Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолландиядә радикаль партия жиңү яулый


Европада мөселманнарга каршы сәясәте һәм “Фeтнә” фильмы белән танылган нидерландлы Герт Вилдерс җитәкчелегендәге "Ирек" партиясе ике шәһәрдә узган сайлауда тавышларның күпчелеген җыйды.

Һолландиядәге шәһәр хакимияте сайлавында үтә уңчы сәясәтче Герт Вилдерснең "Ирек" партиясе күпчелек тавышны җыеп, ике шәһәрдә узган сайлауда беренче булды.

Тарафдарлары алдында чыгыш ясаган Герт, Алмереда һәм Һаагта җыйган тавышны ил буйлап та җыеп булачагына өмет белдерде.

"Недерландтагы иң зур партиягә әйләнербез"

2006 елда "Һолландиядә исламлашуны туктат" шигаре белән чыккан Гертнең "Ирек" партиясе гомум сайлауга да зур өмет баглый.

Герт үз позициясе турында "Европада күп милләтле җәмәгатьчелек сафсатасына ышанган сулчыларның тавышларын кире алачакбыз", диде.

Амстердамдагы Врие университетында сәяси фәннәр профессоры Андре Кровел, "Ирек" партиясенең ике шәһәрдә җыйган тавышының сайлау алды чараларына тәэсир итә алачагы турында әйтә.

"Күпчелек тавыш алачагын күзаллаган Вилдерс ике шәһәрдәге сайлауда катнашып, тавышларның зур өлешен казанды. Бу аңа июнь аенда буласы гомум сайлаулар өчен кирәк иде. Уйлавымча, киләсе сайлауда да ул үзенә яклау табар", дигән фараз белдерә Кровел.

"Һолландияне сулчылар кулыннан коткарырбыз"

Узган айда хөкүмәт таркалуы белән сайлау алданрак үткәрелә. Недерланд армиясенең Әфганстандагы вазыйфасын дәвам
иттерүе мәсьәләсендә сулчы коалиция партияләре килешә алмаган иде.

Шулай итеп, Әфганстан мәсьәләсендәге фикер аермалыгы хакимиятне таркалуга китерде. Шулай да сул юнәлештәге партияләр Вилдерс белән хезмәттәшлек итәргә җыенмый.

Сулчыларның "интеграция, диалог" кебек вәгъдәләрен кире каккан Вилдерс, икътисади проблемаларның сәбәбен мөселманнардан күрә.

Амстердамдагы сәяси фәннәр белгече Кровел: "Герт күп төрле мәдәниятнең шәһәр тәрәккыятенә ясаган йогынтысына ризасызлык белдерә. Бу шәһәрләрдә бары тик эшсезлек генә түгел, җинаятьчелек тә бик зур проблема. Һәм Герт шәһәрләрдәге бу эчке проблемаларның сәбәбен мөселманнардан күрә, пропагандаларында моны куллана", ди.

Герт фетнәсе

Күп мәдәниятлек һәм толерантлык иле дип саналган Һолландиядә халыкның 6% мөселманнар тәшкил итә.
Герт мөселманнарның илдәге һолландиялеләр яшәү рәвешенә йогынты ясый дип саный.

Аның 15 минутлык "Фетнә" исемле фильмы дөньяда зур каршылык тудырган иде. Вилдерс исламның изге китабын, Һитлерның "Mein Kampf" китабына охшаткан һәм аның террор һөҗүмнәренә илһам чыганагы булуын белдерде. Бу сүзе өчен аңа мәхкәмә эше башланды.

Вилдерс хөкүмәткә килгән очракта, илдә хиҗап киюне тыячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG