Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газга ышанып буламы?


Газ белән тәэмин итүче ширкәтләрнең артуы һәм газга ихтыяҗның кимүе аркасында киләсе елларда дөнья базарында газ бәясенең төшүе ихтимал.

Халыкара энергия идарәсенең соңгы хисабында әйтелгәнчә, газның дөнья базарына ихтыяҗдан күбрәк чыгарылуы, газ бәяләренең кимүенә китерәчәк.

"Глобаль газ базарында газ белән тәэмин итүче ширкәтләр саны арта. Газга ихтыяҗ элекке кебек зур түгел, моңа өстәп хәзер сайлап алу мөмкинлеге арта", диелә хисапта.

Мисал өчен, соңгы елларда Төньяк Америкада газ җитештерү күләме көтелмәгәндә артып киткән. Монда яңа табылган газ чыганакларының артуы зур роль уйный.

Әгәр кайбер илләр табигатькә яраклы энергия саклау сәясәтен дәвам иттерсә, алдагы дистә елда базага тәкъдим ителгән газ күләме шактый артачак, дип белдерә халыкара Энергия идарәсе.

Мәгълүм булганча, кайбер илләр климат үзгәрүе һәм глобаль кризис сәбәпләр аркасында энергия сәясәтен үзгәртә. Хәзер алар газ урынына, күбрәк яңартыла алган чыганаклар яисә атом энергиясе аша электр җитештерү проектларын үстерүне максат итеп куя.


Хәзер күп кенә илләр табигатьне саклау максаты белән яңа энергия сәясәте аша газга булган ихтыяҗны 2015 елга кадәр 5 %кә, ә 2030 елда исә 17% кимергә уйлый.

Газга ихтыяҗның төрле сәбәпләр аркасында кимүе Русия, Иран һәм Катар кебек илләр икътисадына зур йогынты ясаячак дип исәпләнә. Чөнки бу илләрдә икътисадның зур өлешен газдан килгән керем тәшкил итә.

Бу илләр алдагы елларда газ җитештерүне арттыру өчен саллы инвестиция керткән иде.

Хисап гомумән алганда озын вакытлы фаразларга нигезләнә.

Әлеге кыска вакыт эчендә исә, Европада газ бәяләре артуы дәвам итәчәк. Ләкин ул элекке еллар белән чагыштырганда азрак булачак. Бу 25 елдан бирле Европаны газ белән тәэмин иткән Русияне әлеге тынычландыра.

Ләкин ихтыяҗның кими баруы Русиянең дәүләт карамагындагы "Газпром" кебек ширкәтләрнең икътисади хәлен тискәре якка үзгәртергә мөмкин. Моның Мәскәү икътисадына турыдан-туры зыяны булачак.

Бүген дөнья күргән башка бер хисапта, Дөнья банкы 2009 елда Русия икътисадының 8.7 % артка китүен белдерде.
XS
SM
MD
LG