейтенант иде, шулай юлда сөйләшеп бардык, син кая укыдың, каян телне беләсең, дип кызыксынды. Чыннан да, миналар шартлады, берничә алман солдаты һәлак булды, язмыштыр, миңа тимәделәр. Ул чакта мин бик яшь, антисемитизмның да ни икәнен ишеткәнем булмады. Миңа 19 яшь иде әсир төшкәндә. Аннан безне җыеп Харьковка алып киттеләр.

Р.Мостафин: “Г.Солтан турында аның белән бергә булган кешеләр, ул үзе теләп дошман кулына бирелгән, хәтта, атмасыннар дип, безнекеләр окобына граната ыргытып киткән, дип сөйләделәр,” дип яза. Бу дөреслеккә туры киләме?

Болар бөтенесе – ялган. Абау… ничек инде, мин үзем дә окопта яткан кеше бит?! Бу – әкият. Мин үз теләгем белән алманнарга әсир төшкән кеше түгел, безне әсиргә алдылар. Бөтен бер дивизия иде анда. Бу – дезинформация.


Легионга керү


Гариф абый, легионга керүегез турында сөйләгез әле.

Легионерларның ашханәсе. Гариф Солтан архивыннан
1942 елда алманнар легионнар төзү политикасын башлады. Ул чакта ук Алманиядә биш миллионлап әсир исәпләнә иде.

Легионга килер алдыннан әсирләрне Польшада, Седльце шәһәрендә тупладылар. Татарлар, башкортлар, чуашлар, фин-угырлар башта шунда китерелде, ул легионалды (Vorlegion) дип атала иде.

Лагерьда мине Әхмәт Тимер тапты. Ул алманча белгән һәм белемле кешеләрне легионның политик вәкиллегенә эзли иде, әсирлеккә эләккән студентларны Германиядә укытырга чыгарырга теләде. Шунысын әйтергә кирәк: әсирләрне лагерьдан легионга чыгару үзихтыяр белән иде, моны беркем дә мәҗбүр итмәде.

Әхмәт Тимер: “Алманча белүчеләр бармы?” дип сорады. Мин кулымны күтәрдем. Без утызлап кеше җыелдык. Әхмәт Тимер текст бирде, аны татарчадан алманчага тәрҗемә иттем. Без бит урта мәктәптә алман телен өйрәндек, латин хәрефләре белән укыгач, урысларга караганда тизрәк үзләштерә идек. Ә мин гомумән телләрне өйрәнергә ярата, җиңел үзләштерә идем.

Аннан безне Берлиннан ерак түгел Вустрау дигән лагерьга китерделәр. Анда махсус ачык һәм ябык лагерь бар иде. Легионда вәкиллек итү һәм үз һөнәрләре буенча эшләү өчен әсирләрне шунда җыйдылар.

Соңыннан Әхмәт Тимер мине Берлинга китерде. Аның Берлинда бюросы бар, ул анда легионның политик вәкиллеге белән шөгыльләнә иде.

Легион Польшада, ә Көнчыгыш министрлыгы Алманиядә иде. Легион хәрби яктан вермахт карамагында булды. Көнчыгыш министрлыгы легионда милли комитетлар төзеде, алар өчен җаваплы булды.

Легион үзе комитеттан элегрәк төзелде. Пропаганда министрлыгында төрле телләрдә радиотапшырулар бүлеге эшләде. Шуңа әһәмият бирергә кирәк, комитетта эшләүчеләр күбесе цивиль гражданнар иде, аларга Fremdenpass (ят халык кешеләре өчен махсус паспорт) бирделәр, ягъни бу – Алманиядә яшәү хокукы бирүче документ. Көнчыгыш министрлыгында төрле милләтләр бүлеге бар иде, мин Идел-Урал (башта Volga-Tataren дип йөртелде) төрки-татар бүлеге башлыгы адвокат Һайнц Унглаубеның (Heinz Unglaube) тәрҗемәчесе булдым. Танышуга ук ул миңа: “Du bist mein Dolmetscher!” (“Син минем тәрҗемәче!”) дигән иде.

Төрки-татар бүлегенең вазыйфасы нидән гыйбарәт иде?

Легионерларның ял итү урыны. Гариф Солтан архивыннан
Бу бүлекнең вазыйфасы – комитетка эшкә алынган кешеләргә паспорт, азык һәм кием карталары алып бирү, фатирларга урнаштыру, комитеттагы кешеләргә мәгашь (хезмәт хакы) түләү, легионга бару өчен юлга чыкса – рөхсәт алып бирү иде. Боларны адвокат Унглаубе башкарды, ә мин бу эшләрдә тәрҗемәче булып йөрдем. Бу бүлекнең тагы бер вазыйфасы – легионнар өчен ял йортлары оештыру. Алман гаскәрләрендә сугыш вакытында илгә кайтып ял итү (Heimaturlaub) бар иде. Легиондагылар Польшадан ял итәргә килә иделәр.. Без аларга пропаганда буларак, Алманияне дә күрсәтеп йөрдек. Татар легионерлары өчен өч ял йорты булдырылды. Ял йортларына акчаны Көнчыгыш министрлыгы түләде. Күп легионнарның, мәсәлән, әрмәннәр, грузиннар, украиннарның легионнары алданрак төзелсәләр дә, андый хокуклары булмады. Монда фон Менденең өлеше зур иде, чөнки ул татарлар белән яхшы мөнәсәбәттә булды.

Легионерларга Алманияне күрсәткәндә, мин алманчадан тәрҗемә итеп йөрдем. СССРдагыга караганда монда эшчеләрнең дә, өлкән яшьтәгеләрнең дә яхшы тәэмин ителгәнлегенә һәммәсе шакката иде. Мин аларны Ишембайдагы нефть чыгаручы эшчеләр белән чагыштыра идем. Ул эшчеләр бернинди шартларсыз, су юлы да, бәдрәф юлы да булмаган баракларда яшәделәр.

