Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөштәрәк" чараларда 12 кеше үлде


Әфганстанда талибан режимы җимерелгәннән бирле, иң зур күләмдәге уртак хәрби чараларга 3 көн тулды. Хәрби чараларның уңышлы баруын белдергән НАТО, Һәлманд вилаятендә бу чаралар вакытында гади халык арасыннан 12 кешенең үлүен белдерде.

Әфганстанда узган атна ахырында талибанга каршы Һәлманд вилаятендә башланган "Мөштәрәк" дип аталган уртак хәрби чараларда 15 мең хәрби катнаша. Чара бөтен көче белән дәвам иткәндә, Әфганстандагы НАТО хәрбиләре башлыгы генерал Станлей Мк Кристал, Над Али төбәгендә тыныч халык арасында да үлүчеләр булуын белдерде. Ракеталарның берсе кешеләр яши торган өйгә бәрелеп шартлавы нәтиҗәсендә, бер гаиләдән дип исәпләнгән 12 кеше һәлак булган.

Һәлмандта әфган көчләре катнашканлыктын, халык үзен иминрәк хис итә. Ләкин гади кешеләрнең үлүе аларны борчуга сала.

Авыл хуҗалыгында эшләгән бер кеше хәрби башлыкларны чаралар алып барганда сак булырга чакырды:

"Без сезне, сез вәгъдә иткәнчә, илдә тынычлык урнаштырган кешеләр буларак күрергә телибез. Чаралар башлануына без риза, ләкин зинһар халыкка зыян итә күрмәгез", дип үтенде.

Якшәмбе көнне 12 кешенең үлеме турындагы хәбәр таралганнан соң, НАТО командиры генерал Станлей Мк Кристал вакыйганы тиз арада тикшерергә вәгъдә итеп, хата өчен гафу үтенде.

АК йорт кичә чаралар вакытында ирешелгән уңышлардан канәгать булуын белдереп, моның АКШ башлыгы Барак Обаманың яңа стратегиясенең беренче адымы булуына басым ясады. Шулай ук АК йорт НАТО чаралары вакытында гади халыкның зыян күрүенә зур борчылу белдерде.

Алга куелган максатларга ирешелә

Әфганстанда талибан идарәсендәге иң зур төбәкләрнең берсе саналган Маржада башланган хәрби чараларда, төп һәдәф нокталары уртак көчләр кулына күчә башлаган. Чаралар төбәктәне талибан сугышчыларыннан арындыру һәм хакимиятне әфган хакимиятенә кайтару максатында башланган иде. Әлеге хәрби чарада 4400 Әфганстан хәрбиеннән кала, Американ, Британия, Канада, Дания һәм Эстония хәрбиләре катнаша.

Һәлмандтагы Британия хәрбиләре башлыгы Җэмс Кован: "Һәр барган җирдән талибанны куып, бу җирләрне яңадан төзекләндерә башлаячакбыз", дип чараның әһәмиятенә тукталды.

Обаманың яңа стратегиясе

Әфганстан президенты Хамид Карзаи, чаралар уңаеннан, Талибан хәрбиләрен көч кулланудан баш тартырга һәм тыныч тормышны кире кайтарырга чакырды.

Хәрби чаралар АКШ башлыгы Барак Обама белдергән яңа Әфган стратегиясе һәм Лондондагы конференциядә кабул ителгән карарлардан соң шактый зур әһәмияткә ия. Әлеге карарларда Талибанның көчен киметү һәм коралны ташлау өчен аларга басым ясау карала. Шулай ук илдә тотрыклык урнашу белән, озак еллардан бирле илдә торган халыкара көчләрне инде әкренләп чигенүен тәэмин итү бурычы куела.
XS
SM
MD
LG