Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фетнә" чыгарган депутат мәхкәмә алдына баса


“Фетнә” фильмы белән дөньяда каршылык тудырган үтә уңчы сәясәтче Геерт Вилдерс мәхкәмә алдына баса.

Амстердам мәхкәмәсе милләтара нәфрәт тудырган сүзләре өчен Вилдерска мәхкәмә эше ачарга карар кылды.

Нидерландта исламга каршы каты чыгышлары белән танылган “Иреклек” партиясе башлыгы үтә уңчы депутат Геерт Вилдерс хәким каршына басачак. Вилдерска каршы юнәлдерелгән гаепләүләрне караучы Амстердам мәхкәмәсе Вилдерсны милләтара нәфрәт тудыруда гаепләп хөкемгә тартырга булды.

Прокуратура карары

Мәхкәмә чыгарган карарында, Вилдерсның мөселман һәм халыкара җәмәгатьчелектә каршылык тудырган "Фетнә" исемле фильмында исламны нацизм идеологиясе белән чагыштыру, аның ислам динен кимсетүенә ишарә ителә. Мәхкәмә әгъзалары, Вилдерсны мәхкәмәгә чыгару өчен әзерлек эшләренең дәвам итүен һәм аның быел мәхкәмәгә чыгарыла алачагы турында белдерде.

“Фетнә”фильмы

Геeрт Вилдерсның 2008 елның март аенда интернетта чыккан "Фетнә" исемле кыска метражлы фильмында, изге Коръән китабы Адолф Һитлернең "Mein Kampf " китабы белән чагыштырылган иде.

Коръән рәсеме белән башланган фильм, АКШ-тагы 11 сентябрь һөҗүме бәлән бергә, 2005 елның июнендә Лондон һәм 2004 елнын март аенда Мадрид һөҗүмнәре күрсәтелә.

Фильм "Исламлашуны туктатыгыз, иреклелегебезне саклагыз" дигән шигарь белән тәмамлана.

Вилдерс ул вакытта фильм турында: "Фильмның асыл максаты мөселманнарны рәнҗетү булмаса да, кемгәдер бик каты тәнкыйть буларак яңгыравы ихтимал, ләкин аларның рәнҗүе миңа кагылмый", дип белдергән иде.

Фильм күрсәтелә башлаган көннәрдә дөнья күргән әңгәмәсендә Вилдерс: "Нидерландта Коръәнне күрә алмыйм, тыелсын иде бу фашист китап", дигән иде.

Вилдерс мәхкәмә карарына каршы

Мәхкәмә карарына каршы чыккан нидерланлы сәясәтче Вилдерс, карарның "сүз иреге" хокукына каршы булуын алга сөрде. Вилдерснең интернет сәхифәсендә мәхкәмә карарына карата белдерелгән мәгълүматта "Иреклек партиясе (Partij van de Vrijheid) башлыгы, фикерен бәян иткән өчен хөкемгә тартылачак" дип язылган.

Икенче яктан, Геерт Вилдерс турындагы мәхкәмә карарына Нидерландагы кеше хокуклары оешмалары уңай бәя бирде. Nederland Bekent Kleur исемле кеше хокукларын яклаучы төркем вәкиле Франк Шайк: “Әгәр бер төркем халыкны начар яктан күрсәтеп, алар ышанган тәгълиматны фашист һәм вәхши дип атыйсың икән, минемчә бу бик куркыныч хәл тудырырга мөмкин. Чөнки җәмгыятьтәге кешеләр арасында бу фетнә тудырачак. Моның нәтиҗәсе исә элекке елларда инде күрелде”, ди.

XS
SM
MD
LG