Шунысы: хәзер Русиядә, социализм бездә генә булды, дип әйтәләр. Дөресен әйткәндә, аларның социализмы урыс милли мәнфәгатен яклады, аны интернационализм дип тә атадылар. “Сез бөтенегез дә бер хокуклы, эшчеләрегез кайда эшләсә дә, бер хезмәт хакы ала”, диделәр. “СССРда бар милләтләр дә бер хокукка ия”, дисәләр дә, бу алай түгел иде. Милләтләр төрле категорияләргә бүленде. Татарстанга, Башкортстанга урыслар күп килде, ә татар-башкорт азчылыкта калдыру өчен читкә җибәрелде. Союздаш республикалар, автоном республика, автоном өлкәләр – болар һәммәсе урысның үз милли мәнфәгате өчен эшләнде.

Гражданнар сугышы башлангач, Ленин, татарларга һәм башка төрки халыкларга мөрәҗәгать итеп: “Мөстәкыйльлек алыгыз, ничек телисез, шулай яшәгез”, дигән. Татарлар гаскәр төзеп, Фрунзега Урта Азиядә коммунизм режимы урнаштырырга ярдәм иттеләр. Коммунистлар чыннан да иреклек бирер дип уйладылар. Соңыннан Ленин:” Бөтен милләт түгел, бары тик пролетариат мөстәкыйльлеге”, диде. Ләкин пролетариатны да бүлделәр. Милләт булып җитешкән татарның үз пролетариаты булса да, үз компартиясе булмады, Өлкә комитеты гына булып калды. Ә Урта Азия халыклары, милләт булып җитешмәсәләр дә, үз компартияләре булды, ләкин анда да урыслар хакимлек итте. Ул вакытта ук Татарстан да, Башкортстан да икътисади яктан алга киткән, табигый байлыкларга ия иделәр. СССРда татарлар икенче сортлы халык булды. Бу хакта никтер бер дә язмыйлар.

Мин болар хакында ул чакта белми идем, чөнки бик яшь идем, боларны миңа әсирләр лагерында татар зыялылары вәкилләре сөйләде.

Без төрле лагерьлардан татар әсирләрен чыгаруга ирештек. Аларга цивиль паспортлар бирелде. Күп кенә яһүдләрне дә, саклап калу өчен, татар итеп күрсәтә алдык.


Милли мәнфәгать


Гариф абый, легионерлар, алманнар ягында сугышып, нәрсәгә өметләнде?

Легионда намаз вакыты. Гариф Солтан архивыннан
Әгәр сугышта алманнар җиңсә, Идел-Урал штатларын кору, аңа татар, башкорт, чуаш һәм фин-угырларны кертү. Легионерларга шул аңлатылды: сез легионда сугышка, ягъни үлемгә барасыз, әгәр алманнар җиңә икән, безнең үз мөстәкыйль дәүләтебез булырга тиеш. Максат бер генә иде: милли мәнфәгать. Без генә түгел, моны башка халыклар да теләде.

Ятлар хакимияте астындагы халык һәр вәзгыятьне файдаланырга тиеш. Наци Германиясенә әсиргә төшкәч тә, легионнар политикасы белән үз дәүләтебезне кору һәм үз милләтебезне кайгырту хакында уйладык. Алманнар ачыктан-ачык әйттеләр: без сезгә үз партиябезнең идеологиясен бәйләмибез, бу фәкать алман халкы өчен, ә сез үз дәүләтегезне уйлагыз, диделәр.

Тагы шуны язмыйлар: генерал Власов, әсиргә эләккәч, алманнар ягында “Комитет освобождения народов России” дигән оешма төзи. Бу оешма, алманнар җиңгән очракта да, империяне саклап калу ягында иде. Власов үз карамагына легионнарны да алмакчы иде, ләкин милли легион җитәкчеләре Власов белән империя тарафында булмады. Алманнар, әлбәттә, урысларның да коммунистларга каршы сугышуын теләде. Шуңа күрә әйттеләр, әйдәгез, бер конференция оештырыйк, сөйләшегез урыслар белән, диделәр. Безнекеләр Потсдамда җыелды, анда мин дә чыгыш ясадым. Алманнарга шундый сорау куйдылар: сез империяне саклап калырга телисез икән, ни өчен алайса сугыш башладыгыз? Сүз системаларның каршы булуында гына түгел. Бер кыйтгада бер-берсенә каршы булган ике куәтнең булуы мөмкин түгел.

Власов ягыннан легионга чыгучы татарлар да булды.

1944 елның азакларында Власов гаскәрләре Чехословакиядә иде. Алманнар чигенә башлагач, алар алманнарга каршы ут ачтылар. Американнар ягына чыктылар, ләкин американнар аларны кире коммунистларга тапшырдылар.


Кем ул фон Менде?


Гариф абый, Сез фон Мендене, татарлар белән яхшы мөнәсәбәттә булды, дидегез. Аның турында сөйләгез әле.

Герхард фон Менде, “Русия төрекләренең милли көрәше”, 1936. Гариф Солтан архивыннан
Герхард фон Менде (Gerhard von Mende) – алман тарихчысы иде. Икенче Дөнья сугышына кадәр тюркология өлкәсендә алдынгы рольне алманнар уйнады. Профессор Бертольд Шпулер (Bertold Spuler), мәсәлән, Идел-Урал һәм Алтын Урда хакында китап язды. Ә фон Менде “Идел-Урал халыкларының милли хәрәкәте”, “Русия төрекләренең милли көрәше” исемле китаплар авторы. Бу китаплар миндә бар. Алар татар теленә тәрҗемә ителде микән?

Профессор фон Менде – татарларның дусты иде. Сугышка кадәр үк Төркиядән килгән татарлар Берлин университетында укыды. Фон Менде аларны укытты, ул аларны белә иде. Шуңа күрә сугыш башлангач, ул “Идел-Урал мәсьәләсе”н яклап чыкты.

Көнчыгыш министрлыгының ят халыклар бүлегендә профессор Менденың булуы файдага булды, ул татарларга бик күп ярдәм итте. Татар легионерлары өчен акчаны ул таба иде. Польшадан профессор Курат һәм доктор Әхмәт Тимернең булуы да татарга файдага булды. Бу хакта Әхмәт Тимернең китапларында да бар.

Профессор фон Менде татарча да, урысча да бик яхшы сөйләшә иде.

Кешенең тормышында язмыш дигән нәрсә дә бар. Язмыш мине, чыннан да, яклаган. Профессор Герһард фон Менденең абыйсының хатыны татар иде. Бу ханым, Беренче Дөнья сугышында урыс армиясендә табибә булган, сугышта алманнарга әсиргә эләккән. Анда ул алман госпиталендә эшләгән, әсирләрне дәвалаган. Госпитальнең башлыгы аңа өйләнгән.

Шунысы кызыклы: бу ханым минем әнинең кардәше булып чыга. Аларның әниләре төрле, әтиләре бер булган. Минем әнием татар морзалары нәселеннән иде. Хәл болай була: Әхмәт Тимер, лагерьдагы әсирләрнең кем каян, әти-әнисе турындагы исемлек-анкетаны фон Мендегә күрсәтә. Шушы ханым, исемлектә минем исемне күреп, мине кардәше дип атый. Шуңа да мине әсирдән тиз чыгаралар да инде. Бу – язмыш мәсьәләсе.

Фон Менденең язмышы сугыштан соң ничек булды?

Ул сугыштан соң инглизләр белән бергә эшләде, Көнчыгыш Европа институты төзеде. Профессор фон Менде СССРдагы милләтләр проблемасын белүче эксперт иде, мин дә аңарда эшләдем. Аның белән язышкан хатлар әле дә бар. Аның хатыны норвегияле иде, бу ханым Төркиядән килгән татарлар белән танышкач, “татарлар зыялы халык икән”, дип миңа язган да иде.


Муса Җәлил турында


Гариф абый, Сез Муса Җәлилне күргән кеше. Ул сезнең хәтердә нинди кеше булып кереп калган?

Мин Муса Җәлил белән аңа паспорт алып биргәндә, фатирга урнаштырганда, аның комитетка кергән һәм Алманиянең цивиль паспортын алган кеше буларак, Помераниядәге ябык зонадагы ял йортына алып барганда күрештем. Ул ял йорты F-1 һәм F-2 ракеталарын чыгара торган яшерен зонада урнашкан, анда минем кереп йөрү рөхсәтем бар иде. Муса Җәлил анда ял итте.

Хәтеремдә, ул буе кечкенә, 1,50 метр тирәсе кеше иде. Шәхсияте бер дә тәэсирле түгел иде, сөйләгәндә дә бер дә тәэсирле сөйләми иде. Мин, гомумән, ул вакытта Муса Җәлил дигән язучының булуын да белми идем.

Сез Муса Җәлил белән бәйләнештә булдыгызмы? Аның турында ниләр беләсез, ниләр ишеттегез?

Минем аның белән һичнинди мөнәсәбәтем булмады. Аның белән Әнвәр Айдагулов сөйләшүләр алып барды, бу хакта аның хәтирәләрендә бар. Ул анда Айдагуловка әйткән, инде алманнар җиңә алмый, нишләрбез икән, дигән формада... Муса Җәлил, легионга баргач, Кормаш белән сөйләшеп кайткан, алар анда котылу җаен караганнар, дип язган Айдагулов.

Муса Җәлилне әсирләр лагерыннан Әхмәт Тимер алып чыга. Әйткәнемчә, Әхмәт Тимер лагерьга легион белән вәкиллек итү өчен кешеләр эзләп килә. Муса Җәлил әсирләр лагерыннан үз ихтыяры белән чыккан, ул анда Гумеров фамилиясендә булган. Аннары аны Берлиннан ерак түгел Вустраудагы махсус лагерьга китерәләр. Башта ябык лагерьда тоталар, аннан ачык лагерьга чыгаралар.

Язалар: Муса Җәлил әсирлеккә каты яраланган килеш эләккән дип. Шунысын әйтә алам: аның һичнинди җәрәхәте дә юк иде.

Гариф Солтан, Шәфи Алмас, Һайнц Унглаубе. Гариф Солтан архивыннан
Шәфи Алмас Муса Җәлилне үз янына, комитетка эшкә билгели. Комитетта Муса Җәлилнең Мәскәүдән бер язучы танышы – Симаев фамилияле кеше дә булган. Сугышка кадәр Симаев Мәскәүдә бер урыс гәҗитендә корреспондент булып эшләгән.

Шәфи Алмас – сәүдәгәр-кәсепче, бик гади, бик яхшы кеше иде. Әхмәт Тимер сугыш беткәнче, ә Шәфи Алмас сугыштан соң Төркиягә китте, алар төрек ватандашлары иде.

Монда бераз гына чигенеш, бу турыда да язмыйлар: Гаяз Исхакый сугышка кадәр, Берлин белән Варшау арасында йөреп, “Яңа милли юл” дигән журнал чыгара. Аңа акчаны поляклар биргән. Берлинда аның журналын чыгарырга булышкан татарлар соңыннан Америкага киттеләр. Алманнар Польшаны басып алгач, Гаяз Исхакый Төркиягә китә, төрек хөкүмәте аңа пенсия бирә. СССР га каршы сугыш башлануга, ул кабат Алманиягә килә, максаты – большевикларга каршы эшләү, Идел-Урал дәүләтен төзү була. Ләкин аңа алманнар риза булмый, чөнки инде бик картайган була һәм ул вазыйфага Берлин университетын тәмамлаган Әхмәт Тимерне билгелиләр.

