Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан депутатлары сайлаучылар алдында хисап тотты


Казан депутатларының хисап тоту утырышы
Казан депутатларының хисап тоту утырышы

Казан шәһәр Думасы депутатлары 25 гыйнвардан 17 февральгә кадәр сайлаучылар алдында хисап тотты. Очрашуга килүчеләр депутатларын елга бер булса да күреп калуын, килмәүчеләр аларны гомумән белмәвен һәм аларга ышанмавын әйтте.

Казан шәһәр Думасының интернет сәхифәсендә урнаштырылган рәсми чыгышлар тәртибенә караганда, депутатлар 2016 елда эшләгән эшләре турында күбесенчә мәктәпләрдә, гимназияләрдә кичке вакытта оештырылган очрашуларда хисап тота.

1 миллион 200 меңнән артык кеше яшәгән Казан 25 сайлау бүлгесенә бүленгән. Ягъни бер депутат 30дан алып 50 меңгә кадәр сайлаучыны вәкиллек итә. Азатлык 15 февральдә Казанның Мәүлетов урамындагы 127нче мәктәптә үткән очрашуда булды.

Бу мәктәп урнашкан 17нче (Гарифьянов) сайлау бүлгесендә 33 меңләп сайлаучы исәпләнә. Һәрберсе алдында хисап тотарга тиешле депутатлар чыгышларын 60-70 кеше алдында ясады. Араларында Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, район идарәсе түрәләре, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау оешмалары өчен җаваплы вәкилләр, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, ата-аналар булды, бер дистә пенсионер, чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы көрәшүче хәрәкәттән берничә активист та булды.

Хисапны Казан шәһәр Думасы сәркәтибе Людмила Андреева белән Казан Думасының сәламәтлек саклау комиссиясе башлыгы, Республика балалар клиника хастаханәсе башлыгы Рафаил Шәвәлиев тотты. Чыгышлар оптимистик рухта үтте, нотыкларга караганда, сайлаучылар куйган мәсьәләләрнең күбесе хәл ителә, хәл ителмәгән булса, эш алып барыла, якын көннәрдә хәл ителәчәк.

Казан шәһәр Думасы депутатларының хисап тоту җыелышы
Казан шәһәр Думасы депутатларының хисап тоту җыелышы

Ни өчен бер депутат урынына ике депутат нотык тотканын аңлатучы булмады. 33 мең сайлаучының бу очрашуга килә алмаган зур өлеше депутатларның хисапларын башка җирдә тыңлый алмаячак, башка очрашу оештырылмаган, хисаплар да рәсми сәхифәләрендә бастырылмаячак.

Бер юлы ике депутат хисабы һәм тагын район идарәсе вәкиле хисабы әзерләнгәнен белгәч, сүзне кыска тоттылар. Очрашуга җыелучыларның да җыелышта озак утырасы килми иде.

Алай да берничә кеше елга бер күргән депутатларына сорауларын биреп өлгерде. Мәсәлән, күрше йортта торучылар шәһәр автобусының хастаханәгә барып җитмәү мәсьәләсен күтәрде. Бер ана балалар хастаханәсендә балалар табибларының җитмәвенә зарланды, бер педиатрның өч бүлгедән җыелган балаларны кабул итүен әйтте.

Моны депутат түгел, ә балалар хастаханәсе җитәкчесе кире кагарга тырышты, "бер табиб өч түгел, ике бүлге балаларын кабул итә" диде.

Активистлар мэр һәм президентның дөрес карар кабул итүенә шикләнә

Бер активист чүп яндыру ширкәтен төзү планына карата депутатлар фикерен сорады. Моңа Казан шәһәр думасы сәркатибе Людмила Андреева җавап бирде. Ул Казанга инде күптәннән чүп яндыру ширкәте кирәк иде дип белдерде. Активист ширкәтнең зыяны турында сүз әйтергә теләгән иде, әмма депутат Андреева аңа авыз ачарга да бирмәде.

"Мин сезнең нәрсә әйтүегезне алдан ук беләм. Безнең мэр да, президент та, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган проектны төзетмәс, хәзер президент төрле проектлар карый. Үземнең дә Италиядә, Франциядә андый ширкәтне күргәнем бар, алар бик имин, аерылмаган чүпне дә яндыралар, шәһәрне җылылык белән дә тәэмин итәләр", дип хисләнеп җавап бирде Андреева. Активистның "Чыннан да шулай уйлыйсызмы?", дип шикләнеп сорау бирүен, Андреева дорфалык дип атап, аңа, бүлдергән өчен, шелтә белдерде.

Депутатлар канун кушканча сайлаучылар белән ай саен очрашамы?

Очрашу тәмамланганнан соң Азатлык Людмила Андреевага бирничә сорау бирде. Ул ел әйләнесе айга бер сайлаучылар белән очрашуын, аның янына 40-50 кеше килүен һәм үзенең абруе аркасында (Андреева элекке мэр урынбасары) күп сорауларны хәл итүен сөйләде.

Әмма "Казанский репортер" сәхифәсе депутатларның бөтен җәйгә ялга таралуы, сайлаучыларны кабул итмәвен, очрашу үткәргән очракта да, үз ярдәмчеләрен җибәрүен язган иде.

Бу очрашуда булган кайбер сайлаучылар да депутатны елга бер күрүен белдерде. Өлкән яшьтәге татар апалары мөмкинлектән файдаланып "фатирдагы җылылык турында сорау бирдек, карарбыз, хәл итерме, юкмы" дип сөйләп китте.

Әмма депутатларны белгән һәм еш очрашкан кешеләр дә бар. Үзен ишекалды активисты дип таныштырган пенсионер абзый бу очрашуга килмәгән икенче бер депутат Рахимовның ишек алдында балалар өчен спорт майданчыгын оештырырга бик ярдәм итүен әйтте.

Казан депутатлары сайлаучылар алдында хисап тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Сайлаучылар белән очрашу тәмамлангач Азатлык хәбәрчесе очрашу үткән мәктәп янында кечкенә генә сораштыру үткәрде. Без сорау биргән 5 кеше дә сайлауларда катнашуын әйтсә дә, үз депутатларын белмәвен һәм аларга ышанмавын әйтте.

Казан шәһәр Думасының башка депутатлары да 25 бүлгенең 14ндә парлашып алдан оештырылган очрашуларда хисап тоткан.

Депутатның хисап тотуга багышланган бердәнбер җыелышы турында белдерү очрашу буласы бина янындагы торак йортларга эленгән булган.

Ишектәге кәгазь белдерү куптарылганчы укып өлгәргән һәм очрашуга йөгереп килгән бер ханым Азатлык хәбәрчесенә дә очрады. Әмма ул үзенең депутаты белән бердәнбер очрашуга соңга калган иде: "Их, дарулар турындагы сораувымны бирер өчен, тагын бер ел көтәргәме инде", дип моңаеп, борылып китте.

Ул Казан шәһәр Думасы сайтында депутатларының кайчан, кайда кабул итү тәртибен карый белмәвен, ә башка җирдә бу мәгълүматны таба алмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG