Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

4 миллион мөселман яшәгән Германиядә югары уку йортлары яңа ислам факультеты ачыла. Бу Европада исламга карашның уңай якка үзгәрә башлавын күрсәтәме?

Саксония вилаятендә беренчеләрдән булып академия дәрәҗәсендә ислам белеме бүлеге ачыла. Оснабрүк университетында ачылачак яңа ислам факультетында алман телендә дин укытучысы һәм ислам белгечләре әзерләнәчәк.

Ислам дине дәресләрен алман мәгариф системына кертү-кертмәү мәсьәләсе турында инде күптәннән бәхәсләр бара. 11 сентябрь вакыйгасыннан соң бу мәсьәләгә игътибар тагын да артты.

2006 елдан бирле Франкфуртта Johann-Wolfgang Goethe университетында ислам дәресләрен укыткан Гүмәр Өзсой, Алман университетларында ислам факультетын ачу, Алманиядәге 4 миллионлык мөселман өчен инде күптәннән туган ихтыяҗ иде, ди:

"Мин интеграция сүзен Германиягә килгән мөселманнарнын хәлен җиңеләйтү буларак аңлыйм. Мөселманнар инде монда күптәннән яши. Ләкин аларга дини белем бирәчәк кешеләрне читтән генә китертеп укыту, алар ихтыяҗын канәгатьләндерми", ди ул.

Олдербург университетында диннәр профессоры Юрген Һойманн, Германия университетында ислам дине укытучыларын әзерләү адымын хуплый.

Ул динне алманча укыту илнең кануннарына туры килә һәм шулай булырга да тиеш дигән карашта тора:

"Көнбатыш Европа һәм Германия мәдәниятенең бер өлеше булып калырга теләгән мөселманнар өчен бу адым бик яхшы форсат. Бу бер яктан мөселманнарның бу мәдәнияткә катнашу ихтыяҗында күрсәтәчәк һәм ул интеграция процессын көчләндерәчәк. Чөнки бәхәс башлаганда - моны гамәлгә ашыру өчен инде форсат булуы аңлашылачак", ди.

Оснабрүк һәм Германиянең тагын 4 университетында ислам дәресләре укытырга теләгән кешеләрне әзерләү башланган иде. Ләкин моңа элек бары тик өстәмә дәрес буларак кына карала, ул академик дәрәҗәдә укытылмый иде.

Алман мәктәпләрендә ислам дәресләрен укыту мәҗбүри түгел. Ислам дәресләре кайбер вилаятьләрдә укытылса да, бу гадәттә теләге булган укучыларга тәкъдим ителә иде.

Християн дини дәресләренә килгәндә исә, ул конституция нигезендә каралган. Ягъни Алман хакимияте дәүләт мәктәпләрендә протестант һәм католик укучыларны христиан дини дәресен укытырга мәҗбүр. Чиркәү укытучы һәм дәреслекне үзе әзерли.

Ләкин ислам динең мәктәпләрдә укыту процессына килгәндә, канунга кайсыбер үзгәрешләр кертелергә тиеш. Моның өчен мөселман диния назәрәте булдыру зарур. Һәм ул чиркәү идарәсе кебек үк хөкүмәт белән сөйләшүләрдә, укытучыларны билгеләү һәм дәреслекләрнең эчтәлеге мәсьәләсен үзе хәл итәргә тиеш.

Ләкин Германиядәге мөселман җәмәгатьчелеге эчендә бердәмлекнең булмавы Үзәк диния назәрәте булдыру адымына зур киртә була.

Бу мәсьәләне хәл итүдә профессор Һойман болай уйлый:

"Дини дәресләргә килгәндә, мин тагын да киңрәк мәгънәдә бер модель тәкъдим итәр идем. Ягъни барлык укучыларга барлык диннәрне өйрәтү кирәк. Ләкин моннан элек әлбәттә беренче чиратта алман мәктәпләрендә мөселман укучыларның дини белем ихтыяҗын канәгатьләндерү шарт", ди ул.

Ләкин әлеге вәзгыятьтә дәүләт мәктәпләрендә укыган мөселман балаларына алман телендә ислам динен өйрәтә алырлык укытучылар бик сирәк. Иң башта бу юлда кадрлар әзерләү кирәк.

Шул уңайдан университетларның ислам факультеты ачылуы мөселманнарны борчыган бу мәсьәләне чишедә зур роль уйнаячак дигән өмет бар.

XS
SM
MD
LG