Рәхим Саттар шуларны сөйләгән иде: 1936 елда Кырымда безнең классик язучыбыз, педагогыбыз Галимҗан Ибраһимов дәваланып яткан. Ул вакытта Кырым-татар АССР ның башлыгы татар кешесе булып, аңа урын биргән. Ибраһимовта туберкулез хастасы була. Аның янына хәл белергә Казаннан татар язучылары вәкилләре килә. Ә Мәскәүдән килә Муса Җәлил берүзе. Сөйләшүнең нәтиҗәсе шул була: Ибраһимовны, панисламистлыкта гаепләп, Черек күл төрмәсенә кайтарып ябалар.

Ни өчен панисламист диләр? 1926 елда Бакуда Тюркология конгрессында латин әлифбасы кабул ителә. Анда урыс вәкилләре кирилл әлифбасын тәкъдим итәләр, ләкин безнекеләр каршы була. Галимҗан Ибраһимов ул вакыт гарәп әлифбасын саклап калу тарафдары була, ”латин хәрефләрен кертсәк, яшьләребез үзебезнең классик әдәбиятны өйрәнә алмаслар”, ди. Галимҗан Ибраһимов Черек күлдәге КГБ төрмәсендә үлә. Шуннан соң аның янында булып кайткан башка язучыларны да эзәрлекли башлыйлар. Ә Муса Җәлилне Мәскәүдән китереп, Татарстан язучылар оешмасына эшкә билгелиләр. Ибраһимовның үлемендә Җәлилне гаепле дип әйтәләр. Рәхим Саттар, легионда чакта Муса Җәлилгә әйткән: “Башына җиттегез Галимҗан Ибраһимовның”, дип. Менә шундый сүзләр бар, никадәр булгандыр, анысын мин белмим, болар бары минем ишеткәннәр генә.

Р.Мостафин мәкаләсеннән цитат: "Идел-Урал" легионында тәрҗемәче булып эшләвен Гариф Солтан үзе дә таный. Әмма бер әйберне әйтеп бетерми: тәрҗемәче вазыйфасын башкарган һәрбер кеше шул ук вакытта немец контрразведкасының 1-ц бүлегендә агент, ягъни шымчы булып исәптә тора.” Сез Муса Җәлил артыннан шымчылык иттегезме, бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Бу – ялган сүз. Мин, гомумән, комитеттагы кешеләр белән бик аз очраштым. Күбрәк адвокат Унглаубе белән, алманнар белән аралашып йөрдем. Миңа Муса Җәлил белән аралашуның кирәге дә юк иде, мин аның белән ни сөйләшеп йөрим?! Аннан соң, әйткәнемчә, аның миңа тәэсире дә булмады. Мин татар мәсьәләсе, тел мәсьәләсе эшләре белән йөрдем. Татарлар хакында алманнар да белсен өчен татарча-алманча гәҗит-журнал, алманча-татарча белешмәләр чыгардык. Буш вакытым чыкканда, Берлин университетына ирекле тыңлаучы булып лекцияләргә йөрдем.

Легиондагылар Берлинда эшләүчеләрнең һәммәсенә шөбһә белән карадылар, шпион дип уйладылар. Көнчыгыш министрлыгы безне яклады. Без легионерлар максатсыз көрәшмәсеннәр, максат булсын, дидек. 1944 елда Грайфсвальд шәһәрендә үткән Корылтайдагы чыгышымда мин әйттем, урысларның үз дәүләте булсын, ә безнең үз дәүләтебез дип. Анда мин үз исемемнән түгел, Абдулла исеме астында сөйләдем, энеләремә зыян килмәсен дип.

Гариф абый, Муса Җәлил ни өчен кулга алына?

Легионда татар оркестры концерты. Гариф Солтан архивыннан
Шәфи Алмас Муса Җәлилгә Пропаганда министрлыгындагы татарча радиотапшырулар редакциясенә ярдәм итүне йөкли. Ул шунда профессор Галимҗан Идриси белән күрешә. Монда Идрисинең роле икеле... Идрисинең хатыны шушы радиотапшырулар бүлеге башлыгы булып торды. Идриси үзе Тышкы эшләр Министрлыгында ислам мәсьәләсе буенча киңәшче булып йөри иде.

1943 елның азакларында, Шәфи Алмас Муса Җәлилне легион төзелүнең берьеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре алып бару өчен легионга җибәрә. Легионда бар иде культура взводы. Бу взвод абвер, ягъни контрразведка карамагында була. Анда татарлар да эшли иде. Муса Җәлил легионга барып җырчылар, музыкантлар, сәнгатькәрләр эзләп кайта.

Икенче баруда, комитетта эшләүче Симаев белән килешеп, “сез алманнарны үтерегез дә, партизаннар ягына чыгыгыз”, дип язылган листовкалар алып барырга сөйләшәләр. Комитетның үзендә күпләп бастыру машинасы бар иде. Легионда һәркөнне иртә белән гаскәрне бараклардан саналу өчен чыгарып тезәләр иде. Ул вакытта баракларны абвер кешесе белән Мичурин фамилияле бер унтерофицер карап йөргән, җыештырганнармы-юкмы дип. Мендәр астында листовкалар табалар. Тенти башлыйлар. Каян килгән бу? диләр. Муса Җәлилнең чемоданыннан да шундый листовкалар табыла. Аны кулга алалар. Бер атнадан Берлинда комитетта бергә эшләгән кешеләрнең дә исемнәрен белеп, алар да кулга алына. Муса Җәлил аларның исемнәрен әйткән булып чыга.

Идрисинең дә хатынын кулга алалар, ләкин аны тиз чыгаралар, ул бу эшләрдә катнашкан булса да. Сәбәбе – ире Идриси Тышкы эшләр министрлыгында ислам мәсьәләсе буенча киңәшче, ул гарәпчәне дә, исламны да яхшы белүче кеше иде. Шунысы хәтеремдә: Идриси Идел-Урал штатын коруга каршы булды. Панисламист булып йөри иде.

Хәтерлим, бервакыт кич белән эштән чыксам, (безнең үзебезнең бина, радиокомитет аерым бинада иде) Идриси тора капка төбендә. ”Танышыйк, безгә кил”, ди. Ләкин башлыгым: “Барма”, диде. Алар белән булачак мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе соңыннан аңлашылды. Татар комитетында коммунистлар эшли дип, алманнар комитетны ябу политикасын башлады. “Бу эштә безнең катнашыбыз юк, бу кешеләр үз ихтыярлары белән коммунистлар ягыннан Алмания ягына чыккан, аннары, Алманиягә каршы шундый эшләр алып барган”, дип соңыннан адвокат Унглаубе безгә язып бирде. Шулай комитетны саклап кала алдык.

Мин милли дәүләт төзү идеясенә ышанып йөрдем һәм шуны теләдем дә! Башка милләт кешеләрендә муса җәлилчеләр булмады, ничектер Мәскәү татар-башкортларны файдалана алды.

Шунысын да онытырга ярамый: татар-башкорт легионын кору – татар мәсьәләсен дөнья политик сәхнәсенә мендерде.

Гариф абый, легионерларның көрәше турында Сез ниләр беләсез?

Кулга алынучыларның шул листовкаларын таптылар, көрәш дигәннең башкасын белмим мин. Алар нәрсә уйлаганнардыр, миңа билгеле түгел.

Аларга кадәр дә бит, сугышка кергәч, коралларын алманнарга каршы борган батальон булган дип язалар?

Анда бер отделениедән кайбер кешеләр генә партизаннар ягына чыга. “Бөтен бер батальон алманнар ягыннан чыкты”, дип бозып язалар.

Р.Мостафин мәкаләсеннән цитат: “Кайбер әсирләр фикеренчә, Муса Җәлилнең яшерен оешмасын да фашистларга шул ук Гариф Солтан саткан”. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Беренчедән, аны сату өчен аның белән бер оешмада булу кирәк. Мин аның белән бер оешмада булмадым.

Икенчедән, без аерым биналарда, ул комитетта, мин Көнчыгыш министрлыгында эшләдем, аның үз вазыйфасы, минем үз вазыйфам иде.

Минем бу эшләргә бөтенләй катнашым булмады. Чөнки мин үзебезнең мөстәкыйльлек идеясе белән горурлана идем! Күрәсез,бу фактны да бозып күрсәтәләр.

Р.Мостафин мәкаләсеннән цитат: “Һәрхәлдә, допрослар вакытында ул, немец тикшерүчеләренә ярдәм итеп, тәрҗемәче буларак катнаша”. Гариф абый, Сез Җәлилдән сорау алуда тәрҗемәче буларак катнаштыгызмы?


Һич юк. Легионның үз тәрҗемәчеләре бар иде. Гомумән, мин адвокат Унглаубе белән легионга бик сирәк барып йөрдем, анда да легионда эшләгән алманнарга татар мәсьәләсен аңлату өчен, чөнки алар татар мәсьәләсен бик үк белеп бетермиләр иде. Ул вакытта татарларны монголлар белән бутыйлар иде. Татар легионы командиры майор Оскар фон Зеккендорф (Major Оskar von Seckendorf) кына совет политикасын аңлый, ул урысча да сөйләшә иде.

Шулай да, кулга алынучыларга карата хөкем карары 1944 елның 25 августында гына үтәлә?

Аларга, алман суды үлем карары чыгаруга карамастан, бер ел буена тимиләр. Һитлерга аттентат, ягъни һөҗүм булганчыга кадәр. Һитлерга һөҗүм булганнан соң, ул: “Бөтен большевикларны үтерегез”, дигән. Югыйсә, алар исән каласылар иде. Чөнки без бөтенебез дә аларны якладык, алар гафу үтенделәр, комитетка “коткарыгыз” дигән хатлар язып тордылар, хата эшләдек, диделәр. Муса Җәлил үзе дә гафу үтенде. Минем үземә дә ярдәм сорап хат яздылар, без аларны кулдан килгәнчә якладык, алып калырга тырыштык.

Р.Мостафин мәкаләсеннән тагын бер цитат: “Хәер, Г.Солтан үзе дә җәлилчеләрне "немец империясенә хыянәт иткән өчен" гильотинада башларын чабып үтерүләрен таный”?

Ул вакытта Германиядә үлемгә хөкем ителгәннәргә ату җәзасы иде. Гильотина турында ишетмәдем, болар ялган бөтенесе. Аларны хөкем иткәндә, анда Госман исемле бер мулла да булган, ул дога укыган, соңыннан сөйләде, аларны аттылар дип. Аның сөйләвенә караганда, Муса Җәлил аңа: ”кирәкми миңа догаң”, дигән.

Муса Җәлилне каһарман дип атаганга Сезнең карашыгыз?

Казан Кирмәне алдында Муса Җәлил һәйкәле
Димәк, большевикларга, коммунистларга хезмәт иткән? Аны, Татарстан язучылары оешмасында эшләгән кешене, ник фронтка җибәрәләр? Сугыш башлангач, Мәскәүдәге, Ленинградтагы бар урыс язучыларын Татарстанга китергәндә? Татар язучылары, поездга төялеп, фронтка китеп барганда, Мәскәүдән поезд белән Татарстанга кайтучы урыс язучыларын очратканнар, дип язганнар иде. Урысныкылар безнекеләргә кычкыралар икән: ”Желаем вам успехов! Боритесь за Родину!” дип... Урысларныкын саклап калдылар, ә безнекеләрне фронтка җибәрделәр.

Муса Җәлил һәйкәлен Казан Кирмәне алдына түгел, бәлки Мәскәүнеке каршына куяргадыр? Казан Кирмәне каршына татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәлен кую дөресрәк булыр иде.

Гариф абый, Муса Җәлил бит үз теләге белән фронтка китә?

Кем инде үз теләге белән гомерен бирергә теләсен?! Буш сүз ул! Сугышка бару – үлемгә бару инде ул, ләкин кемнең үз теләге белән үләсе килсен?

Аннан соң, легиондагы зыялы кешеләр милли дәүләт төзү идеясен якладылар, шул тарафта тордылар. Муса Җәлилнең Мәскәү кешесе булуы турында бу хәлләрдән соң сүз булды, бу – ихтимал. Чөнки Мәскәү легионнарны туздыру политикасын алып бара иде. Шунысы кызык, грузин, әрмән, урыс легионнарында совет өчен эшләүчеләр булмады, бу фәкать татарларда гына шулай булды.

Әгәр алар исән калган булсалар да, аларны йә Гулагка җибәрерләр, йә аткан булырлар иде. Муса Җәлилгә тимәскә мөмкиннәр, әгәр ул чыннан да агент итеп чыгарылган булса...

Р.Мостафин мәкаләсеннән цитат: ”Хаиннан батыр ясап буламы? Муса Җәлил һәм Гариф Солтан. Бу ике исемне янәшә кую – хурлык”. Гариф абый, Сезне хаин дип атауга карата фикерегез?

Нинди хаин?! Бу – КГБның дезинформациясе. Әйткәнемчә, мин Муса Җәлил белән бөтенләй аралашмадым. Миңа аның белән аралашуның кирәге дә юк иде.


Идеягә ышану


Гариф абый, алманнар җиңеп, Идел-Урал дәүләте төзеләчәгенә, татарның үз мөстәкыйль дәүләте булырына Сез чын-чынлап ышандыгызмы?

Әлбәттә! Без идеягә ышандык. 1942-43 елларда алманнарның алга китүе билгеле иде, Мәскәүне, Ленинградны уратып алдылар, әйттеләр: без җиңсәк, урыс булмаган халыкларның бәйсезлеген таныйбыз, дип.

Бу идея урыс булмаган халыкларны куллану өчен генә булган, чынында, җиңгән очракта бернинди бәйсезлек тә бирелмәс иде, дигән фикергә карашыгыз?


Ә каян белә алар?! Без шуны тели идек! Буламы-булмыймы, ул икенче мәсьәлә, ә без шуның өчен эшләдек, шуның өчен тырыштык! Алманнар танырга тиешләр шуны, мин моны ул вакытта олырак яшьтәге алманнардан ишеттем, җиңгән очракта алманнар дөнья куәте була алмаслар иде. Әгәр урыс империясе дә калса, урыс булмаган халыкларны да танымасалар. Милли мәнфәгать һәр җирдә роль уйный. Политикада мәхәббәт мәсьәләсе юк, ә милли мәнфәгать мәсьәләсе генә бар. Без милли мәнфәгать мәсьәләсен якладык. Без национал-социалистлар белән түгел, ә Алмания белән карадык үзебезнең максатларны. Әгәр Алмания җиңә икән, безнең үз дәүләтебез булсын дип теләдек.

Әйтик, чуашлар комитетта “За национальную независимость” дигән гәҗит чыгардылар. Скобелев дигән берәү Корылтайда бу хакта чыгыш та ясады. Ул Ватанга кайткач, ниләр сөйләгәненнән мин хәбәрдар. Кайткан кешеләр үзләрен саклап калу өчен теләсә нәрсә сөйлиләр, бу аңлашыла да...

Сугышның ахырына таба легион нинди хәлдә иде?


Сугышта алманнар җиңелә башлагач, профессор фон Менде ярдәме белән, татар легионы 1945 ел башында Франциягә күчерелде, ә Көнчыгыш министрлыгы Берлиннан Көнбатыш Алманиягә күчте. Төп максат – әгәр легион американнар, французлар кулына эләксә, большевикларга тапшырмаслар дип. Легионның бер өлеше СС карамагында калды. Ә Франциядәге татар легионының бер өлеше француз коммунист-партизаннары янына чыга. Аларның кайберләренә орден-медальләр, СССРга кайткач, үзләрен саклап калу өчен кәгазь дә язып бирәләр. Ә кайберләрен советларга тотып бирделәр, хата эшләделәр.

Шәфи Алмас, адвокат Унглаубе белән мин дә Франциядә булдым. Парижда безнең легионны алман командованиесе кабул иткән иде. Әйткәнемчә, сугыштан соң Шәфи Алмас Төркиягә китте, ә Унглаубе Һамбург тирәсендә яшәде, без аның белән аралашуны дәвам иттек.

Сезнең кулда “Idel-Ural” гәҗите, шушы саннан бер өзек: “Deutsche-Tatarische Nachrichtenblatt” žurnalь, үzeneŋ ber jьl cьğu dәwerendә german һәm tatar хalqь arasьnda nьqlь bәjlәneş urnaştьruda, ğomumәn, tatar xalkьnьŋ tarixьn һәm хәzerge Bөjek suğьş waqьtьnda хalqьbьznьŋ alьp barğan sәjәsәten german хalьqlarьna tanьtu bujьnca zur uŋьşlarğa ireşte”… Сез бу журналның редакторы да булгансыз
Гариф Солтан “Идел-Урал” гәҗите турында сөйли
?

Әйе. Монда герман халыклары дигәндә, норвеглар да, шведлар һәм башкалар да күздә тотыла. Нацизмны яклау юк монда. Америка президенты Рузвельт сугыш башланганчы әйткән: Американың милли мәнфәгате өчен ике әшәке адәм – йә Һитлер, йә Сталин белән эшләргә тиешбез, дигән. Адәм әшәкесе Сталинның политикасы капитализмга, базар мөнәсәбәтләренә каршы булды, ә Һитлерда андый нәрсә юк иде. Икенче адәм әшәкесе Һитлер хата эшләде, Америкага сугыш игълан итте. Әгәр дә Һитлер партиясе яһүдләр мәсьәләсен күтәрмәгән булса, вәзгыять бөтенләй башка булыр иде. Ә Америка өчен милли мәнфәгать беренче урында торды.


