Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты эшлекле сәфәр белән Төркиягә бара


Германиядә соңгы көннәрдә мигрантлар мәсьәләсе кайнар бәхәс тудырганда, ил президенты Кристиан Вульф зур төркем белән Төркиягә бара. Сөйләшүләрдә Германиядә яшәгән якынча 4 миллион төрекнең язмышы мәсьәләсе төп тема булыр дип көтелә.

10 елдан соң Германия президенты рәсми сәфәр белән Төркиягә килә. Анда ул икътисад һәм тышкы эшләр министрларыннан кала, күп кенә сәясәт белгечләре һәм эшмәкәрләр белән бергә бара. Кристиан Вульфның Төркиядә әйтәчәк сүзләре ике илдә дә зур игътибар белән күзәтелә.

Вульфның 3 октябрьдә Германиядә ясаган чыгышында "Ислам да инде Германия мәдәниятенең бер өлеше", дигән сүзләре илдәге мөселман мигрантларның алман мәдәниятенә интеграциясе мәсьәләсе турындагы бәхәсләрне кабат куертты.

Германиядә миграция бәхәсе

Якшәмбе көнне Германия канцлеры Ангела Меркель Христиан-демократ берлеге (CDU/CSU) яшь активистларының еллык җыенында миграция темасын телгә алды. Меркель фикеренчә, илдә күпмәдәниятле җәмгыять булдыру омтылышы гамәлгә аша алмады, кыскасы, ул бөтенләй уңмады.

"Франкфурт шәһәрендә 5 яшьтән кечерәк балаларның 2/3 иммигрант балалары. 1960 елда Германия хөкүмәте аларның ата-аналарын гастарбайтер буларак бирегә китерде. Без бу вакыт эчендә "алар монда озак тормас, кайтып китәр" дип үзебезне алдап килдек. Бу чынга ашмады. Алар хәзер безнең белән бергә яши. Бер-беребез белән тату яшәү фикере, ягъни күпмәдәниятлекне булдыра алмадык", диде ул.

Меркель ясаган чыгышында җирле алман халкы белән иммигрантлар арасындагы мөнәсәбәтне дә телгә алып, моның борчу тудыруын әйтте.

Германиядә мигрантларга караш уңай түгел

Соңгы фикер сораштыру нәтиҗәләренә караганда, алманнарның күпчелеге мигрантлар белән бергә яшәргә теләми.

Икенче яктан, инде өченче буын төрек яшьләре үзләренең әле дә бу ил кешесе буларак кабул ителмәвенә борчылу белдерә. Моңа эшкә алу процессы ачык дәлил. Күптән түгел Германиядә эш тәҗрибәсенә караганда, исеме һәм кайдан булуына күбрәк игътибар бирелүе ачыкланган иде. Бу вәзгыять исә мигрантлар арасында радикаль адымнарны тагын да көчләндерергә мөмкин.

Анкара да бу бәхәсләргә битараф кала алмый. Төркия рәсмиләре Германиядә яшәгән төрекләрне кайгыртып үгетләр бирә. Аларны берьяктан ассимилациягә бирешмәскә, икенче яктан алман җәмәгатьчелеге кануннары белән яшәргә чакыра.

Төркия президенты ясаган чыгышында Германиядә яшәгән төрекләрне алман телен акцентсыз сөйләшә алырлык дәрәҗәдә камил белергә чакыра.

Европа Берлеге әгъзалыгы һәм икътисад

Интеграциядән кала Германия президенты Кристиан Вульф сәфәрен башка бер мөһим тема - Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы мәсьәләсе көтә. Германия Төркиягә тулы түгел, ә шартлы әгъзалык тәкъдим итә. Бу тәкъдимне кире каккан Анкара әгъзалык процессының әкрен баруына шикаять белдерә.

Ике ил арасында сәясәттә фикер аермалыклары булуына карамастан, рәсми мөнәсәбәтләр яхшы дәрәҗәдә. Бигрәк тә икътисад өлкәсендә.

Төркиядә 4 меңнән артык алман ширкәте эшли. Германиядә дә күп санда төрек ширкәте бар һәм аларның әһәмияте көннән-көн арта бара.

Ике ил арасындагы яңа хезмәттәшлекне исә мәгариф өлкәсен тәшкил итә. Бу исәптән Германия президенты Кристиан Вульф сәфәре вакытында Истанбулда Төрек-Алман университетын төзү эше рәсми рәвештә башланачак.
XS
SM
MD
LG