Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пилотсыз машиналар, роботлар һәм бактерияләрдән куркырга кирәкме?


Күпчелек кеше пилотсыз машиналар кеше үлемен арттырырга мөмкин дип саный. Антибиотикларга каршы тора алган супербактерия тарала. Роботлар башкара алмый торган һөнәрләр исемлеге. Азатлык фәнни күзәтү ясый.

Күбрәк ил үзендә йөртүчесез машиналарны сыный барганда, күпчелек халык һаман аларның иминлегендә шикләнә. Deloitte оештырган киң күләмле сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәтте. 17 илдән 22 мең кеше катнашкан сораштыруда күпчелеге пилотсыз машиналар кеше үлемен арттырырга мөмкин дип әйткән. Иң югары саннар Көньяк Корея (81%), Япония (79%) һәм АКШта (74%). Һиндстан (64%) һәм Кытайда (62%) бу күрсәткеч түбәнрәк.

2016 елның май аенда Флоридада автопилотлы Tesla Model S машинасы казага юлыккан, аның йөртүчесе автопилотны сүндерергә өлгермичә һәлак булган. Автопилотка бәйле тарихта беренче үлем очрагын АКШ хакимияте тикшергән, һәм автопилотның гаебе булмавын ачыклаган.

АКШның юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтләренең 94%-ы кеше гаебе сәбәпле барлыкка килә, шуңа автопилот кеше гомерен саклап, шактый файдалы булырга мөмкин. Tesla Model S моделендә бернинди хаталар табылмаса да, оешма аны барыбер кат-кат тикшерәчәк.

Япониядә пилотсыз такси сынау уза
Япониядә пилотсыз такси сынау уза

Шул ук вакытта дөньяда пилотсыз машиналарны сынау арта бара. Һиндстанның Tata Elxsi ширкәте йөртүчесез таксиларны сынау эшен башларга җыена. Машиналарны алар үзләре җитештерми. Бангалор шәһәре тирәләрендә инде ике автопилотлы седан йөргәне хәбәр ителә.

Антибиотикларга каршы тора алган бактерия

Энтеробактерия төре булган яңа супербактерия заманча антибиотикларга каршы тора ала икән. "Proceedings of the National Academy of Sciences" журналында басылган тикшеренү борчылуга сәбәп өсти. Авыруларны башлангыч этапта билгеләү бик авыр, һәм аның таралу юлларын әлегә билгелеп булмый ди галимнәр.

Ел саен Европа һәм АКШта антибиотиклар аларга каршы инде көчсез булган инфекцияләрдән 50 меңгә якын кеше вафат була

Гадәттә, энтеробактерияләрне җиңел генә антибиотиклар ярдәмендә җиңеп булса, соңгы арада хәтта заманча һәм көчле саналган карбапенема авыру алдында көчсез калган. Гыйнвар уртасында АКШта инфекциядән вафат булган хатын-кыз турында хәбәр ителде. Илдә рөхсәт ителгән 26 төр антибиотикның берсе дә аңа ярдәм итә алмаган. Хәтта "соңгы чик" антибиотиклары көчсез булган.

Британия табибы Салли Дэвис фикеренчә, антибиотиклар кризисы башланган. Ел саен Европа һәм АКШта антибиотиклар аларга каршы инде көчсез булган инфекцияләрдән 50 меңгә якын кеше вафат була. Галимнәр бактерияләрнең антибиотикларга каршы тору механизмын тирәнтен өйрәнү эшләрен дәвам итә.

Роботлар алыштыра алмаган һөнәрләр

Дөньяда күзәтелгән тагын бер тенденция - төрле өлкәләрнең автоматлашуы. Моның нәтиҗәсендә шактый күп эш урыннарында кешеләрне роботлар алыштырачак дигән курку бар. Intelligentsia стартапы җитәкчеләре Дейв һәм Һелен Эдвардс киләчәктә гамәлдә калачак һөнәрләрне барлады.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, роботлар 4 төркем һөнәрләрне беркайчан да өйрәнә алмаячак. Бу һөнәрләрне берләштергән факт - көтелмәгәнлек. Кешеләр төркеменә югары шәхси сыйфатлар таләп иткән һөнәрләр керә: җитәкчеләр, психологлар, социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм башкалар. Саннар төркеменә математиканы белгән кешеләр генә түгел, аны бизнес максатларны чишүдә куллана алган һөнәрләр күздә тотыла (мисал өчен, икътисадчылар, финанс мөдирләре).

Вируслар һәм микробларга бәйле төркемдә аллергологлар, иммунологлар кебек һөнәрләр бар. Тикшеренүчеләр фикеренчә, төрле авыруларга индивидуаль карау һәм дәвалау режимы кирәк. Һәм дә конструкцияләр төркеменә физик даирә белән идарә иткән һөнәр вәкилләре карый. Беренче чиратта бу - төрле белгечлеге булган инженерлар, экологлар.

XS
SM
MD
LG