Сугыш беткәч


Гариф абый, сугыштан соң ниләр кичердегез?

Билгеле, беренче чиратта, сакланып калуны уйладык. Чөнки, сугыштан соң, американнар, инглизләр урыслар белән килешеп, әсирләрне көчләп кайтардылар теге якка, соңыннан моның хата икәнлеген таныдылар билгеле.

Сугыш вакытында ук мин Берлиндагы төрек студентлар берлеге белән элемтәдә тора идем. Алар миңа Кашкарда туган дигән ялган документ бирделәр. Без Мюнхеннан ерак түгел, Гармиш тирәсендәге элекке вермахт казармасында Төркиягә китүче төрекләр булып яшәдек. 1946 елны кердек, 1948 елның ахырында чыгардылар. Ләкин төрек консулы әйтте, Төркиягә китәр өчен төрек паспорты алырга тиешсез, дип. Шулай да Алманиядә калырга булдык, безне алманнар кабул иттеләр, яхшы карадылар. Мин Һамбург университетына укырга кердем, 1952 елга кадәр укыдым. Гариф урынына Гарип дип язылган ул документларны, мин Германиядә яшәү дәверендә тәки үзгәртә алмадым.

"Америка авазы” һәм “Азатлык” радиоларында татар-башкорт редакцияләрен ачу тарихын да сөйләмәссезме?

1947 елның август аенда без Идел-Урал төрки халыкларының, ягъни татар-башкорт-чуваш халыкларының мөстәкыйльлеге өчен яңа көрәш берлеген оештырдык. Ә 1949 елны ABN (Anti-Bolshevik Bloc of Nations) оешмасына, ягъни милләтләрнең антибольшевистик оешмасына әгъза булып кердек. ABN – СССРның урыс булмаган халыклары һәм Көнчыгыш Европа милләтләренең эмиграциядәге антикоммунист һәм антиимпериалистик оешмалары исемендә хәрәкәт итте. Икенче Дөнья сугышыннан соң совет-американ партнерлыгы юкка чыкты. 1950 елда американнар да безнең мәсьәлә белән кызыксына башлады.

Мөселман дөньясында татарны таныту өчен мин күп эшләдем. Сәясәткә тәэсир итүче американнар белән шәхси танышлыгым бар иде. 1951 елда “Америка авазы”нда татарча башкортча тапшырулар ачып җибәрүгә ирештем. Һәркөнне ярты сәгать дәвамында татар телендә Америка хәбәрләре, Америка сәясәте турында мәгълүматлы тапшырулар бирелде. Башкортлар булмау сәбәпле, татарча гына тапшырырга туры килде. Бу эшләрдә мин оештыручы буларак йөрдем. Үзем бу вакытта Һамбург университетында диссертация эше белән мәшгуль идем.

“Азатлык” радиосында, Нью-Йорк, 1958. Гариф Солтан архивыннан
1952 елда американнар “Азатлык/Азат Европа” радиосын оештыру эшенә керештеләр. “Азатлык” радиосын оештыру американнарга җиңел булмады, чөнки алар милләтләр мәсьәләсен бик күп белмиләр иде, бөтен эшне Керенский белән башлап җибәрделәр. Ә урыс булмаган халыкларның милли оешмалары Керенскийга шарт куйдылар: әгәр урыс партияләре безнең бәйсезлек принцибын танымый икән, без бергә эшләргә теләмибез, дип. Американнар нишләсеннәр, милли оешмалардан читтә булган кешеләр арасында аерым шәхесләр эзли башладылар. Шулай татар-башкорт редакциясе төзелде. Башкортлардан вәкил юк иде. Үзем Башкортстаннан булгач, башкортча да сөйләшә беләм, шуңа мин башкортлар мәсьәләсен дә якладым, татар-башкорт редакциясе ачабыз, дидем. Чуашлардан да кешеләр юк иде. Шулай итеп, 1953 елда “Азатлык” (башта “Идел-Урал” исемендә ачарга теләгән идек) татар-башкорт редакциясе оештырылды, ә “Америка авазы”ндагы татарча тапшырулар туктатылды. “Америка авазы”нда татар-башкорт тапшыруларының баш редакторы Нияз Максуди иде. “Америка авазы”ндагы ул тапшыруларны яңадан да ачарга тырыштым, ләкин татарча белүче кешеләрне табып булмады.

Керенскийның американнарга тәэсире бик зур иде. Ул һәммәсен үз кулына алып, татар-башкорт тапшыруларын, бераз гына вакыт биреп, урыс тапшырулары эчендә итәргә теләде. Без Керенскийга каршы чыктык, американнарга үзегез идарә итегез, безгә аерым редакция кирәк, дидек. Американнар шарт куйдылар: үз милләтегезнең мәнфәгате, тарихы турында сөйли аласыз, ләкин хәзердән ук Русиядән аерылып чыгу мәсьәләсен бик үк күтәрмәгез, диделәр. Әгәр бу мәсьәлә күтәрелсә, татарларны, Кырым татарларын сөргән кебек, үз милли территорияләреннән сөреп җибәрелүләре ихтимал дип уйладык. Тапшыруларда без советларның милли политикасын тәнкыйтьләдек.

Татар мәсьәләсен яклау өчен американлы булуны кирәк таптым һәм 1957 елда гаиләм белән Америкага күчеп киттем. Ун елдан артык Нью-Йоркта яшәдем. Анда “Азатлык” радиосында корреспондент булып эшләдем. Радионың комитетында мөселман дөньясында коммунизм тәэсиренә каршы эшләүче махсус департмент бар иде, мин Бөтендөнья ислам конгрессы җыелышларында большевизм-коммунизмга каршы чыгышлар ясадым, Нью-Йорк университетында татарлар турында лекцияләр дә укыдым. Гомумән, американнарга һәм инглизләргә татарларның кем икәнлеген күп аңлатырга туры килде, чөнки СССР халыкларын урыслар гына дип беләләр иде. Америка мәнфәгате өчен төрки халыкларның үз дәүләте булырга тиеш иде. Ә төрки халыклар арасында иң алга киткән халык – татарлар.

Татар мәсьәләсендә американнардан экспертлар да чыкты. Төрле җирләргә дәгъват итүләре, миннән киңәш сорап язган хатлары әле дә бар. Инглизләргә дә күп аңлаттык безнең мәсьәләне, алар дүрт кешегә стипендия дә бирделәр: Әнвәр Галим, Салих Фәйзи, Сукрыйга һәм миңа.

Нью-Йоркта яшәгән чорда мин Татар-Американ җәмгыяте рәисе булып та тордым. Бу эшләр өчен аерым бина алдык. Татар бәйрәмнәрен, төрле кичәләр үткәреп яшәдек.

1968 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Мюнхенда “Азатлык” татар-башкорт редакциясе мөдире булдым. “Азатлык”ның директорлар шурасы рәисе вазыйфасын да башкардым. Татар-башкорт редакциясенең политикасы – татарларны алга чыгару иде. Татар тапшырулары башка редакцияләргә үрнәк булып торды.

Мин американнар белән һәрчак яхшы мөнәсәбәттә тордым, алар белән уртак телне җиңел таба идем. Шуңа күрәдер, Рафаэль Мостафин һәм башкалар миңа бик нык һөҗүм итәләр, булмаган нәрсәләрне уйлап чыгарып язалар.

Тарихны язу җиңел эш түгел. Бигрәк тә Русиядә. Шулай да, ошыймы-ошамыймы, цивилизацияле халык тарихның уңай тарафларын да, тискәре тарафларын да мөмкин кадәр дөрес яктыртырга тиеш.


Татар-башкорт мөнәсәбәте


Гариф абый, Сез Башкортстан татары буларак, татар белән башкортның бүгенге хәленә ничек карыйсыз?

Киләчәк өчен Татарстан һәм Башкортстан бергә булырга тиеш. Башкортлар белән аңлашу җиңел түгел, ләкин аңлашырга тырышырга, уртак тел табарга кирәк. Башкортстанда татарларны башкорт дип яздыру да бик аяныч хәл.

Башкортларның иң мәшһүр классик язучылары Мәҗит Гафури татар телендә иҗат иткән. Ул вакытта да, хәзер дә Мәскәү татар белән башкорт арасында конфликт булдырырга тырыша.

Уфада, Милләт мәҗлесе җыенында Идел-Урал штатлары төзү карары кабул ителә. Зәки Вәлиди исемле башкортны Мәгариф министры итәргә телиләр. Ләкин ул: “Мин башлык булырга телим, ә сез мине министр итәсез”, дип җыенны ташлап китә. Оренбурга барып, Башкорт хөкүмәтен төзи. Башта Керенский белән бергә эшли, соңыннан большевиклар белән килешә. Малая Башкирия төзүгә ирешә, ләкин анда башкортлар аз була. Ахырда большевиклардан качып, Төркиягә китә.

Зәки Вәлиди белән мин Нью-Йоркта таныштым, ул бер җыелышка килгән иде. Мин аңа: “Син сәяси хата эшләдең”, дидем. Зәки Вәлиди Нью-Йоркта да американнар алдында татарларга каршы булды. Казахлар белән бергә эшләде, башкортларны казахларга кушып чыгыш ясады.

Башкортларның бүген дә сәяси уйлавы, фикер-тәҗрибәләре әле бик аз, киләчәк хакында уйламыйлар кебек.


Соңгы сүз


Гариф абый, гаиләгез турында да сөйләмәссезме?

Гариф Солтан
Хатыным – Мәдинә исемле иде. Әтисе – фин, әнисе – татар булган. Ул сугыш вакытында иптәш кызы белән Алманиягә килгән. Мәдинә белән танышу бик кызыклы булды. Мин аны тәүге кат бер кичәдә күрдем, күзем төште. Мәдинә бик чибәр, янында егетләр күп иде. Аны озатырга булдым, ләкин озатырга теләүчеләр миннән башка да бар булып чыкты. Ул чакта ныклап бокс белән шөгыльләнә идем, егетләр белән бераз сугышып та алырга туры килде (көлә). Мәдинә шул ук кичне: “Мин – синеке“ диде. Озак йөрмәдек, өйләнештек.

Миңа кияүгә чыккач, Мәдинә ислам диненә күчте. Улым Фәрит Америкада яши, банкта эксперт булып эшли. Кызым Кәримә Халыкара хокук фәнен өйрәнде, хәзер Мюнхенда, Нью-Йорк университетының күз клиникасында чит илләр белән бәйләнеш тоту эшен идарә итә. Алар һәр ел саен йә Парижда, йә Лондонда күз хасталыгын дәвалауга багышланган конференцияләр уздыралар.

Мәдинәнең вафатына инде ике ел. Ул биш елдан артык урын хастасы булды, гел кулда йөртергә туры килде. “Картлар йортына тапшырыгыз”, дисәләр дә, үзем карадым, чөнки өйдә үзен яхшырак хис итә иде. Мәдинә белән без 60 ел бергә яшәдек.

Эш бүлмәгез китаплар, фоторәсемнәр, документлар белән тулы. Бу архив үзе бер хәзинә...

Документларның төп нөсхәләрен Америкадагы Һарвард университетына җибәрергә уйлыйм, мин моны Америка ватандашы буларак эшлим. Аларны өйрәнергә теләүчеләр булса, анда барып таныша ала.

Гариф абый, гомерегезнең күп өлеше чит җирләрдә узган. Туган якларны кайтып күрү турында уйлаганыгыз юкмы?

Мин этник Ватаным дип Татарстан һәм Башкортстанны саныйм. Исән чакта кайтып күрү мөмкин булмады. Теләгем шул: вафатымнан соң, җәсәдем туган туфрагымда – Җиргәндә җирләнсә иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG