Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Нәкъ 65 ел элек 30 апрель көнне Берлин рейхстагына Җиңү байрагы эленде. Рәсми тарихка аны кадаучылар булып Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кереп калса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элүчеләр булуы әйтелә. Һәм ул безнең милләттәшебез – Газый Заһитов.

Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65 еллыкка әзерлек барганда матбугатта сугыш елларына бәйле шактый гына язмалар урын ала. Һәм алар арасында тарихка бер төрле кереп калып, чынлыкта бөтенләй башкача булган хәлләрне укып кайвакыт шаккатасың. Еллар узган саен сугыш мифлары күбрәк ачыклана. Шуларның берсе безнең милләттәшебез, Башкортстанда туган Газый Заһитов белән бәйлесе аеруча кызыклы.

Чөнки Заһитов батырлыклары рәсми рәвештә әле күптән түгел генә раслана. Һәм аңа Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Моңа кадәр исә бөтен мәртәбә Михаил Егоров һәм Мелитон Кантариягә булды.

Ник дигәндә, 1 май көнне тантаналы рәвештә нәкъ алар Берлин рейхстагына Җиңү байрагын элә. Алар белән тагын Алексей Берест булса да, Советлар берлеге каһарманы исеме 2 кешегә генә бирелә. Гәрчә элегрәк бу исемгә командир Маков төркеме солдатлары, шул исәптән Газый Заһитов та тәкъдим ителгән була. Ләкин ул игътибарсыз кала.

Хәл болай була...

Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем 29 апрель көнне Берлинда рейхстагка килеп озак кына немецлар атышларына каршы торуга ирешә. Алар үтеп кергән йорт немецлар тарафыннан камалышка алынса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршы тора. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтүгә ирешә. Кичен исә рейхстагны басып алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып рейхстаг бинасына үтеп кереп, “Германия” корылмасына “җиңү байрагын” элә.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә исә, 30 апрель көнне рейхстагны басып алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан Заһитов сержант Минин белән рейхстаг башына менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

Беркетмәне иң югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең рейхстаг гөмбәзенә урнаштырган Кызыл байрагы гына санала.

Мәртәбә еллар узгач килә

Гази Заһитов сугыштан соң туган авылына кайта һәм 1947нче елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина трактор станциясендә механик була. Әмма 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп үлә.

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән белешмәлек эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә. Һәм 1964 елны “Комсомольская правда”да чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштыруына ишарәли. Тагын 6 елдан соң (1997 елны) СССР таркалгач, бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG