Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Алман президенты ике турда сайлана алмады


Сайлауда ике төп көндәш Йоахим Гаук (с) һәм Кристиан Вульф (у)

Сайлауда ике төп көндәш Йоахим Гаук (с) һәм Кристиан Вульф (у)

Германиядә президент гадәттә символик көчкә генә ия булса да, яңа президентны сайлау Ангела Меркель хөкүмәте өчен зур сынау булып тора. 30 июньдә үткән беренче һәм икенче тур сайлауда намзәтләрнең берсе дә күпчелек тавыш җыя алмады.

Ангела Меркельнең президентлыкка тәкъдим иткән намзәте Кристиан Вульф каршында Көнчыгыш Германиядән кеше хокуклары активысты Йохим Гаук көчле көндәш булып тора.

Вульф икенче тур сайлауда 615, Йохим Гаук - 490 тавыш җыйды.

Президент булып сайлану өчен кимендә 623 тавыш кирәк.

Cайлаy критик вакытка туры килә

Күзәтүчеләр бу сайлавны Меркель хөкүмәтенең икътисади чараларына, икенче төрле әйткәндә, "каеш кысу" сәясәтенә кайтаваз буларак күзаллый. Сәясәт белгечләре Гаукның президент булып сайлануы Ангела Меркель хөкүмәтенә сәяси йогынты ясаячак дип фаразлый.

Кабинет әгъзалары арасында "каеш кысу" сәясәтенә карата арткан фикер аермалыгы сәбәпле, соңгы айларда Меркельгә булган сәяси басым арта барды.

Вульфың төп көндәше Көнчыгыш Германия күзләү идарәсе кылган җинәятләрне фаш итүдә зур роль уйнаган кеше хокуклары активисты Йоахим Гаук җәмәгатьчелектә арасында игътибарлы кеше.

Көлер белән саубуллашу

Германиядә октябрь аенда хакимият башына килгән коалиция хөкүмәте алдында торган иң зур проблема евро зонасындагы бурыч кризисы иде.

Меркель хөкүмәтенең Греция белән бергә евро зонадагы икътисади авырлык кичергән башка илләргә кризистан чыгу өчен коткару пакетын игълан итүе, халыкта ризасызлык тудырган иде.

Көлер, алман хәрбиләренең роленә карата бер әңгәмәдә әйткән сүзләренә тәнкыйтьнең артуы сәбәпле вазифадан баш тартачагын белдергән иде.

Алман президенты Һорст Көлер, май ахырында вазифадан китте.

XS
SM
MD
LG