Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:30

Transparency International оешмасы бүген игълан иткән еллык хисабында дөньяда ришвәтчелек очраклары арта. Көньяк Кавказ төбәге иле Грузиядә исә хәлләр киресенчә.

Дөньяда коррупция торышын өйрәнүче Transparency International оешмасының соңгы хисабы дөнья буйлап ришвәтчелек очракларының артуын күрсәтә.

Бу хәл хәтта кайбер көнбатыш илләрендә һәм шул исәптән башка тәрәккый иткән илләрдә күзәтелә. Глобаль икътисади кризисның рәсми дәүләт урыннарына булган ышанычын киметүе турында фаразлар арткан соңгы елларда - ришвәтчелек һәрбер илдә үзен көннән-көн көчлерәк сиздерә.

Элекке Совет илләреннән аермалы буларак Грузиядә исә быел киресенчә - ришвәтчелек кимүгә таба бара. Transparency International уздырган фикер сорашуларда халыкның 78 % илдә дәүләт урыннарында коррупция очрагының кимүен әйткән. 77 % халык хакимиятнең ришвәтчелеккә каршы күргән чараларын "уңышлы" дип саный.

Бу күрсәткечләр элекке совет илләреннән шактый аерыла. Мисал өчен Русиядә халыкның ни бары 26 % гына хакимиятнең коррупциягә каршы җитди көрәш чаралары алып баруына ышана. Украинада бу күрсәткеч 16 % гына.

Transparency International харитасы. Кызылрак төсләргә буялган илләрдә коррупция көчлерәк.

Коррупциягә каршы көрәштә Грузия үз төбәгенә үрнәк

Көньяк Кавказ төбәгендә Грузиягә күрше илләр Әрмәнстан белән Азәрбайҗанда фикер сораштыруда катнашкан халыкның яртысы ришвәтчелекнең артуына шикаять белдерә.

Transparency Internationalның Грузиядәге хәлләрне күзәткән белгече Mathies Huter, бу аерманы болай аңлата:

"Бәйсезлекләрен бер үк вакытта игълан иткән элекке Совет илләре белән чагыштырганда, Грузияне башкалардан аерган әйбер - ватандашларның соңгы 12 айда ришвәт бирү-бирмәү мәсьәләсе. Бу сан Грузиядә бик түбән. Бары тик халыкның 3 % гына ришвәт бирүен әйткән. Бу сан төбәк илләре белән чагыштырган зур игътибарга лаек" ди белгеч.

Югары катламдагы коррупция

Агымдагы хисап халык һәм дәүләт хезмәткәрләре арасындагы ришвәтчелек очрагын күзәтә. Әмма күзәтүчеләр фикеренчә капитализм тәэсирендә хакимиятнең үз эчендәге югары катламда зур коррупция очраклары бара.

Нью-Йорктагы Колумбия университеты галиме Lincoln Mitchell югары катламдагы ришвәтчелек очрагын болай аңлата.

Lincoln, "Хакимият проектларының кайсы ширкәткә тапшырыласы алдан ук билгеле. Әгәр хөкүмәттә танышларыгыз булмаса проектлар сезгә тапшырылмый. Хакимияттән кала башка партия намзәтләрен яклаган сәүдә оешмалары проблемаларга дучар кала. Моның өчен эшкуарлар бу проектларны алу өчен ришвәт яисә өстәмә салым түләү мөмкинлеге булуын яхшы белә. Бу исәптән дәүләтнең югары катламында ришвәтчелек әле дә дәвам итә", ди.

Сәүдәне ныгыту һәм коррупциягә каршы көрәш өчен Грузия хөкүмәте Дөнья банкы һәм Европа яңадан төзекләндерү банкыннан зур күләмдә акча алган иде. Яңа хисап демократик реформалардан чикләшә башлаган сәүдә дусты бер илгә әйләнгән Грузиягә булган игътибарны тагын да арттырырга мөмкин.

Икенче яктан бу яңа хисап Европа Берлегенә һәм НАТОга әгъзалыкка дәгъва белдергән Саакашвили хөкүмәте өчен дә зур реклама булырга мөмкин.

Шулай да кайбер Грузия белгечләрe әле ришвәтчелектән тәмам арынган ил булыр өчен Грузия озын юл үтергә тиешлеген әйтә. Бу илдә сәяси партияләр һәм юстиция өлкәсендә әле реформалар ясау шарт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG