Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Грузия хакимиятенең Абхазиягә мал ташыган өчен төрек йөк көймәсе капитанын кулга алуы Тифлис белән Абхазия арасындагы киеренкелекне арттырды.

Грузия белән Абхазия арасында дингез чигенә карата киеренкелекне арттырган иң соңгы адым, Тифлиснең Абхазиягә ягулык ташыган бер төрек көймә капитанын 14 ел төрмәгә хөкем итү карары булды.

Грузиядән аерылырга теләгән Абхазия төбәге "үз җирлегенә" кергән Грузия көймәләрен юк итү белән янады.

"Интерфакс" хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, төбәк башлыгы Сергей Багапш: "Грузиянең төбәк чигенә бер туктамый тыкшыну гамәленә җавап итеп, хәрбиләргә Абхазия диңгез чиге тәртибен бозган Грузия көймәләрен юк итәргә дигән фәрман бирдем", диде.

Төбәкнең диңгезгә караган чиген ябарга теләгән Тифлис өчен Багапш ясаган белдерү, саташу дәрәҗәсендә яңгырады.

"Һөҗүмнән Русия җаваплы булачак"

Былтыр Грузия-Русия арасында кабынган низагтан соң Тифлис Абхазиянең диңгезгә чиген япкан иде.

Багапшнең бу чыгышыннан соң Тифлис, Грузия көймәләргә булачак һөҗүмнән Абхазиядә идарәне арттырган Русияне җаваплы тотачагын белдерде.

Грузия эчке эшләр министры Шота Утиашвили: "Абхазиянең үз диңгез хәрби көче һәм диңгезгә чиге юк, диңгез буе Грузиянең үз чиге санала. Шул исәптән, әгәр безнең көймәләргә һөҗүм булса, монның өчен Абхзия хакимияте түгел, Русия үзе җаваплы булачак", диде.

Грузиянең Кутаиси шәһәр мәхкәмәсе "Букет" исемле Төркия йөк көймәсе капитаны Мәһмәт Җошкун Өзтүркне Грузия чиген канунсыз узып, мал сатуда гаепле тапты.

Мәхкәмә эшен караган хаким "Азатлык" радиосына ясаган белдерүендә, Өзтүркнең кулга алынганнан элек тә төбәккә канунсыз мал ташуы ачыкланды дип әйтте.

"Сәүдә көймәләре иминлеген Русия саклаячак"

Асылда Тиблис белән Сухуми арасында киеренкелекне арттырган төрек көймәсе генә түгел. Ел башыннан бирле чик иминлегенә янау куркынычы белән төбәккә кергән 4 көймә кулга алынган булган. Ләкин аларның саны соңгы айларда арта башлады.

Русия чик саклау башлыгы генерал Евгений Инчин җомга көнне чыгыш ясап, Абхазиягә кергән сәүдә көймәләрен иминлеген Русия диңгез хәрби көчләре тәэмин итәчәген әйтте. Ләкин аның ничек башкарылачагы турында әйтмәде. Русиянең бу адымы исә ике ил мөнәсәбәтенә зур зыян китерлек көчтә.

Мәгълүм булганча, былтыр август аенда булып алган сугыш Тифлис белән Мәскәү арасында мөнәбәтләр туктаган иде.

Саташу арта

Ике ил арасындагы низагка бер ел тулганда ике тараф та киеренкелекне арттырачак белдерүләр ясый башлады.

Русия Абхазиядәге хәрби чараларын һәм чик буе иминлеген көчләндерү өчен 489 миллион доллар акча бирү ниятен белдергән иде.

Шул ук вакытта Грузия президенты Михаил Саакашвили узган атна, хәрбиләрнең сугышка әзерлегеннән канәгать булмавын белдереп, Грузия саклану министрын башкасы белән алыштырды.

XS
SM
MD
LG