Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Гыйрактагы парламент сайлавында элекке шигый премьер Ияд Галләви җиңеп чыкты. Премьер әл-Малики исә Галлавига үз башына хөкүмәт төзергә мөмкинлек биргән сайлау нәтиҗәләре белән килешми. Cайлаудан соң, сәясәтчеләрне коалиция төзү өчен шактый кызу көндәшлек көтә.

Гыйракта 7 мартта узган һәм илнең киләчәге өчен шактый әһәмияткә ия парламент сайлавында элекке шигый премьер-министр Ияд Галлави җитәкчелегендәге Гыйрак коалиция казанды. Икенче урында премьер Нури әл-Малики җитәкчелегендәге Хокук Дәүләте коалициясе кушылды. Өченче урынны исә шигый төркем - Гыйрак милли иттифагы яулады.

Cәяси базарлык башланды

Гыйрактагы "Азатлык" хәбәрчесе Набил Әхмәт фикеренчә, Гыйракта парламент сайлавы нәтиҗәләре билгеле булса да, илдәге бер партия дә тиз арада үз башына коалиция төзи алырлык көчтә түгел.

Бу да алдагы көннәрдә партияләр арасында зур көндәшлеккә сәбәп булачак, ди Набил Әхмәт.

"Сайлауда җиңгән исемлектәгеләр кечкенә партияләр белән бергә коалиция төзи алу мөмкинчелегенә ия. Ләкин шул ук вакытта алар бер-берсенә тискәре йогынты да ясый ала. Шуңа якын киләчәктә яңа коалиция булдыру өчен партияләр арасында зур көндәшлек булырга мөмкин", диде.

Әхмәт сүзләренә караганда, вәзгыять 2005 ел сайлауларына караганда күпкә катлаулырак.

2005 елда шигый дини партияләр сайлауда күпчелек санны җыйган иде. Ахырда алар парламентта күпчелекне тәшкил итәр өчен, көрд партиясе белән берләште. Алай да, коалициянe төзү 6 айга сузылды.

Хәзер исемлектә беренче рәттә шигый динче партияләр түгел, ә дөньяви һәм милләтче партияләр тора.

Икe зур көндәш - Галлaви белән әл-Малики

Вашингтон секуляр, шигый Галлави белән үзен соңгы вакытта милләтче дип атаган әл-Малики арасында уртак коалиция булуын теләр иде.

Ләкин АКШның бу теләге гамәлгә ашмас сыман күренә, ди "Азатлык" хәбәрчесе Набил Әхмәт.

"Исемлектә сайлауда бәйсез катнашкан кешеләр дә бар. Коалиция сөйләшүләрендә аларның позициясе шактый зур роль уйнаячак. Иң зур көндәшлек Галлaви белән әл-Малики арасында бара. Алар хакимиятне башкалар белән бүлешергә теләми" ди Набил.

әл-Малики нәтиҗәгә каршы чыга

"Гыйрак премьеры әл-Малики нәтиҗәләргә кашы чыкты. Нәтиҗәләрнең кабул ителүе өчен аның мәхкәмә тарафыннан хуплануы шарт", ди ул. Ләкин эш мәхкәмәгә барса, аның да коалиция төзү кебек озак вакытка сузылуы ихтимал.

БМОның Гыйрактагы махсус вәкиле Ад Мелкәрт сайлауның ышанычлы булуын әйтте. Вашингтон хакимияте дә сайлауда хәрәмләшү булуы турында бер дәлил табылмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG