Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә анти-хөкүмәт бәхәсе


Грузия оппозиция партиялары башлыклары: (сулдан) Леван Гачечиладзе, Нино Буржунадзе, Костантин Гамсахурдия
Грузия оппозиция партиялары башлыклары: (сулдан) Леван Гачечиладзе, Нино Буржунадзе, Костантин Гамсахурдия

Грузия эчке эшләр министрлыгы, "хөкүмәткә каршы" гамәл кылуда гаепләнгән ике кешенең төрмәгә озатылыуын белдерде.

Моннан бер көн элек министрлык корал сатып алырга теләгән тагын 10 кешене кулга алган иде. Алар арасында оппозиция башлыгы белән бәйләнештә булган кешеләр барлыгы әйтелә.

Грузия эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Шота Утиашвили, кулга алынган ике кеше - Малхаз Гвелукашвили һәм Лаша Чкенкели белән бәйле аудио һәм видео язма дәлилләр булуын белдерде:

"Дәлилләр дә, төгәл исемнәр, планнар, акча чыганаклары турында тәфсилле мәгълүматны табарга мөмкин. Тикшерү эшләре әлегә яңа башланды, шуның өчен моның нәтиҗәсен алдан әйтүе авыр", дип әйтте.

Кулга алынганнар һәм оппозиция

Бу вакыйгадан ике көн элек исә, Грузия эчке эшләр министрлыгы корал сатып алган 10 кешенең кулга алынуы турында белдергән иде. Министрлыкның видео материлларында, шикләнелгән кешеләрнең корал сатып алуы, яисә алырга җыенуы күрсәтелә.

Кулга алынган кешеләр арасында шулай ук оппозициядәге "Демократик хәрәкәт - Бердәм Грузия" партиясе башлыгы, элекке парламент сүзчесе булган, Нино Буржанадзе белән бәйләнештә торган кешенен дә булуы әйтелә.

Нино Буржанадзе бу гаепләүгә җәвап итеп, хакимиятнең үз партиясенә каршы террор чаралары башлавын әйтте.

Оппозиция каршылык чараларына әзерләнә иде


9 апрельдә Грузиядә берничә оппозиция партиясе президент Саакашвилинең вазифадан китүен таләп итеп, каршылык чаралары уздырырга планлаштыра иде. Алар арасында шулай ук, элекке парламент сүзчесе Бурженадзенең оппозиция партиясе.

Бүген ясаган чыгышында, Бурженадзе, хакимиятнең үзенә каршы сәяси ризасызлыкны бетерү өчен, юри ялган дәлилләр чыгаруын белдерде.

Һәрбер каршылык чаралары алдыннан охшаш сценарий

"Яңа уңчы" партиясе башлыгы Манана Начкебиа, хөкүмәт чыгарган яңа видео язмаларның 1997 елның ноябрендә оппозиция хәрәкәтләре алдыннан чыгарылган язмалары белән бер үк булуын, хәтта ул вакытта хакимият тарафыннан оппозициянең Русия белән мәкерле планнар кылуы турында гайбәтләр таратылуын искә ала.

"Грузия ватандашларының 80%, каршылык чаралары булыр алдыннан мондый вакыйгаларның кабатланачагын алдан ук көтә иде", ди ул.

Парламентта күпчелекне тәшкил иткән Саакашвилинең “Бердәм Милли хәрәкәт” партиясе депутатларыннан, Гиорги Габашвили, бүген партия әгъзалары алдында ясаган чыгышында, бу вакыйганың "сәясәт" белән бәйләнеше булмавын белдерде.

Парламенттагы азчылык депутатлардан Гиорги Таргамадзе исә, хөкүмәтнең вазифасы: әлеге видео материалларның "дөреслеген" раслау, дип әйтте.

XS
SM
MD
LG